Казанда киберҗинаятьчелекне
булдырмый калу буенча комплекслы эш дәвам итә: 2026 елның беренче яртыеллыгында
IT-җинаятьләр саны ике тапкырга – 7,6 меңнән 3,8 мең очракка кимегән. Ел
башыннан киберкуркынычсызлык буенча 150дән артык очрашу үткәрелгән, аларда 70
меңнән артык кеше катнашкан. Яшьләр өчен «Яшүсмер» муниципаль бюджет
учреждениесендә 1,5 меңнән артык тематик квиз оештырылган, тагын 2 меңгә якын
бала шәһәр читендәге өч лагерьда уздырылган киберквестларда катнашкан. Шәһәр
халкын даими рәвештә төрле лекцияләрдә, интерактив чараларда, квизларда
киберҗинаятьләрдән сакланырга өйрәтәләр. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә «Казан
шәһәр иҗтимагый үзәге» муниципаль унитар предприятиесе директоры Екатерина
Ямбаршева сөйләде.
«Цифрлы технологияләр өлкәсендәге җинаятьләр – замана
чире. Безнең хокук органнары моның белән актив көрәшә, шәһәр хакимиятенә
башкала халкына явыз ниятле затлар тозагына эләгүдән саклану чараларын аңлату
бурычы куела. Бу эшне, һичшиксез, дәвам итәргә кирәк. Монда, теләсә кайсы
эштәге кебек үк, чараларның системага салынуы мөһим. Без хокук саклау
органнарындагы хезмәттәшләребез белән бергәләп эшләргә тиеш. Әлбәттә,
законлылыкны бергә күзәтеп торучы Эчке эшләр идарәсе, прокуратура һәм башка көч
органнарындагы хезмәттәшләребезнең массакүләм мәгълүмат чараларындагы
коллегалары белән бергә мөмкин кадәр ешрак, тулы эчтәлектәге мәгълүмат бирүләре
гаять әһәмиятле», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
Ул коры саннарның гына аз булуын – кешеләрнең
игътибарын җәлеп итеп, аларның уяулыгын арттырачак чын тарихлар кирәклегенә
басым ясады. «Башкаларның хаталарын өйрәнү мөһим. Без берләшкән очракта,
һичшиксез, уңай нәтиҗәләр күзәтелә. Моны сез китергән саннар үзләре үк дәлилли.
Саннар буенча киберҗинаятьләрнең кимүен күрәбез, әмма алар без канәгатьләнерлек
дәрәҗәдә түгел әле. Балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр, элеккечә, «кара
исемлеккә» эләгә. Явыз ниятле затлар алардан үзләренә кирәклесен тартып ала.
Кешеләрне күбрәк кисәткән саен, киберҗинаятьчеләр тозагына эләгүчеләр азрак
булачак», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары
хезмәткәрләрен җинаятьчеләрдән саклану ысуллары турында мәгълүмат бирүне дәвам
итәргә чакырды.
Екатерина Ямбаршева сүзләренчә, лекцияләр, формаль
аңлатма язулары урынына әлеге эш өчен җаваплы затлар халык белән урынга килеп
аралашуга, уен ярдәмендә аңлатуга, иҗтимагый фикер лидерларына басым ясаган.
«Бүгенге көндә киберҗинаятьчеләр үз гамәлләрен шул дәрәҗәдә ышандырырлык итеп
башкара. Димәк, безнең кешеләр белән үзара хезмәттәшлегебез дә җанлы, заманча,
интерактив булырга тиеш», – дип ассызыклады чыгыш ясаучы.
2026 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда
IT-җинаятьләр саны ике тапкырга диярлек кимегән. 2025 елның алты аенда
җинаятьчеләр республика халкыннан 2,5 миллиард сум акча урлаган булса, агымдагы
елның шул ук чорында бу сумма 2,1 миллиард сум дип бәяләнә. Тикшерү органнары
һәм прокуратура белән бергә Казан мэриясе тарафыннан кертелгән цифрлы агарту
эшенә яңача якын килү нәтиҗәсендә алты меңнән артык гаилә финанс чараларын
саклап кала алган.
«Минем Казан» дип аталган шәһәр порталындагы махсус
бүлек яңартылган стратегиянең үзәк өлеше булып тора. Аккаунтларны саклау өчен
кирәкле киңәшләрдән тыш, биредә зыян күрүчеләрнең чын тарихларын чагылдырган
мәгълүмат, цифрлы грамоталылык дәрәҗәсен бәяләү өчен интерактив тест тәкъдим
ителә.
Эшне системага салып дәвам итү өчен цифрлы
куркынычсызлык командасы булдырылган. Анда мэрия, ведомство карамагындагы
учреждениеләр, шулай ук шәһәр һәм республиканың иҗтимагый оешмалары
хезмәткәрләре – кибердружиначылар эшли. Алар ярдәмендә презентацияләр, квизлар
һәм видеороликлар эшләнгән. Ел башыннан команда 150дән артык очрашу үткәргән,
анда 70 меңнән артык кеше: укытучылар, ата-аналар һәм хезмәт коллективлары
катнашкан.
Апрель аенда Казанның Мәгариф идарәсе барлык
мәктәпләрдә лекцияләр, интерактив чаралар, әңгәмәләр алымын кулланып, тематик
мәгълүмати куркынычсызлык атнасы үткәргән. Бу эштә укытучылар төп ярдәмчеләр
булган. «Казанның ел укытучысы» бәйгесендә җиңүче, 129 нчы мәктәпнең
информатика укытучысы Ерлан Аймаганбетов бу эштә иң үрнәк остаз санала. Ул үз
каналын булдырып, көн саен анда киберкуркынычсызлык буенча мәгълүмат урнаштыра
икән. «Бу без омтылган эш буенча үрнәк мисал: мәгърифәтчелек тәкъдиме мәҗбүри
булудан туктап, кешенең үзе кызыксынып алып бара торган эшкә әйләнүе», – диде
Екатерина Ямбаршева.
Цифрлы агарту эшенә яшьләр дә актив кушылган. Төбәкнең
«Татарстан яшьләре» дип аталган иҗтимагый оешмасы рәисе Әдилә Фәттахова,
интернет киңлекләрендә үз-үзеңне куркынычсыз тоту мәсьәләсенә төп игътибарны
юнәлтеп, алдынгы югары уку йортларында, көллиятләрдә, техникумнарда, дәүләт
ведомстволарында лекцияләр укый башлаган.
Үсеп килүче яшь буынны кызыксындыру өчен, профилактика
чараларын уенга әйләндереп үткәрәләр. «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе
ярдәме белән берләшмә карамагындагы учреждениеләрдә 1,5 меңнән артык киберквиз
уздырылган. Шәһәр читендәге лагерьлар өчен белем бирү квесты эшләнгән: тематик
станцияләрдә яшүсмерләр ышанычлы парольләр ясарга, фишинг хәйләләрен танырга,
шифрланган юлламаларны чишәргә өйрәнгән. Проектта өч лагерьдан 2 мең бала катнашкан.
Агарту эшчәнлеге белән бергә мәгълүмати яктан
яктыртуга да аерым әһәмият бирелә. Медиафасадларга, тукталышларга, җәмәгать
транспортына куелган рекламаларны миллионнан артык кеше караган. Берничә
иҗтимагый яшьләр оешмасы, әлеге тәкъдимне хуплап, киберкуркынычсызлыкны
популярлаштыру эшен дәвам иткән. Профилактикага кагылышлы мәгълүматлар
массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыккан, телеканалларда, иҗтимагый
фикер лидерларының махсус сәхифәләрендә яңгыраган. Шулай ук мэриянең социаль
челтәрләренә, дәүләт басмаларына урнаштырылган роликларны, профилактик
карточкаларны 500 меңнән артык кеше караган.
Моннан тыш, узган атнада киберҗинаятьчеләр белән
очрашкан казанлыларның аноним тарихлары чагылдырыла торган кыска видеоязмалар
эшләнә башлаган. Чыгарылышлар белән ай саен танышып барырга була. Аларны Казан
мэриясенең барлык видеохезмәтләрендә табарга була.
Оештыручылар көз көне Балалар һәм яшьләр эшләре
комитеты, «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе белән бергә студентлар өчен
бик зур форум уздырырга ниятли. Чарада экспертлар киберҗинаятьчеләр тарафыннан
кулланыла торган актуаль тозаклар, үз-үзеңне яклауның заманча ысуллары турында
фикер алышачак.
«Цифрлы грамоталылык – ул ялыктыргыч техник
мәсьәлә түгел, бу безнең тынычлыгыбыз. Киберҗинаятьчеләрнең сезгә шалтырата
алмавы – сайланган юлның дөрес булуын раслый торган гамәл. Һәм без казанлылар
өчен әлеге эшне дәвам итәчәкбез», – дип сүзен йомгаклады Екатерина Ямбаршева.