Казанда 2028 елда
Татарстан башкаласында узачак Күчмә халык уеннарына әзерлек чаралары башлана. Шәһәр мэры Илсур Метшин әлеге уеннарны Казанда уздыруның шәһәр һәм республика
командасы өчен чираттагы ышаныч билгесе булуын ассызыклап үтте.
Илсур Метшин Уеннарны Казанда уздыру карарын кабул иткән Россия президенты
Владимир Путинга рәхмәт белдерде һәм шәһәргә ярышларны уздыру хокукының башкала командасының халыкара зур чараларны оештыру тәҗрибәсе булуы нәтиҗәсендә бирелүен билгеләп үтте.
«Бу безгә карата ышаныч билгесе, эшебезнең дәвамы. Безнең тарафтан лаеклы уздырылган
халыкара чаралар безгә мондый проектлар өчен көрәшергә ярдәм итә», – диде Илсур Метшин.
Мэр Уеннарга әзерлек чараларының Казандагы спорт инфраструктурасы һәм
туризм тармагы үсешенә өстәмә этәргеч бирәчәген ассызыклап үтте. Сүз, аерым
алганда, халыкара дәрәҗәдәге зур проектны уздырганда файдаланылачак кунакханә
һәм рестораннар турында бара.
Метшин сүзләренчә, Уеннарның спорт программасы аерым әһәмияткә ия. Аңа дөнья халыкларының милли спорттагы күркәм гадәтләрен саклап калырга һәм
популярлаштырырга мөмкинлек бирә торган традицион спорт төрләре керә.
«Әлеге халыкара проектның офыкларын бәяләп бетерерлек түгел. Бу – безнең
өчен инфраструктура проектыннан шактый әһәмиятле чара. Күчмә тормыш белән
яшәгән бабаларыбызның күркәм гадәтләренә кире әйләнеп кайту, мирасыбызны
барлау. Ярышлар программасына безнең милли спорт төрләре кертелгән. Шуңа күрә
безгә аларны искә алып, тагы да үстерергә, еллар дәвамында саклап калырга кирәк»,
– дип сөйләде Казан мэры.
Зур чаралар уздыру нәтиҗәсендә шәһәрдә волонтерларның, оештыручыларның
көчле командасы барлыкка килде, дип өстәде ул. Казанда Күчмә халык уеннарына әзерлек эшләрен хәзердән үк башларга ниятлиләр.
«Бу безнең өчен
Казан, Россия
спортчыларының халыкара ярышларда катнашу мөмкинлеге белән генә чикләнми. Башкалабызда үткәрелгән шундый һәр
халыкара проект ярдәмендә оештыручыларыбызның тәҗрибәсе арта. Иң мөһиме – бу
буыннан-буынга күчә торган мирас. Тәҗрибәбез, көчле командабыз бар, әзерлекне
башлап җибәрәбез. Алда безне җитди, ләкин бик кызыклы эш көтә» – дип
ассызыклады Илсур Метшин.