Казан мэры Илсур Метшин Марокконың Танжер шәһәрендә уздырылучы «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге Генераль ассамблеясендә доклад белән чыгыш ясады. Оешманың төбәк бүлекләренең тәкъдимнәре күмәк гамәлләр һәм гомуми җаваплылык турында Җирле иҗтимагый шартнамә нигезенә ятачак, аны «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» оешмасының Бөтендөнья советында кабул итәчәкләр.
EndFragment
Бүген Марокконың Танжер шәһәрендә «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге Генераль ассамблеясе үз эшен башлады. Әлеге оешма «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» баш структурасының төбәк бүлеге булып тора, аның да бу көннәрдә форумы уза.
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге составына Россия, Әзербәйҗан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм Монголия шәһәрләре һәм төбәкләре керә.
Генераль ассамблея эшен Россия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Грачев һәм Җирле үзидарәне үстерүнең Бөтенроссия ассоциациясе рәистәше Ирина Гусева киләчәктә хезмәттәшлек җепләрен тагын да ныгыту, уртак эшләрне уңышлы дәвам итү теләкләре белән ачып җибәрделәр.
Генераль ассамблея кысаларында шәһәрләр мэрлары төрле проектларны гамәлгә ашыруда үз тәҗрибәләрен тәкъдим итте. Бөек Новгород мэры Александр Розбаум борынгы шәһәрнең тарихи мирасын уңышлы саклау турында, Ростов-на-Дону шәһәре Думасы рәисе Лидия Новосельцева – милләтара сәясәт турында, Грозный Хас-Магомед Кадыйров – гаилә һәм традицион кыйммәтләр институтын саклау тәҗрибәсе турында, Кыргызстанның Ош шәһәре мэры урынбасары Эрнис Толтоев – борынгы гореф-гадәтләр һәм заманча үзгәрешләр белән бергә азык-төлек системасы турында сөйләде.
Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшинның чыгышы инклюзия өлкәсен үстерүгә һәм «Игелекле Казан» проектының масштаблы үсешенә багышланган иде. Шәһәрдә инклюзив мохит төзү – ул пандуслар һәм инфраструктура чишелешләре генә түгел, ә шәһәрне кешеләрнең физик мөмкинлекләренә туры китерү, белем бирү һәм хезмәт күрсәтү өлкәләрен җыйган катлаулы система, дип билгеләде Илсур Метшин.
Бүгенге көндә Казан мәктәпләрендә 1214 инвалид бала белем ала, ә кирәкле инфраструктура 54 мәктәптә һәм 68 балалар бакчасында булдырылган. Шәһәр халкына ярдәм итү өчен 12 махсуслаштырылган учреждение ачылган. Алар арасында акыл тайпылышлары булган кешеләр мөстәкыйль тормыш күнекмәләрен үзләштерә торган укыту һәм күнегүләр ясау фатирлары һәм балалар интернат-йортларын тәмамлаучыларга даими тәрбия һәм күзәтчелек астында яшәүне тәэмин итүче фатирлар бар.
2022 елда «Ярдәм» мәчете территориясендә «Дан» комплексын ачу мөһим адым булды. Биредә спортның тугыз төре белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылган, анда һәвәскәрләр дә, профессиональ паралимпиячеләр дә шөгыльләнә. Хәзерге вакытта янәшәдә медицина һәм социаль функцияләрне берләштерүче тернәкләндерү үзәге төзелә.
Казанның күп кенә проектлары халыкара дәрәҗәгә чыкты. Моның ачык мисалы буларак Даун синдромы булган балалар өчен йөзү буенча «Бергә җиңәбез» турнирын билгеләргә мөмкин. 2018 елда ярышлар башланып китте, ә 2026 елда ул Россиянең 32 төбәгеннән 230 дан артык спортчыны, шулай ук Беларусь, Казахстан, Кыргызстан һәм Италиядән катнашучыларны берләштерде.
«Форсаттан файдаланып, мин сезнең шәһәрләрегездә яшәүче сәламәтлек үзенчәлекләре булган яшьләрегезне киләсе елда турнирда катнашырга чакырам», – дип мөрәҗәгать итте хезмәттәшләренә Илсур Метшин.
Инклюзия юнәлешендә тематик фестивальләр иҗади мөмкинлекләрне ачу өчен мөһим инструмент булып тора. Казанда маэстро Игорь Крутой белән берлектә «Игелекле дулкын» проекты гамәлгә ашырыла. Фестивальгә бөтен илдән дистәләгән мең бала катнашырга килә.
Казан тәкъдим иткән инклюзия өлкәсендәге эш хакимиятнең, коммерциячел булмаган оешмаларның, социаль җаваплы эшмәкәрләрнең һәм гражданлык җәмгыятенең тыгыз хезмәттәшлеге астында уңышлы башкарыла. Мисал өчен, «СИБУР» компаниясе ярдәмендә Серов урамындагы инклюзив бульварны төзелүен китерергә була. Әлеге иҗтимагый киңлек «Россия парклары» абруйлы премиясе финалчысы булды.
Чыгышын тәмамлап, Илсур Метшин шәһәрләр мэрларын кешеләр турында кайгыртуны көндәлек нормага әйләндерергә өндәде. Аның сүзләренчә, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья оешмасы мәйданчыгы Казан тәҗрибәсен башка шәһәрләр белән уртаклашырга һәм аларда дәвам итү өчен туры килә.
«Кеше тормышы турында кайгырту һәм инклюзия юнәлешен Җирле иҗтимагый килешүнең төп принципларының берсе буларак карарга тәкъдим итәм. Киләчәк шәһәрләре технологик яктан гына алдынгы булырга түгел, ә барыннан да элек һәркем өчен уңайлы һәм һәркемгә игътибарлы булырга тиешлегенә ышанам», – дип йомгаклады Казан башлыгы.
Казан башлыгы һәм Ассамблеяның башка катнашучылары яңгыраткан тәкъдимнәр гомумиләштереләчәк һәм Бөтендөнья Конгрессының йомгаклау документларына җибәреләчәк.
Генераль Ассамблея нәтиҗәләре буенча, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге президенты сыйфатында чыгыш ясаучы Казан мэры Илсур Метшин Меркосиудадес шәһәрләренең халыкара ассоциациясе белән үзара аңлашу турындагы Меморандумга кул куйды. Документка шулай ук Меркосиудадес президенты һәм вице-президенты — Родриго Невес һәм Фернандо Грей үз имзаларын куйдылар.
EndFragment
Хезмәттәшлек кысаларында партнерлар уртак проектларны эшләтеп җибәрергә, финанслау чыганакларын эзләргә, әңгәмә мәйданчыклары булдырырга, шулай ук «Көньяк-Көньяк» форматында өч яклы хезмәттәшлек инициативаларын үстерергә планлаштыра.
Исегезгә төшерәбез, Марокконың Танжер шәһәрендә «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья конгрессы уза. Катнашучылар җирле үзидарә мәсьәләләре, шәһәр үсеше һәм киләчәге турында фикер алышачак, үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак.
Шулай ук көн тәртибендә – БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясенең эш утырышы, шәһәр тәҗрибәләре белән уртаклашу өчен тематик сессияләр һәм территорияләрне үстерү һәм халыкның тормыш сыйфатын арттыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр.
EndFragment