Кичә
Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы
сәнгать музееның Заманча
сәнгать галереясендә «Кеше приюты – юл күрсәткеч җеп» хәйрия
фотокүргәзмәсе ачылды. Экспозициядә
фотограф-документалист Артур Назаровның «Кеше приюты» карамагындагыларның
тормышын чагылдыра торган 60 эше тәкъдим ителә.
Күргәзмә ачылышында приютка нигез салучы Азат Гайнетдинов турында «Юлчы»
документаль фильмының премьерасы күрсәтелде һәм хәйрия
аукционы уздырылды. Ачылу тантанасында Казан мэры Илсур
Метшин да катнашты.
«Кеше приюты» оешмасының эше күргәзмәнең
темасы итеп алынган. Ул инде сигез ел дәвамында авыр тормыш хәлендә калган
кешеләргә ярдәм итә: биредә көн саен 1,8 мең мохтаҗга кайнар төшке аш бирәләр, шулай
ук торак, эш белән тәэмин итәргә һәм тоткынлыктан кайткан кешеләргә гадәти тормыш
шартларына җайлашырга ярдәм итәләр. Шушы еллар эчендә 1,7 миллион порциядән
артык ризык бушлай таратылган, мохтаҗларга 56 мең 308 тапкыр кунып чыгу урыны
бирелгән, 500 дән артык кеше алкоголь һәм наркотик матдәләргә булган бәйлелектән
тернәкләндерелгән.
«Мине шәһәребез һәм аның кешеләре
өчен горурлык хисләре биләп ала. Берничә ел элек, Универсиада тәмамлангач һәм
Казанның тышкы күренеше үзгәргәннән соң без уйга калдык: чыннан да, безнең өчен
нәрсә мөһим соң? Дистә еллар узгач, шәһәребезне нәрсә бизи ала? Җавап ачык иде –
кешеләребез һәм безнең балаларга карата мөнәсәбәтебез. «Игелекле Казан» проекты
әнә шулай барлыкка килде. Ул вак кына адымнардан – мәктәптәге хәйрия
ярминкәләреннән башланды. Нәкъ менә шул вакытта без гаҗәеп киң күңелле, битараф
булмаган кешеләр белән таныштык, - дип хатирәләрен яңартты Казан мэры. – Мин
кешеләргә хезмәт итүнең бу катлаулы юлын сайлаган һәр кеше алдында баш ияргә
телим. Бу мәктәптә яки хастаханәдә эшләү генә түгел, йөрәк кушуы буенча
сайланган язмыш. Шәһәребезгә килүче кешеләр Казанда «ярдәм культурасы» формалашуын
билгеләп үтә, һәм миңа кунаклардан мондый кайтавазлар ишетү бик мөһим. Әлеге
күренеш төзекләндерүне, чисталыкны яки иминлекне тәэмин итүдән дә зуррак,
илаһирак нәрсә бит. Бу меценатлык традицияләре гасырлар дәвамында яши торган
шәһәр. Без Татарстанда шуны аңлыйбыз: әгәр Аллаһы Тәгалә сиңа мөмкинлекләр һәм
муллык биргән икән, бу синең үзең өчен генә түгел. Синең кайгыртучанлыгың, судагы
дулкыннар шикелле, гаиләңнән ераккарак таралырга тиеш. Мин шәһәребездә битараф
булмаган кешеләрнең күп булуы белән горурланам. «Кеше приюты» һәм «Игелекле
Казан» кебек проектлар ярдәмендә без: бәлагә юлыккан һәркемгә ярдәм кулы сузыла,
дип әйтә алабыз».
Күргәзмә Татарстан Республикасы
Дәүләт сынлы сәнгать музее һәм «Кеше приюты» проектына ярдәм итүче берничә эре
меценатлар ярдәмендә «Горизонт филмс» компаниясе җитәкчесе Дидар Оразов тарафыннан
оештырылган.
«Без үз эшләребез белән мәшгуль
булып, тормыш төпкеленә төшкәннәрне күрми китәргә күнеккәнбез. Мондый кешеләр
безнең күзгә күренми. Әмма «Кеше приюты»нда мин моңа кадәр беркайчан да
очратмаган кызыклы затлар белән таныштым һәм гаҗәеп тарихлар ишеттем. Монда
квадрат метрга сыенган кеше язмышларының тыгызлыгы гаҗәпләндерә», - дип сөйләде
фотосурәтләр авторы Артур Назаров.
«Казанда көчле үзара ярдәм
культурасы формалашты. Нәкъ менә шушы мохиттә без үзенчәлекле иҗади күзаллавы
булган талантлы Артур Назаровны очраттык. Без аны «Кеше приюты» фондындагы
дусларыбыз белән таныштырырга булдык. Беренче сурәтләрне күрүгә үк, боларның бастырылырга
тиешлеген аңладык. Нәтиҗәдә, без чын мәгънәсендә илһамланып эшләгән киң колачлы
тарих килеп чыкты» - дип сөйләде проект тарихы турында Дидар Оразов.
Әдилә Галләмова сценарие буенча режиссер
Виктор Коженков тарафыннан төшерелгән кыска метражлы «Юлчы» документаль фильмы ачылу
тантанасында тамашачыларда зур кызыксыну уяткан. Фильм приютка нигез салучы Азат
Гайнетдиновның катлаулы язмышына, аның көрәштәшләренә һәм алар ярдәм иткән
кешеләргә багышлана. Яшь чагында ирегеннән мәхрүм ителгән Азат
Гайнетдинов соңрак эшмәкәр булып китә һәм инде менә сигез
ел дәвамында абынганнарга ярдәм итеп яши.
«Иганәчеләребезгә,
меценатларыбызга һәм Илсур Рәисович, сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Сезнең
ярдәмегез бәяләп бетергесез. Безнең проект киң колач ала: элек шәһәрдә ризык
тарату өчен бер генә нокта булса, хәзер аларның саны инде 11 гә җитте, бер
атнадан 12 нчесе ачыла. Без рестораннар белән бергә эшлибез һәм бөтен
республика ярдәмен тоябыз. Нәфис компаниясенә һәм безгә озак еллар ярдәм иткән
барлык егетләргә аерым рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Уртак тырышлыктан башка берни
дә барып чыкмас иде. Бик зур рәхмәт!», - диде фильм тәмамланганнан соң Азат
Гайнетдинов.
Казан мэры проектның актив
катнашучыларына һәм меценатларына, шул исәптән «Юлчы» документаль фильмының сценарий
авторы Әдилә Галләмовага, «Горизонт Филмс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Дидар Оразовка, «Нәфис Косметикс» акционерлык
җәмгыяте генераль директоры Динә Лавриковага һәм «Нәфис» хәйрия фонды директоры
Роза Гыйльмуровага, «Триама» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Айрат
Сөнгатовка, «Итле Китчен» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры
Руслан Хәйретдиновка, «Айкон» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен гамәлгә куючы
Марат Якушевка, «Нәфис Косметикс» акционерлык җәмгыяте директорының сатулар
буенча урынбасары Алия Перелыгинага рәхмәт хатлары тапшырды.
Аннан соң хәйрия аукционы уздырылды.
Артур Назаровның 15 фотоэше лот булды. Аукционнан кергән 500 мең сум тирәсе акча
«Кеше приюты» проектын үстерүгә тотылачак.
Күргәзмә 2026 елның 1 мартына
кадәр дәвам итә, теләге булган һәр кеше аны килеп карый ала.
«Кеше приюты» 2018 елдан башлап
гражданнарның социаль якланмаган категорияләрен кирәкле ярдәм белән тәэмин итә.
Ярдәм, мохтаҗларга ярдәм итүнең медицина ярдәме, кайнар ризык, торак һәм эш
белән тәэмин итүне үз эченә алган комплекслы алымнар нигезендә күрсәтелә. Моннан
тыш, кирәк булганда оешма психологиягә һәм финанска кагылышлы консультацияләр үткәрә,
кием-салым белән тәэмин итә һәм социаль элемтәләрне җайга салырга булыша.
Хәзерге вакытта Казанда «Кеше приюты»ның Борхан Шаһиди урамы, 26 йорт, 1 төзелеш, Фәйзи урамы,
2 йорт, 3 корпус, Академик Павлов урамы, 6А, Лаврентьев урамы, 6, Окольная урамы,
25Б, Дачная урамы, 3а, Фучик урамы, 52, Авангард урамы, 95, Липатов урамы, 6Б, Симонов
урамы, 3, Гудованцев урамы, 6 адресы буенча урнашкан 11 туклану пункты эшли.