Яңа уку елында Казанда мәктәп укучыларын Бөтенроссия олимпиадасына әзерләү өчен шәһәрнең махсус җыелма командасын төзергә ниятлиләр. Ул төрле уку йортларының иң көчле укучыларын, укытучыларын һәм әзерлек методикаларын берләштерәчәк. Бу яңа формат олимпиадада катнашучылар белән даими эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге мәсьәләгә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов үз чыгышында аерым тукталды.
Казанда 20 ел эчендә 42 мәктәп һәм 144 балалар бакчасы төзелгән
Фикер алышуның мөһим өлеше мәгариф инфраструктурасын үстерү булды. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, соңгы 20 елда Казанда 35 мең урынга исәпләнгән 42 мәктәп һәм 24 мең урынлы 144 мәктәпкәчә учреждение сафка баскан. Быел челтәрне үстерү дәвам итә: «Спортивная» станциясе» торак комплексында мәктәп төзелеше башланды, «Аквамарин» торак комплексында «Асылташ» балалар бакчасы ачылды, 166 мәктәптә һәм 89 балалар бакчасы тулысынча төзекләндерелде.
«Казан катлаулы вакытларга карамастан, үсешен дәвам итә, яхшыра. Без яңа мәктәпләр, хастаханәләр, парклар, скверлар, төзекләндерелгән ишегаллары һәм сыйфатлы юллар белән тулыланабыз. Социаль объектлар төзелеше масштаблары буенча, республика җитәкчелегенең ярдәме һәм федераль илкүләм проектлар нәтиҗәсендә, Казан күп еллар илдә алдынгы урыннарны били. Бу эшне без һичшиксез дәвам итәчәкбез. «Спортивная» станциясе» торак комплексында мәктәп төзелеше башланды. Аны елның икенче чирегенең башына кадәр төгәлләрбез, дип өметләнәм. Бу яңа урын балаларны, ата-аналарны һәм яшәүчеләрне берләштерүче чын иҗтимагый үзәккә әвереләчәгенә ышанам», – дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.
Өстәмә белем бирү учреждениеләрен яңарту дәвам итә: Алиш исемендәге Балалар иҗат сарае яңартыла, «Олимп» балалар үзәге проекты әзерләнә. Тагын бер мисал – Голубятников урамындагы Кикбоксинг үзәге. 170 нче лицей янәшәсендәге бина 22 ел буе буш торган, хәзер аны кабат файдалануга кайтаралар: монда көненә 180 балага исәпләнгән спорт үзәге барлыкка киләчәк, остазлар итеп һөнәри спортчылар билгеләнәчәк.
«Минемчә, шәһәрнең дөрес үсеше нәкъ менә шунда чагыла: халыкка хезмәт итәрдәй бер генә урын да игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Аеруча сүз балаларыбыз турында барганда. Лицей янәшәсендәге яңа үзәк балалар өчен чын үсеш дөньясы булачак. Буш вакытны уздыру урыны гына түгел бу. Биредә балалар чын остазлар табачак, холыкларын чыныктырачак һәм, бәлки, гомерлек һөнәрләренә беренче адымны ясаячак. Бүгенге көндә бу аеруча мөһим!» – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Яңа уку елында төп игътибар заманча технологияләргә юнәлтеләчәк – мәгарифтә технология юнәлешләрен үстерү дәвам итәчәк. Казанда «Ясалма фәһем өлкәсендәге зур яңарыш» һәм «Физика һәм химия өлкәсендәге ачышлар» проектлары башланып китте. Быел 44 мәктәптән 59 педагог ясалма фәһем буенча түгәрәкләр оештыру өчен 258 мең сум акча алачак.
«Ләкин яңа технологияләрне балалар гына түгел, укытучылар да үзләштерергә тиеш, югыйсә алар укучыларның күз алдында абруйларын югалтырга мөмкин. Без үзебезнең педагогларны әзерләүгә аерым игътибар бирергә тиеш. Чыннан да, моңа өйрәнү мөһим – алдынгы сафта булырга кирәк. Быел 44 мәктәптән 59 педагог яңа уку елында «Ясалма фәһем өлкәсендәге зур яңарыш» проекты кысаларында ясалма фәһем буенча түгәрәкләр оештыру өчен бер тапкыр бирелә торган 258 мең сум акча алачак. Шул ук вакытта моны информатика укытучылары гына башкарсын иде дигән сүз түгел. Җиңүчеләр арасында математика, физика, химия, биология, тарих, җәмгыять белеме, рус теле, әдәбият, туган тел укытучылары, шулай ук өстәмә белем бирү педагоглары бар», – дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.
«Без педагогик кадрлар үсешенең өзлексез системасын төзибез»
Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов белем бирү системасын үстерү – шәһәрнең гомуми стратегиясенең бер өлеше булып торуын билгеләп үтте. Бу тармакта 31 меңгә якын кеше хезмәт итә, шуларның 17 меңен педагоглар тәшкил итә. Бер ел эчендә 1301 яңа укытучы эшкә килгән, аларның 460ы яшь белгечләргә труы килә.
«Без педагогик кадрлар үсешенең өзлексез системасын төзибез. Бүген Казанда һөнәри юлның тулы бер этабын – мәктәп баласыннан алып белем бирү оешмасының тәҗрибәле җитәкчесенә кадәр тулысынча үз эченә алган 12 кадрлар проекты гамәлгә ашырыла. Муниципаль дәрәҗәдә мондый эшчәнлекнең Россиядә тиңдәшләре юк. Без педагогны бөтен һөнәри юлы дәвамында озата барабыз. Шул ук вакытта без мәҗбүри йөкләмәләр тудырмыйбыз, ә үсеш өчен мөмкинлекләр генә тәкъдим итәбез, ә педагоглар исә әлеге ярдәмнән үз теләкләре белән файдалана. Шуңа күрә бу алым зур кызыксыну уята», – дип билгеләп үтте шәһәр белем бирү системасы җитәкчесе Ирек Ризванов.
Мәктәпкәчә белем бирүне үстерүне ул тагын бер мөһим юнәлеш дип атады. Казанда 348 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы эшли, аларга 68 меңгә якын бала йөри. Соңгы биш ел эчендә шәһәрдә нәни балалар төркемнәрендә 4438 урын ачылды. Бу елдан балалар бакчаларының гаиләләр белән туры хезмәттәшлек итүенә һәм балаларны иртә үстерүгә юнәлдерелгән проектларга күбрәк игътибар биреләчәк.
«Заманча мәктәпкәчә белем бирүне гаиләнең даими катнашыннан башка күз алдына китереп булмый. Бу уку елында җиде балалар бакчасында мәгърифәтчелек эшчәнлегенең яңа форматлары сыналды. Яңа уку елыннан иң яхшы тәҗрибәләр шәһәрнең барлык мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына җәелдереләчәк. Балалар бакчасы гаилә белән бергә эшләгәндә, тәрбия балалар бакчасына йөрү вакытыннан да тыш алып барыла. Мондый мисалларның берсе – гыйнвар аенда башланган тукыма җыю буенча шәһәр проекты. Уңышлы гамәлгә ашырылуы аркасында ул 24 ноктадан 74кә кадәр киңәйтелде, ә аңа карата кызыксынуны башка шәһәрләр, шул исәптән Мәскәү һәм Санкт-Петербург та күрсәтә», – дип сөйләде шәһәр белем бирү системасы җитәкчесе Ирек Ризванов.
Бу системада өстәмә белем бирү мөһим роль уйный: бүген Казанда 49 учреждение эшли, аларда 71 меңнән артык бала шөгыльләнә. Шул ук вакытта шәһәр бердәм һөнәри юнәлеш бирү системасын төзи – ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларны заманча юнәлешләр белән таныштырудан башлап, мәктәп укучыларын һөнәри укытуга кадәрге чорны үз эченә ала. Мондый укыту 75 мәктәптә оештырылган һәм 1,9 мең баланы колачлый, ә профильле сыйныфлар 21 тармак юнәлеше буенча эшли, аеруча сәнәгать һәм эшче һөнәрләренә зур игътибар бирелә.
Ирек Ризванов шулай ук инклюзив белем бирүне үстерү мәсьәләсенә дә тукталды. Ун ел эчендә шәһәрдә махсуслаштырылган төркемнәр саны 543тән 866га кадәр артты. Моннан тыш, аерым белем бирү ихтыяҗлары булган балалар белән эшләү өчен педагоглар әзерләү системасы да үсә. Нәтиҗәдә, шәһәрнең «Ихлас» проекты бүгенге көндә 19 учреждениене үз эченә ала, ә бу елда аңа тагын 12се кушылачак.
«Шәһәрдә төрле авырулы балалар өчен махсус шартлар тудырылган. Көн саен аерым игътибарга мохтаҗ балалар белән эшләүче коллективларга аеруча рәхмәт белдерәсем килә. Бу – гаять зур хезмәт! Нәкъ менә шуңа күрә мин бу коллективларны чын һөнәри чемпионнар дип саныйм. Сез катлаулы мәсьәләдән чишү юлы таба беләсез: аерым бер балага гына ярдәм итеп калмыйсыз, ә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның гадәти яшьтәшләре бергә укый, проектларда һәм чараларда бергә катнаша торган уртак мохит төзисез», – дип нәтиҗә ясады Ирек Ризванов.