«ФИЗРА» сәламәтләндерү үзәге ишекләрен сентябрь аенда ачачак. Хәзерге вакытта бинаны пыяла белән тышлыйлар һәм эчке җиһазларны урнаштыралар. Яңа комплекста футбол кыры, падел-корт, баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары, тренажер залы, шулай ук бокс, йога һәм бию заллары урнашкан. Үзәккә көненә 600гә якын кеше спорт белән шөгыльләнергә килә алачак. Казан мэры Илсур Метшин төгәлләнеп килүче төзелеш эшләрен карап кайтты.
«2009 елда Универсиада уздыру хокукына ия булганда, Казанда 323 спорт объекты бар иде. Бүген аларның саны 644кә җитте — димәк, ике тапкырга күбрәк дияргә була. Ул вакытта шәһәр халкының 13 проценты гына даими рәвештә спорт белән шөгыльләнсә, хәзер казанлыларның 68 проценты сәламәт тормыш рәвеше алып бара. Яшәү урынына якын булган спорт үзәкләре чыныгучылар санын тагын да арттырачак. Быел без шулай ук Җәядән ату үзәген һәм Фигуралы шуу үзәген кулланылышка тапшырабыз», – дип сөйләде Казан мэры Илсур Метшин.
Аның сүзләренчә, баштагы сызым-проектка караганда төзелгән бина күпкә яхшырак чыккан.
«Сез монда һәр квадрат метрны төрле спорт төрләре өчен нәтиҗәле кулланып, аны бик матур һәм зәвыклы итеп ясагансыз. Бирегә эштән соң килеп, рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнәсе килә. Бу теләк «Салават Күпере» торак районында һәр яшәүчедә – балалардан алып өлкәннәргә кадәр туар дип уйлыйм. Халык күп яшәгән җирдә якында гына шундый шәп комплекс барлыкка килүе бик мөһим», – дип ассызыклады кала башлыгы.
Төп төзелеш эшләре тәмамланган. Хәзерге вакытта белгечләр проектның иң катлаулы өлешен – бинаның тышкы ягын пыяла белән тышлауны төгәлләп килә, дип сөйләде «ФИЗРА» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Илшат Газизов.
«Бина ярымтүгәрәк рәвешендә булганга, һәр пыяла аерым ясала. Монда барлыгы дүрт кенә бертөрле пыяла бар, калганнары исә махсус үлчәмнәр буенча җитештерелә. Хәзер йөз квадрат метр чамасы җирне тышлыйсы калды», – дип уртаклашты ул.
Футбол кырына ясалма чирәм түшәлгән, хәзер белгечләр аны файдалануга тапшыру өчен соңгы әзерлек эшләрен алып бара. Алты сантиметрлы чирәмне махсус кварц комы һәм иссез резин ватыклары белән тутыралар, аннары кыр өслеген җентекләп тигезлиләр һәм тыгызлыйлар.
Якындагы атналарда медицина кабинеты өчен сертификатлы махсус җиһазлар кайтачак. Шулай ук бокс рингы һәм күнегүләр өчен капчыклар килүе дә көтелә. Бу атнада һава суыткычларның тышкы блокларын урнаштыру тәмамланачак, аннан соң белгечләр янгынга каршы системаны сынап карауга күчәчәк. Объект инде кайнар суга тоташтырылган һәм алдагы җылыту сезонында җылылык бирүгә әзерләнә.
Гомуми мәйданы 4 мең квадрат метрдан артык булган комплекс бер көнгә 600дән артык кешене кабул итә алачак. Беренче катта ясалма чирәм түшәлгән футбол кыры, падел-корт һәм баскетбол, волейбол, мини-футбол уен мәйданчыгы урнашкан. Икенче катта тренажер залы, бокс, йога һәм бию бүлмәләре, шулай ук тренерлар бүлмәсе, медицина кабинеты һәм процедура ясау урыны каралган.
Комплексның төп үзенчәлекләренең берсе — аның күпфункцияле спорт аренасы. Бу мәйданчык күнегүләр ясау өчен генә түгел, ә биредә зур диодлы яктырткычлы экран урнаштыру һәм сәхнәне тиз арада җыеп кую мөмкинлеге булганга, төрле мәдәни чаралар уздыру өчен дә каралган.
«Без бу комплексның спорт өчен генә түгел, ә киңрәк юнәлештә булуын теләдек. Шуңа күрә биредә зур экран урнаштыру һәм мәйданчыкны күпфункцияле итү фикере туды. Монда ярышлар һәм күнегүләр генә түгел, белем бирү чаралары, эшлекле очрашулар, спорт форумнары уздырырга, шулай ук зур спорт вакыйгаларын бергәләп карарга да мөмкин булачак», – дип аңлатты Илшат Газизов.
Төзелеш барышында уен мәйданчыгының өслегенә аерым игътибар бирелгән. Күпфункцияле залга Россиянең баскетбол буенча олимпия җыелма командалары шөгыльләнә торган мәйданчыклар технологиясе нигезендә һөнәри паркет түшәлгән. Бу корылма су үткәрми торган катламнан, ике сантиметрлы хәрәкәтне йомшарта торган резиннән, ике кат үрәдән һәм спорт ареналары өчен иң кыйммәтле һәм сыйфатлы материалларның берсе булган өрәңге агачыннан тора.
«Паркет өлешләре арасында һәр 60 сантиметр саен ике миллиметрлы техник ярыклар калдырылды – бу һава дымлылыгы үзгәргәндә агачның сулау мөмкинлеге булсын өчен кирәк. Бу, мөгаен, бөтен объектның иң катлаулы өлешедер, аңа аерым тәрбия таләп ителәчәк», – дип билгеләп үтте Илшат Газизов.
Спорт комплексы ачылганнан соң, биредә алты спорт мәктәбе һәм ике яшүсмерләр клубы тәрбияләнүчеләре, шулай ук «Яшәү яме» проектында катнашучылар шөгыльләнәчәк. Үзәктә баскетбол, волейбол, футбол, бокс, кикбоксинг, падел-теннис, йога һәм башка юнәлешләр буенча түгәрәкләр ачылачак.
Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр иткәнчә, объект дәүләт һәм шәхси эшмәкәрләр хезмәттәшлеге нигезендә төзелгәнгә күрә, комплексның эш вакытының яртысы Казан спорт мәктәпләре өчен бушлай шөгыльләнүгә, ә икенче яртысы түләүле төркемнәргә биреләчәк.
«Тиздән спорт секцияләренең эш вакыты һәм балаларның яшь төркемнәре күрсәтелгән җәдвалны игълан итәчәкбез. Кичке алты-җидегә кадәр биредә футбол мәктәбе шөгыльләнәчәк. Кич белән исә заллар арендага биреләчәк – бу спорт үзәгенең үз-үзен тәэмин итеп эшләве өчен кирәк», – дип сөйләде Линар Гарипов.
Спорт үзәген төзү белән беррәттән, аның тирә-юньдәге мәйданнарны төзекләндерү дә тәмамланып килә. Комплекс каршындагы юл өслеге яңартылган, 500 метр озынлыктагы җәяүлеләр сукмагы җәелгән, шулай ук объект яңгыр сулары канализациясенә тоташтырылган. Үзәк янында 65 машинага исәпләнгән парковка ясала, анда инвалидлыгы булган кешеләр өчен дә урыннар каралган. Якындагы көннәрдә подрядчы юлның икенче полосасына (2500 квадрат метрлы, 250 метр озынлыктагы участокка) асфальтның өске катын түшәргә һәм юл сызыкларын сызарга тиеш.
Исегезгә төшерәбез, быел Казанның Мәскәү районында «Тасма» спорт мәктәбе базасында республикада бердәнбер махсуслаштырылган Җәядән ату үзәге төзелә. Яңа объект ел әйләнәсе күнегүләр ясау һәм ярышлар өчен төп мәйданчык булачак.
Моннан тыш, Фигуралы шуу үзәге төзелә. Спорт учреждениесендә 250 урынга исәпләнгән трибуналы боз аренасы, иркен чишенү бүлмәләре төзеләчәк һәм Олимпия чемпионы Алинә Заһитова бүләкләре белән музей ачылачак.