Бүген Марокконың Танжер шәһәрендә муниципалитетлар вәкилләре өчен иң эре халыкара оешма – «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья конгрессы үз эшен башлады. Катнашучылар җирле үзидарә мәсьәләләре, шәһәр үсеше, киләчәге һәм уңайлылыгы турында фикер алышачак, тәҗрибәләре белән уртаклашачак һәм «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья оешмасы һәм «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге җитәкчеләрен сайлаячак.
Конгресста катнашу өчен Европадан, Төньяк һәм Көньяк Америкадан, Африкадан, Якын Көнчыгыштан, Азия-Тын океан төбәгеннән һәм Евразиядән барлык җиде бүлекчә вәкилләре – шәһәр мэрлары һәм төбәк башлыклары, җирле хакимият ассоциацияләре җитәкчеләре, шәһәр советлары рәисләре килде.
Россия делегациясен Россия Федерациясе президентының Эчке сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Грачев җитәкләде. Аңа Россиянең ике төбәге, 54 шәһәр һәм ике ассоциация вәкилләре – барлыгы 81 кеше керде. Россия делегациясе әгъзасы һәм «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге җитәкчесе буларак Конгресста Казан мэры Илсур Метшин катнаша. Моннан тыш, Җирле үзидарәне үстерүнең Бөтенроссия ассоциациясе рәистәше Ирина Гусева да килгән.
Катнашучылар узган елларга йомгак ясарга, Оешманың Бөтендөнья советының яңа составын сайларга һәм якындагы өч елга эш планын расларга тиеш. Бөтендөнья советы мэрлар һәм шәһәр советлары рәисләреннән өч елга бер тапкыр сайлана. Аның составына һәр региональ бүлекчәдән вәкилләр керә. «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья оешмасының Евразия бүлегеннән 36 кеше керә, аларның 26сы Россиядән.
Шулай ук көн тәртибендә «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге җитәкчесен сайлау, БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясенең эш утырышы, шәһәр тәҗрибәләре белән уртаклашу буенча төрле тематик сессияләр һәм территорияләрне үстерү һәм халыкның тормыш сыйфатын арттыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр каралган. Илсур Метшин заманча мегаполис тормышын инклюзиягә яраклаштыру идеясенә багышланган «Социаль алым буларак инклюзия юнәлеше» темасына доклад тәкъдим итәчәк. Шулай ук Генераль ассамблеяда башка шәһәрләрнең мэрлары чыгыш ясаячак. Бу чыгышлар күмәк гамәлләр һәм гомуми җаваплылык турында җирле иҗтимагый килешү нигезенә салыначак, аны «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» оешмасының Бөтендөнья советында кабул итәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге Россия, Әзербәйҗан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм Монголия мәнфәгатьләрен яклый. «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге штаб-фатиры Казанда урнашкан.