Казанда
калдыкларны эшкәртү белән шөгыльләнүче эшмәкәрләргә ярдәм итүнең яңа чарасын
тәкъдим итәргә җыеналар. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары икенчел чимал кабул
итү пунктларын төзү эшенә 1 миллион сумга кадәр субсидия ала алачак. Ярдәм
чаралары эшмәкәр чыгымнарының якынча 70%-ын каплар дип көтелә. Хәзерге вакытта
субсидияләр бирү тәртибе прокуратурада карала, дип сөйләде аппарат киңәшмәсендә
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.
«Чүпләр артканнан-арта. Аларның
морфологиясе инде күптәннән үзгәрде: болар йомырка һәм бәрәңге кабыклары гына
түгел, араларында кабат эшкәртелергә, кулланылырга тиешле чималлар да күп. Шуңа
күрә бу эшкә тагы да игътибар итүегезне сорыйм. Әлеге эшчәнлек алып барыла,
әмма безгә тагы да тырышырга кирәк», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы Илсур
Метшин.
Калдыкларны җыю һәм эшкәртү
инфраструктурасын үстерү Казанның тотрыклы үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру
юнәлешләренең берсе булып тора. Шәһәрдә эшкәртү тармагын үстерүне, экология
өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләр белән хезмәттәшлек итү өчен шартлар булдыруны
дәвам итәләр.
Икенчел чимал кабул итү
пунктлары челтәрен киңәйтү өчен район администрацияләре тәкъдиме буенча аларны
урнаштырырга яраклы 20 җир кишәрлегеннән исемлек төзелгән.
Хәзерге вакытта икенчел чимал
җыю белән шөгыльләнә торган оешмаларның берсе Гадел Кутуй һәм Седов урамнары
киселешендә урнашкан 250 квадрат метр мәйданлы җир кишәрлегеннән файдалана
башлаган. Бүгенге көндә объектны электрга тоташтыру өчен кирәкле документларны
әзерләү эше алып барыла. Киләчәктә әлеге оешма өчен тагын бер кишәрлекне
рәсмиләштерергә ниятлиләр.
Моннан тыш, башка компанияләр
шәһәрнең район администрацияләре тәкъдим иткән тугыз җир кишәрлегенә гариза
бирергә әзер булуларын белдергән.
Субсидия бирү тәртибе
расланганнан соң гаризалар кабул итә башлау турындагы мәгълүмат рәсми KZN.RU
порталында бастырылачак.