Казанда 2026 елның беренче яртыеллыгында 656 кече һәм урта эшмәкәрлек
компаниясе 8 миллиард сумлык финанс
ярдәме алган. Тагын шундый 2,8 мең субъект финанс булмаган чаралардан
файдаланган. Бу хакта
аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр
итте.
«Аренда каникуллары, муниципаль җирдә
җәйге верандаларны бушлай урнаштыру кебек ярдәм чаралары төрле катлаулы вакытларда үзләренең бик тә кирәкле
булуын күрсәтте, эшмәкәрлекнең төрле тармакларына чын мәгънәсендә
ярдәм итте.
Без бу эшне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез», – диде шәһәр башлыгы Илсур Метшин.
Республиканың маркетинг үзәге иң кирәкле үсеш коралларының берсе булып кала. Ел башыннан аның
мәйданчыгы аша Казанның 3 мең 437 тәэмин
итүчесе 100 миллиард сумлык
продукция саткан, шуның 29 миллиард сумы Татарстаннан читкә җибәрелгән. Импортны
алыштыру системасы да бизнес өчен өстәмә мөмкинлекләр ача: хәзерге вакытта махсус
каталогта 580 меңнән артык товар һәм хезмәт тәкъдим ителә, аларның яртысы – Татарстан,
Казан предприятиеләренеке.
Маркетплейсларда, цифрлы сәүдә
мәйданчыкларында эшләүче эшмәкәрләр саны да арта бара. Беренче квартал
нәтиҗәләре буенча аларның саны 28 меңнән артып киткән. Казан сатучыларының күбесе
товарларны сату белән бергә, аларны мөстәкыйль рәвештә җитештерә, әлеге күренеш
бизнесны базар үзгәрешләренә тагы да тотрыклырак итә, дип билгеләде Илдар
Шакиров.
Шәһәр шулай ук үзенең эшмәкәрләргә
ярдәм итү чараларын да саклый. Кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч
тудырмый торган төзекләндерү кагыйдәләрен бозган штрафларга кертелгән мораторий
гамәлдә. «Әгәр бу хокук бозулар буенча минималь штраф кына салынса да,
эшмәкәрләргә беренче кварталда 36,2 миллион сум түләргә туры килер иде», – дип
ассызыклады чыгыш ясаучы.
Җәйге верандаларны
бушлай урнаштыру тагын бер
кирәкле чара булып кала. Быел әлеге
тәкъдимнән 126 җәмәгать туклануы оешмасы файдаланган. Ресторан хуҗалары
сүзләренчә, мондый мәйданчыклар керемне уртача 30%-ка арттырырга ярдәм итә.
Аның кысаларында
эшмәкәрләргә, үзмәшгульләргә муниципаль урыннарны ташламалы шартларда арендага алу мөмкинлеге булдырылган «Аренда
каникуллары» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Хәзерге вакытта кулай мөлкәт
исемлегенә гомуми мәйданы 15 мең квадрат
метрдан артык булган 83 объект керә. «Гомуми мәйданы 5,7 мең квадрат метр булган 37 актив аренда
килешүе бар, арендага бирелә торган урыннарны сатып алуның өстенлекле хокукыннан 42 арендатор
файдаланды. Мәйданчыкларда хостеллар, офислар, ательелар, сервис үзәкләре
оештырылган, аларда көнкүреш
хезмәтләре күрсәтелә. Әлеге урыннарда
эшмәкәрләр тарафыннан 100 дән
артык эш урыны булдырылды», – дип билгеләп үтте нотыкчы.
Шул ук вакытта шәһәр ташламалы аренда шартларының
үтәлешен контрольдә тота: тикшерү нәтиҗәләре буенча намуссыз арендаторларга
карата чаралар
күрелгән, кайберләре белән хәтта килешүләр дә өзелгән.
Халыкара хезмәттәшлекне үстерүгә
аерым игътибар бирелә. Ел башыннан
Казанның 100 дән артык эшмәкәре Азия һәм БДБ илләрендәге потенциаль партнерлар белән
очрашуларда катнашкан. Май аенда Белоруссия башкаласында узган, бизнеска кагылышлы «Минск һәм Казан: үзара хезмәттәшлекне үстерүдә
кардәшлекнең әһәмияте» форумы быелгы төп вакыйгаларның берсе
булып тора.
«Яңа сату базарлары турында тулысынча гадел фикер яңгырады. Без муниципаль дәрәҗәдә халыкара
актив эш алып барабыз. Күптән
түгел зур бизнес-десант белән
Минскка барып
кайттык. Кардәшлек җепләре күзгә
күренеп ныгый: әлеге форсаттан аерым килешүләр төзелде, гамәлгә ашырыла торган проектларыбыз бар», – дип сүзен йомгаклады Илсур Метшин.
Форум нәтиҗәләре буенча Казан компанияләре дистәләгән эшлекле очрашулар уздырган, яңа контрактлар төзегән, технопарклар, сәнәгать
предприятиеләре, шулай ук IT-тармак,
туристлык-ресторан өлкәсе, башка
юнәлештәге оешмалар белән
хезмәттәшлек итү турында килешүләргә ирешелгән.