Серов урамындагы «Ярдәм»
бульварында бик зур яшелләндерү эшләре башланган – әлеге киңлеккә 170 агач, 2,8
мең чәчәк һәм 1,2 мең куак утыртылачак. Үсемлекләр, нигездә, бульварның йөзек
кашы булачак күл тирәсен бизәячәк. Хәзерге вакытта күл янында җәяүлеләр өчен ял
итеп йөрү юллары ясала. Бульварны төзекләндерүнең дүртенче чираты кысаларындагы
эшләрне август ахырына тәмамларга ниятлиләр. Шул рәвешле моңа кадәр бушлык
булган урында өч елга сузылган «Ярдәм» бульвары төзелеше тәмамлана. Бүген шәһәр
мэры Илсур Метшин бульвар белән бергә күршедәге торак йортларны төзекләндерү
эшләренең барышын тикшерде.
«Быел без Серов урамындагы
«Ярдәм» бульварын төзекләндерүнең дүртенче чираттагы эшләрен тулысынча
тәмамлыйбыз. Бу комплекслы якын килү үрнәге: Татарстан Республикасы рәисе һәм
хөкүмәт ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган берничә программаны берләштерү нәтиҗәсендә
халык уңай үзгәрешләрне күрәчәк: бу тирәдәге 14 йорт фасады төзекләндерелә,
«Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә ишегалды киңлекләрен яңарту эшләре
тәмамлана, партнерларыбыз – «Сибур» компаниясе белән бергә без күлгә яңа сулыш
өрәбез, – дип билгеләп үтте Илсур Метшин. – Инде бүген үк әлеге киңлек Киров
һәм Мәскәү районнары халкы белән бергә, шәһәрнең башка районнарында
яшәүчеләрнең яраткан ял итү урынына әйләнде. Якын арада шулай ук сәламәтлеге
чикле кешеләр өчен бассейны булган үзенчәлекле тернәкләндерү үзәген төзеп
бетерергә җыенабыз. Шул рәвешле, «тормыш кайнап торган» районда зур үзгәрешләр
көтелә. Берничә программаны берьюлы гамәлгә ашыру, комплекслы якын килү
нәтиҗәсендә башкала халкы яңартылган бульварны, төзекләндерелгән йортларны күрә
ала, сәламәтлеге чикле затлар өчен илдә тиңе булмаган бассейнлы яңа
тернәкләндерү үзәге булдырыла».
Серов урамындагы «Ярдәм»
бульварында дүртенче чираттагы төзекләндерү эшләре сулык тирәсендә алып барыла.
Күл «Сибур» компаниясе ярдәме белән тернәкләндерелә. Узган ел сулык төбеннән 10
мең кубометр ләм һәм төрле калдыклар түгелгән. Эшчеләр сулыкның төбен
тирәнәйткән: хәзер аның тирәнлеге күл уртасында 3–3,5 метрга җитә, яр читендә 2
метр чамасы. Мондый тирәнлек сулыктагы биотөрлелекне саклап, кыш көне күлдәге суның
соңгы чиккә кадәр катмавы өчен кирәк.
Күлгә суның чисталыгын саклый
торган 10 төрдәге 1,3 мең үсемлек утыртылачак. Биредә камыш, сазлыкта үсә
торган ирис, тал, миләш, тирәк, өрәңге кебек куак-агачларны, сулыкка үзгә бер
ямь биреп тора торган төнбоекларны күреп булачак. Әлеге үсемлекләр суны
чистарту вазифасын үти – алар пычрата торган матдәләрне үзенә сеңдереп, суны
сафландырырга ярдәм итә. Шул ук вакытта төнбоеклар сулыкның табигый матурлыгын
тәэмин итүче үсемлекләрдән санала.
Узган ел утыртылган кайбер
үсемлекләр уңышлы гына кыш чыккан һәм суда матур гына үсеп киткән. Су лаләләре
әлеге киңлекне аеруча үз иткән: алар яңа үсентеләр чыгарган.
Паркка 170 агач – тал, өрәңге,
тирәк, каен, алмагачлар, шулай ук 2,8 мең чәчәк һәм 1,2 мең куак утыртырга
җыеналар.
Шарсыман тал белән бизәлгән
ясалма утрау күлнең төп бизәге булып тора. Суны чистарту эшләре белән бергә
янәшәдәге территория төзекләндерелә. Эшләр җирле халык белән алты тапкыр
оештырылган очрашуларда яңгыраган фикерләргә нигезләнеп алып барыла.
Яр буенда күзәтү мәйданчыклары
булган 200 метрга якын агач түшәмә җәелә. Суга төшеп китү куркынычын булдырмый
калу максатыннан күл махсус җайланма белән уратып алыначак. Проект нигезендә
биредә 23 ут баганасы һәм 150 ләп яктырткыч җайланма куелачак. Күл тирәсендә аз
хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен боҗра сыман уңайлы веломаршрут төзелә. Күл
буенда челтер-челтер аккан су тавышын ишетергә мөмкин булачак. Әлеге гамәл
ишетү сәләте начар булган кешеләр өчен махсус эшләнә.
Хәзерге вакытта объектта пирс
корылмаларын җыю, инженерык челтәрләрен сузу эшләре алып барыла. Паркта
төзекләндерү эшләре август ахырына тәмамланачак.
Парк белән
янәшәдә урнашкан 14 йортның фасады төзекләндерелә
Сулыкны тернәкләндерү
белән бергә аның тирә-ягын тулысынча төзекләндерү эшләре алып барыла. Әлеге җирлектә
бердәм архитектура күренешен чагылдыру максатыннан 2026 елгы капиталь төзекләндерү
программасында Серов һәм Коләхмәтов урамнарында урнашкан күпфатирлы 14 йортны
күрергә була.
Эшләрнең төп исемлегенә
фасадларны җылыту, буяу, подъезларга керү урыннарын яңарту, тәрәзә өрлекләрен,
шулай ук балкон пыялаларын алыштыру чаралары кертелгән. Йортларның архитектура
бизәлешен тәэмин итү өчен махсус яктырткыч җайланмаларны кую проектның мөһим өлеше
булып тора.
Бүгенге көндә фасадларны
төзекләндерү эшләренең 25–30%-ы башкарылган. Иң зур үзгәрешләрне Серов урамында
урнашкан 17, 19, 29, 35 нче йортларда күрергә була. Аларда җылыту, фасадларны
яңарту, балкон пыялаларын алыштыру, яктырткыч җайланмаларны кую эшләре үтәлә.
Коләхмәтов урамындагы 19, 21, 23 нче йортларның тышкы яктагы стеналары
җылытыла, буяла, архитектура бизәкләре булган яктырткычлар куела. 22 нче йортта
исә әлеге эшләрдән тыш, темага туры китереп махсус мурал ясалачак.
Шунысын
да әйтергә кирәк, әлеге районда
«Безнең ишегалды» программасы узган ел ук гамәлгә ашырылган иде. Биредә яңа тротуарлар ясалган, җир астында контейнер мәйданчыклары булдырылган,
ишегалды киңлеген җәяүлеләр бульвары белән тоташтыра торган велосипед юлы ясалган, кече
архитектура эшләнмәләре (15 эскәмия һәм ятак), 20 ут баганасы куелган, өстәмә машина кую урыннары булдырылган: аларның саны 11 гә арткан – 59
берәмлеккә җиткән.
Инфраструктураны
саклауга аерым игътибар бирелә: җәйге яңгырлар һәм язгы кар сулары эрү
вакытында су зыян китермәсен өчен балалар һәм спорт мәйданчыклары җирдән бераз
югары күтәртеп эшләнгән.
Серов
урамында урнашкан 27 нче йорт каршында резина өслек җәелгән күпфункцияле
мәйданчык быелгы өстәмә спорт объекты булачак. Анда футбол һәм баскетбол кебек
төрле спорт уеннары белән шөгыльләнеп булачак.
Исегезгә
төшерәбез, Серов урамындагы бульвар – ул сәламәтлеге чикле кешеләр өчен
җайлаштырылган киңлек. Проект илкүләм «Тормыш өчен инфраструктура» проектының
федераль «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» программасы кысаларында гамәлгә
ашырыла.
Беренче чираттагы төзекләндерү эшләре 2023 елда
«Ярдәм» мәчете янында башланып киткән иде. Иң беренче итеп тикшерүләр
үткәрелгән, туфракны субайлар белән ныгытканнар, яңгыр сулары канализациясен,
инженерлык челтәрләрен сузганнар.
Икенче
чираттагы эшләр кысасында 2024 елда бульварның көнбатыш өлеше төзекләндерелгән
– биредә балалар һәм спорт мәйданчыклары, сенсор бакчасы, павильон, машина кую
урыннары (шул исәптән аз хәрәкәтләнүче халык төркеме өчен) булдырылган.
Киңлекне сәламәтлеге чикле кешеләр өчен рельефлы брусчатка, тотынгычлар, Брайль
шрифты кулланып язылган стендлар, трансмиттерлар белән җиһазландырганнар.
Төзекләндерүгә
кагылышлы өченче чираттагы эшләр
2025 елда башланган. Ул вакытта бульварның үзәк өлеше яңартылган – биредә ял
итү зонасы, су белән уйнала торган уеннар мәйданчыгы, җәмәгать бакчасы,
буккросинг, ишарәләр теле белән шөгыльләнү өчен махсус урын барлыкка килгән.