Казанда язгы ташуга актив әзерлек
эшләре башланды. Рекорд сандагы явым-төшем нәтиҗәсендә шәһәрдә кар катламының
калынлыгы 80 см га, урыны белән берәр метрга кадәр җитә. Синоптиклар
фаразлавынча, март–апрель айларында һава кинәт җылыну сәбәпле, кар тиз эрергә һәм
кайбер торак массивларда хәл катлауланырга мөмкин. 10 марттан район администрацияләрендә
язгы ташуга каршы комиссия әгъзаларының тәүлек буе кизү торуы оештырыла. Әлеге
эш шулай ук идарәче компанияләр базасында да тәүлек буе алып барылачак. Бу
хакта аппарат киңәшмәсе барышында Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей
Чанкин хәбәр итте.
«Яз җитү белән шәһәрне язгы
ташуга әзерләү эшләре беренче планга чыга. Бу елгы кыш тарихка яңа рекорд белән
кереп калачак: айлык уртача явым-төшем нормасы 37 мм булса, бу елгы кышта 89 мм
га якын явым-төшем теркәлде, гадәти нормадан ике ярым тапкырга күбрәк күрсәткеч.
Әлеге күренеш, әлбәттә, башкалабыз өчен рекорд. 1966 елгы рекорд 6 мм га кимрәк иде, - диде
Казан мэры Илсур Метшин. – Район башлыкларының һәрберсе, Гадәттән тыш хәлләр
министрлыгы командасы су басу ихтималы булган урыннарны бик яхшы белә. Халык та
хәбәрдар, әмма әлеге урыннарны тагы бер кат тикшереп чыгу эшен беркем дә
гамәлдән чыгармады. Барып карарга, халык белән аралашырга, язгы ташуга әзерлек
эшләрен башлап җибәрергә кирәклеген искәртү мөһим».
Бу елгы язда 12,6 квадрат километр
мәйдан, чын мәгънәсендә, су астында калырга мөмкин. Борисоглебск, Сухая Река, Савиново,
Красная горка, Ягодная Слобода, Салмачы, Беренче май, Мирный, Царицыно, Карьер,
Әки, Малые Клыки, Колсәет, Вознесение, Константиновка, Самосырово торак
массивларында 386 йортта яшәүче 1223 гражданин әнә шундый җирлектә яши.
2026 елгы язгы ташуга әзерлек эшләре
узган елның көзеннән алып барыла. Бу вакыт эчендә Киндерле, Нокса, Вертелевка
елгаларының яр буе зоналары – гомуми мәйданы 9 мең квадрат метр булган елга үзәннәре,
шулай ук яр буйлары һәм су өслеге чүп-чардан арындырылган. 680 дренаж канавы
чистартылган, казылган һәм тирәнәйтелгән. 3,5 чакрымга сузылган яңгыр сулары канализациясе
челтәре чистартылган, тикшерелгән.
Авиатөзелеш районында, Кадыш һәм
Зәңгәр Күл торак массивларында 120 метр суүткәргеч торбалар төзекләндерелгән, Ударная
һәм Верхоянск урамнарында суүткәргеч ике торба алыштырылган. Идел буе
районында, Салмачы торак массивында ел саен су баса торган Камышлы һәм Кунаклы юлында
400 метр яңгыр канализациясе челтәре төзелгән. Мәүлетов урамында 150 метр
озынлыктагы коллектор төзекләндерелгән.
Гидротехник корылмаларга аерым
игътибар бирелә. Шәһәрдә 41 гидротехник
корылма бар дип исәпләнә, аларның барысы да әлеге юнәлештә хезмәт күрсәтә
торган оешмалар балансында. 2025 елның көзендә Чебакса бистәсендәге гидроноктада
су планлы рәвештә махсус корылма аша плотинадан чыгартылган, «Аскы плотина» корылмасының
түбәнге сөзәклегендә су белән ашалып юыла торган урыннар юк ителгән. Моннан
тыш, язгы сулар акканда чүпләр өелеп, су басу куркынычы тудырмасын өчен дамбаларда,
транспорт плотиналарында үсеп утыра торган агачлар һәм куаклар киселгән. 7 нче
дренаж насос станциясендә җайланмалар капиталь төзекләндерелгән.
Шәһәрнең язгы ташуга каршы
комиссия составы, 2026 елгы язгы ташу чорында Казан шәһәре халкын һәм башкала территориясен
яклау чаралары планы расланган. План нигезендә, эрегән кар сулары суүткәргеч
торбалар, суүткәргеч һәм дренаж канаулары аша тоткарлыксыз агып китү өчен чистарту
эшләре алып барыла, шулай ук елга үзәннәрен кыш көне ауган агачлардан һәм
чүп-чардан чистарту эшләре башланган. Кар чыгару эшләре дәвам итә – кыш
башыннан шәһәр урамнарыннан инде 1,4 млн тоннадан артык кар чыгарылган.
Халыкны эвакуацияләргә кирәк
булган очракта, шәһәрнең һәр районында вакытлыча урнаштыру һәм туклану
пунктлары, зыян күрүчеләрне урнаштыру өчен медицина учреждениеләре билгеләнгән.
Язгы ташу куркынычы булган чорда гадәттән тыш хәлләргә кичекмәстән җавап бирү
өчен 286 кешедән торган 82 төркем җавап бирә. Су суырту буенча 112 механизм,
628 трап, 2150 капчык ком, 2473 метрлы суырту шлангы, 123 транспорт берәмлеге
әзерләнгән.
10 марттан район
администрацияләрендә һәм идарәче компанияләрдә тәүлек буе кизү тору эше
оештырыла, ай уртасыннан Иделдә, Ноксада һәм Киндерле елгаларында җиде
гидропост эшли башлаячак. 11–12 мартта шәһәр хезмәтләре өстәмә рәвештә Россия
гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган команда-штаб укуларында
катнашачак. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, барлык җитәкчеләр һәм ведомство карамагындагы
учреждениеләр тулы әзерлек хәлендә булырга тиеш.
«Без зур эш башкардык: Нокса,
Киндерле һәм башка елгалар аша салынган күперләрне төзекләндердек – әлеге корылмалар
язгы ташу вакытында чыдам булыр дип ышанам. Ләкин шуны аңларга кирәк: кыш буе җыелган
карны берьюлы чыгарып булмый, шуңа күрә көннәр җылытып, кар эри башлауга, кар
сулары кечкенә елгаларга агып төшеп, алар шаулап ага башлаячак. Без язгы ташуга
көздән үк әзерләндек, әмма бу дәрәҗәдә кар явар дип өметләнмәдек. Синоптикларның
фаразлары үзгәрүчән, һәм без теләсә нинди очракка да әзер булырга тиеш», - дип
ассызыклады Илсур Метшин.