Казанда «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты
буенча гомуми озынлыгы 7 чакрым тирәсе булган 12 юл участогы, шулай ук К.Нәҗми
һәм Достоевский урамнары буенча күперләр ремонтланачак. Ә барлыгы 5 ел эчендә
шәһәрдә 14 күпер төзелгән һәм ремонтланган. Эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма
комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, эшләр 8 объектта
алып барыла, үтәлеш 34% тәшкил итә.
Эшләр комплексында юл өлешләренең, тротуарларның
асфальт-бетон өслеген, юл билгеләре, куркынычсызлык киртәләре, ясалма юл
тигезсезлекләре кебек юл хәрәкәте иминлеге элементларын һәм башкаларны
ремонтлау каралган.
Быел милли проект кысаларында Болак аша К.Нәҗми
урамындагы күперләрне (Романов күпере) һәм Достоевский урамындагы юл үткәргечне
ремонтлау планлаштырыла. Эшчеләр күпернең терәк конструкцияләрен
алыштырачаклар, тротуарлар ясаячаклар һәм юл хәрәкәте иминлеге элементларын
урнаштырачаклар.
«Ел саен юлларны гына түгел, күперләрне дә тәртипкә
китерергә тырышабыз. Төп күләм, әлбәттә, инде эшләнгән – көн саен гаять зур
трафик булган Миллениум күперенә капиталь ремонт ясалган. Шулай ук Вахитов
мәйданындагы Кабан аша күперне дә норматив хәлгә китердек. Гомумән алганда, 5
ел эчендә без 14 күпер төзедек һәм төзекләндердек, бу да бик җитди сан», – диде
Илсур Метшин.
Гомумән алганда, «Яшәү өчен инфраструктура» милли
проекты буенча юлларны һәм күперләрне ремонтлауга быел 1,36 млрд сум акча каралган.