Быел Казанның 40 бистәсендә 43 чакрым юлны ремонтлау планлаштырыла. Норматив халәткә 90 поселок юлы китерәчәк – бу быел ремонтланачак барлык юлларның яртысыннан күбрәге. Эшлекле дүшәмбедә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, торак массивларда шартларны яхшыртуга 2 млрд сум сарыф ителәчәк.
2025 елда юлларның 170 кишәрлеген ремонтлау планлаштырыла. Республика һәм федераль бюджеттан әлеге максатларга 20 млрд сумга якын акча каралган. «Быел юл программасының үзенчәлеге шунда, без, ниһаять, күптән хыялланган акчаларны алабыз һәм поселокларда эш башлыйбыз. Капремонт буенча планлаштырылган 170 кишәрлекнең 90 ы шәһәр яны бистәләрендә. Бистәдә зур күләм белән барырга безгә шәһәрдәге юлларның 85%ы норматив хәлгә китерелү факты мөмкинлек бирә. Бу милли проект күрсәткече, аны бурыч итеп ил президенты Владимир Владимирович Путин төбәкләр һәм муниципалитетлар алдына куйды. Без бүгенге көнгә бу максатчан күрсәткеч башкарылган аз санлы шәһәрләрнең берсе. Хәзер төзекләндерелгән һәм яктыртылган урамнары булган бистәләргә дә үсәрбез дип өметләнәбез», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Узган ел йомгаклары буенча 8,5 км озынлыктагы поселок юлларының 13 кишәрлеге ремонтланган. Торак массивларында ремонт үткәрү кирәклеге турындагы сораулар Казан шәһәр думасы сессияләрендә һәм халык белән очрашуларда даими күтәрелде.
«Елдан-ел бу мәсьәләне без республика җитәкчелеге алдына системалы рәвештә куйдык. Без һәрвакыт башкалабызның полицентрик булуы турында сөйлибез. Шәһәр халкының кайда яшәвенә карамастан, алар үзләрен башкала халкы итеп хис итәргә тиеш. Ниһаять, без поселокларда шундый зур эш күләмен башлыйбыз. Бик зур ярдәм күрсәткәннәре өчен республикабыз рәисенә рәхмәт», – диде шәһәр башлыгы.
Яңа юллар белән бергә, поселокларда яктырту да алыштырылачак. 1,4 меңнән артык яктырткыч 33 торак массивта урнаштырылачак. Татарстан торак пунктларында тышкы яктыртуны торгызу республика программасы буенча бу максатларга 40 млн сум акча бүленгән. 2018 елдан 2023 елга кадәр шәһәрнең торак массивларында 400 урамда 11,6 меңнән артык энергия саклаучы яктырткыч монтажланган. Моннан тыш, быел яңа яктырту юлның 68 кишәрлегендә һәм тротуарларда барлыкка киләчәк, аларда элек ул тулысынча булмаган.
Быел шулай ук Идел буе районының «Островок», «Мечта», «Ивушка», «Табигать», «Автомобилист», «Җиңүгә 50 ел» һәм башка бакча ширкәтләренә юлларны ремонтлау дәвам итәчәк. Төзекләндерүгә 26 млн сум акча җибәрелде. Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, алты ел эчендә 22 км озынлыктагы 17 юл оештырылган. Керү юлларын төзү эшләрен 26 бакча ширкәтенә китерделәр.