Очрашу шәһәр Башкарма комитетында Алексей Комлевның туган көнендә узды – бүген полковник үзенең йөз еллыгын билгеләп үтә. Казан мэры Илсур Метшин Бөек Ватан сугышы ветеранын истәлекле дата белән котлады һәм аның гаиләсе белән аралашты.
«Мондый кояшлы көндә безнең кадерле казанлыбызга 100 яшь тула. Көн саен Казанда йөз яшен тутырган кеше белән очрашмыйбыз. Гаиләгез белән килүегезгә мин бик шат. Сезнең касәгез нык сәламәтлек, иминлек белән тулы булсын. Һәм йөз еллык юбилейлар мөмкин кадәр күбрәк һәм ешрак бәйрәм ителсе», – дип мөрәҗәгать итте ветеранга шәһәр башлыгы Илсур Метшин.
Алексей Комлев, үз чиратында, мэрга теләкләре өчен рәхмәт белдерде. «Илсур Рәисович, сезгә игътибарыгыз һәм кайгыртуыгыз өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Карагыз әле, сезнең имза белән мин «Казанның Мактаулы гражданины» исеменә лаек булдым, – диде ветеран.
«Алексей Николаевич, сезгә зур хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Моннан тыш, сез бөтен гомерегезне Ватанга хезмәт итүгә багышладыгыз, сезгә шәһәрдә, районда, барлык чараларда яшьләребезне тәрбияләү буенча башкарган зур хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә», – дип рәхмәт белдерде мэр.
Әңгәмә барышында Казан башлыгы ветераннан үзенең озак яшәү сере белән уртаклашуын сорады. Алексей Комлев актив тормыш рәвеше алып бара, көн саен физик культура белән шөгыльләнә, балыкка йөрергә ярата. Ә тагын ветеран – «Ак Барс» хоккей клубы һәм «Рубин» футбол клубы җанатары. Яше булуга карамастан, Алексей Комлев әлегә кадәр автомобиль руленә утыра.
«Мине ГАИ хезмәткәре туктата, бу узган ел булды. «Мин сезнең таныклыгыгызны күрергә теләр идем, – ди. – Туган көненемне күрде дә, «Озак эшлим, әмма мондыйны беренче тапкыр очратам», – дип җавап бирде», – дип елмаеп искә ала ветеран.
Алексей Николаевич Комлев 1926 елда Түбән Новгород өлкәсенең Павловск районы Тумботино авылында күп балалы гаиләдә туа. «Мин тугыз баланың иң өлкәне идем. Кызганычка каршы, энеләрем вафат булды, мин үзем генә калдым. Менә шундый язмыш килеп чыкты. Тагын сеңелем Анфиса бар – хәзер аңа 90 яшь», – дип сөйләде ветеран.
Сугыш башланганда Алексей Комлевка 15 яшь була. Мәктәптә алты сыйныф бетереп, егет медицина-инструменталь заводы каршындагы һөнәр училищесын тәмамлый. Укуын тәмамлагач, ул шушы заводта слесарь булып эшли.
Ветеран гаиләсеннән фронтка беренче булып әтисе китә. 1943 елда Кызыл Армиягә чакыру турындагы повестканы Комлев Алексейга да тапшыралар. «Мин сугышны 15 яшемдә каршы алдым. Сугышта катнашырмын дип уйламаган да идем. Ләкин ул бер ел да, ике ел да түгел, ә дүрт елга якын дәвам итте. Шуңа чират миңа да җитте», – дип уртаклашты ветеран.
Бер төркем хәрби хезмәткә чакырылучы белән бергә ул Богородскка танк ремонтлау заводына китә. Биредә курсант бер ел танкларны ремонтларга өйрәнә һәм ватык сугыш машиналарын торгызуда практика үтә. 1944 елда ук Алексей Николаевичка хәрби кием-салым бирәләр һәм алгы сызыкка җибәрәләр, анда ул техниканы, шул исәптән легендар Т-34 танкларын төзәтү белән шөгыльләнә. Беренче Балтыйк буе фронты составында герой Литваның Шяуляй шәһәрен азат итә.
«Җиңү көнен мин Көнчыгыш Пруссия чигендә каршыладым. Шатлык чиксез иде. Бу көнне Солдатлар даирәсендә каршыладык, – дип искә ала Алексей Комлев. – Алгы сызыкта минем өчен иң авыры алты ел ашыгыч хезмәттә булуым иде. Алты ел! Хәзер бер ел хезмәт итәләр, ә мин ул чакта алты ел хезмәт иттем. Чөнки сугыш бара иде. Мин сержантлар составының барлык званиеләрен алдым, аннары офицер булдым, һәм менә полковникка кадәр хезмәт иттем».
Көнчыгыш Пруссиядә сугыш беткәч, ветеран Япон гаскәрләрен бастыру өчен Сахалин утравына җибәрелә. Сугыш бер ай дәвам итә – 2 сентябрьдә Япониянең берсүзсез капитуляциясе турындагы акт имзалана. Сугыш тәмамланганнан соң Алексей Комлев Сахалинда, Долинск шәһәрендә танк ремонтлау батальонында хезмәт итүен дәвам итә. Ветеранга шулай ук Германиядәге Совет гаскәрләре төркеме составында җиде ел хезмәт итәргә туры килгән.
1953 елда лейтенант дәрәҗәсендә Алексей Комлев Казанга килә. Ул вакытта аны Үзәк бронетанк курсларына җибәрәләр. Биредә ул капитанлык вазыйфасын ала. Ветеран 20 елдан артык казан югары команда танк училищесында хезмәт куя: студентларга сафта тору әзерлеге һәм тормыш иминлеге нигезләрен өйрәтә.
Булачак хатынын Алексей Николаевич Сахалинда очрата: «Миңа ул вакытта 25 яшь тулды. Россиядә Сахалинга яшәргә күчү турында белдерү булды. Һәм менә өч кыз күченеп килә. Шуларның берсенә мин гашыйк булдым һәм өйләндем. Мин ул чакта әле ашыгыч хезмәттә, сержант дәрәҗәсендә генә идем».
Ветеран яраткан хатыны Мария Петровна белән 58 ел яшәгән. Никахларында ике бала – бер кыз һәм бер ул туа.
«Хатыным кайгыртучан һәм хезмәт сөючән иде. Мин аңа барысы өчен дә рәхмәтле. Бәлки, хатыным ярдәмендә мин бүгенге көнгә кадәр үземне яхшы хис итәмдер, спорт формасын саклыйм. Яшисе килә», – дип йомгаклады Алексей Комлев.
Алексей Николаевич Комлев Кызыл Йолдыз ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Германияне җиңгән өчен» медальләре, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медальләре (2019), «Фидакарь хезмәт өчен» (2018) һәм «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» (2022) медальләре, шулай ук Бөек Җиңүнең юбилей бүләкләре белән бүләкләнде.
Исегезгә төшерәбез, Казан шәһәре Думасының XXXVI сессиясендә Бөек Ватан сугышында катнашкан 59 кешегә «Казанның Мактаулы гражданины» исеме бирү турында карар кабул ителде.
Элегрәк, 2007 елда, сугыш елларында күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре, сугыштан соңгы чорда туган шәһәре хакына күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен өч Советлар Союзы Герое – Сабир Әхтәмовка, Борис Кузнецовка һәм Петр Полушкинга «Казанның Мактаулы гражданины» исеме бирелде. Аларның исемнәре шулай ук элек Казанның Мактау китабына Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби хирург Татьяна Емелина белән бергә кертелгән булган.
Исегезгә төшерәбез, Бөек Ватан сугышы елларында фронтка Казанда туган 135 меңләп кеше киткән. Бөек Ватан сугышы геройларының исемнәре Казанның якынча 120 урамы исемнәрендә мәңгеләштерелгән, алар хөрмәтенә мемориаль такталар куелган. Казан Кремле диварлары янында бөек татар шагыйре һәм герое Муса Җәлилгә һәйкәл куелган, шулай ук совет солдатына һәйкәл ачылган, анда Рейхстаг өстендә флаг күтәрүдә катнашкан Гази Заһитов сурәтләнгән.