Бүген 95 нче табигый-фәнни
лицейда педагогларның ел саен уздырыла торган август киңәшмәсендә мәгариф
хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Укытучыларга, тәрбиячеләргә дәүләт һәм ведомство
бүләкләрен Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин,
Казан мэры Илсур Метшин тапшырды.
Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык
намуслы хезмәтләре өчен Яңа Савин районының татар телендә белем бирүче 155 нче
гимназиясе директоры Наилә Фазылова һәм Киров районының катнаш
төрдәге 83 нче балалар бакчасы мөдире Дилбәр Хәбибуллина «Фидакарь
хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.
Мәгариф өлкәсендәге казанышлары
һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Вахитов районында урнашкан 96 нчы
гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Венера Бәдретдиновага һәм
Совет районының 126 нчы гимназиясендә музыка фәнен укытучы Миньона
Куликовага «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы
исем бирелде.
Күпьеллык намуслы хезмәтләре,
мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм Казанның үсеп килүче яшь буынын лаеклы
тәрбияләүгә зур өлеш кертүләре өчен Совет районында урнашкан 8 нче гимназиянең
– Мәгариф үзәгенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наталья Васильевага,
Киров районының аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 135 нче урта гомуми белем
бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Нина Высоцкаяга «Казанның
иминлеге хакына башкарган хезмәте һәм эштәге батырлыгы өчен» аерым хөрмәт
билгесе тапшырылды.
Күпьеллык намуслы хезмәтләре,
мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм Казанның үсеп килүче яшь буынын лаеклы
тәрбияләүгә зур өлеш кертүләре өчен Совет районының катнаш төрдәге 408 нче
балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Мельникова, 179 нчы гимназия – Мәгариф
үзәге директоры, Казан шәһәре Думасы депутаты Эльвира Наумова «Казан
хакына мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәт билгесе белән
бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәте,
мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм Казанның үсеп килүче яшь буынын лаеклы
тәрбияләүгә зур өлеш кертүе өчен Совет районының 30 нчы балалар музыка мәктәбе
укытучысы Зөбәрҗәт Хөсәенова «Казан хакына мактауга лаеклы хезмәте өчен»
аерым хөрмәт билгесенә лаек булды.
Күпьеллык намуслы хезмәтләре,
мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм Казанның үсеп килүче яшь буынын лаеклы
тәрбияләүгә зур өлеш кертүләре өчен Совет районының катнаш төрдәге 168 нче
билингваль балалар бакчасы тәрбиячесе Надия Вәлиевага, Идел буе районының
катнаш төрдәге 373 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Рәмзия Голикка, Мәгариф
идарәсенең гомуми белем бирү һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе бүлеге
җитәкчесе Гөлнара Җәләлетдиновага, Мәскәү районының катнаш төрдәге 381 нче
балалар бакчасы тәрбиячесе Вера Мукеевага, Мәскәү районының 75 нче
гимназиясендә башлангыч сыйныф укытучысы Марина Назаровага, Мәгариф
идарәсенең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча мәгариф бүлеге
башлыгы Ирина Романовага Казанның Мактау грамотасы тапшырылды.
Совет районының аерым фәннәр
тирәнтен өйрәнелә торган 144 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч
сыйныф укытучысы Лидия Сизова, 2026 елның июленә кадәр Мәгариф
идарәсе башлыгы урынбасары булып эшләгән Энҗе Фәхретдинова, Казан шәһәре
Башкарма комитеты Мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән
эшләү бүлеге башлыгы урынбасары Әлфия Хәлилова һәм Яңа Савин
районының катнаш төрдәге 401 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Миләүшә
Хәбибуллина шулай ук Казанның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Намуслы хезмәте, мәгариф
өлкәсендәге казанышлары һәм Казанның үсеп килүче яшь буынын лаеклы
тәрбияләүгә зур өлеш кертүе өчен Яңа Савин районының Россия Герое М.Р.Әхмәтшин
исемендәге аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 113 нче урта гомуми белем бирү
мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Вәлиевага Казан
мэрының Рәхмәте белдерелде.
Намуслы хезмәтләре, мәгариф
өлкәсендәге казанышлары һәм Казанның үсеп килүче яшь буынын лаеклы
тәрбияләүгә зур өлеш кертүләре өчен Мәскәү районы Мәктәптән тыш эшләр үзәге
методисты Луиза Касыймовага, Идел буе районының 6 нчы гимназиясендә
башлангыч сыйныф укытучысы Резеда Любицкаяга, Яңа Савин районының татар
телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге 346 нчы балалар бакчасының
музыка җитәкчесе Ольга Манжелиевскаяга, Идел буе районының Җәүдәт Фәйзи
исемендәге балалар музыка мәктәбе укытучысы Диана Мөхәммәтҗановага,
Авиатөзелеш районының балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Людмила Стюфеевага,
Киров районының катнаш төрдәге 252 нче балалар бакчасының укытучы-логопеды
Гөлнара Хәйруллинага, Вахитов районының 131 нче лицеенда математика фәнен
укытучы Анна Юматовага Казан мэрының Рәхмәте җиткерелде.
Мәгариф учреждениеләре
җитәкчеләрен бүләкләү барышында күпьеллык намуслы хезмәте, мәгариф өлкәсендәге
казанышлары һәм Казанның үсеп килүче яшь буынын лаеклы тәрбияләүгә зур
өлеш кертүе өчен Совет районының инженерлык үзәге – лицей директоры Венера
Хәйретдиновага «Казанның иминлеге хакына башкарган хезмәте һәм эштәге батырлыгы
өчен» аерым хөрмәт билгесе тапшырылды.
Күпьеллык намуслы хезмәте,
мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм Казанның үсеп килүче яшь буынын лаеклы
тәрбияләүгә зур өлеш кертүе өчен Совет районының 124 нче рус-татар урта гомуми
белем бирү мәктәбе директоры Мәкъсуд Садретдинов «Казан хакына мактауга
лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәт билгесе белән бүләкләнде.
Мәгариф өлкәсендәге казанышлары
һәм Казанның үсеп килүче яшь буынын лаеклы тәрбияләүгә зур өлеш кертүе өчен
Киров районының катнаш төрдәге 288 нче балалар бакчасы мөдире Фирая
Гатиатуллина Казанның Мактау грамотасына лаек булды.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре,
мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм Казанның үсеп килүче яшь буынын лаеклы
тәрбияләүгә зур өлеш кертүләре өчен Киров районының аерым фәннәр тирәнтен
өйрәнелә торган 151 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Снежана
Макеровага, Авиатөзелеш районының катнаш төрдәге 72 нче балалар бакчасы
мөдире Людмила Салминага Казанның Мактау грамотасы тапшырылды.
Намуслы хезмәте, Казанның үсеп
килүче яшь буынын лаеклы тәрбияләүгә зур өлеш кертүе өчен Совет районының
катнаш төрдәге 153 нче балалар бакчасы мөдире Резеда Сибигатовага Казан
мэрының Рәхмәте белдерелде.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм
Казан шәһәренең мәгариф өлкәсен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Вахитов районының
инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 39 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе
директоры Галина Нәҗиповага Казан мэрының Рәхмәт хаты тапшырылды.