Бу атнада Казанда Халыкара туган тел көне уңаеннан берничә мәдәни чара узачак. Әйтик, 21 нче февральдә 15:00 сәгатьтә Татарстан Халыклар дуслыгы йортының концертлар залында Россиядә Гаилә елына багышланган «Бердәм гаиләдә» дип аталган тантаналы чара оештырылачак. Шунда ук 14:00 сәгатьтә танылган рәссам Бердниковлар династиясенең фотокүргәзмәсе ачылачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.
Казан мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, республика башкаласында туган телләрне һәм мәдәни традицияләрне саклау буенча зур эш алып барыла, ул киләчәктә дә дәвам итәчәк.
«Татарстан башкаласында 115 тән артык милләт вәкилләре дус һәм тату гомер кичерә. Бу безнең иң зур байлыгыбыз. Без һәр халыкны һәм аның мәдәниятен хөрмәт итәбез, гореф-гадәтләрен сакларга тырышабыз. Һәр телнең үзенә генә хас үзенчәлекләре бар, хәтта кайбер сүзләрнең турыдан-туры тәрҗемәсен дә биреп булмый. Туган телләребезне саклап, без күпмилләтле Россия халкын һәм мәдәниятен саклап калачакбыз», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
Шулай ук 21 нче февральдә Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында СССР халыклары телләрендә бастырылган плакатлар һәм агитация материаллары күргәзмәсе эшли башлаячак. Күргәзмә экспозициясендә 1942 елның көзеннән Советлар Союзы халыклары телләрендә нәшер ителгән фронт сәяси идарәләре листовкалары тәкъдим ителәчәк. «Апуш» татар балалар театр студиясендә тәрбияләнүчеләр 21 нче февральдә 18:00 сәгатьтә татар пьесалары мотивлары буенча куелган «Мәкәрҗәдә театр» спектакленең премьерасын тәкъдим итәчәк.
«Яшәү яме» проектында катнашучылар өчен 21 нче февральдә «Полимер» һәм «Мирный» мәдәният йортларында әдәби кичәләр оештырылачак. Шул ук көнне Василий Аксенов музеенда язучы, автор-башкаручы, шагыйрь һәм драматург Юрий Визборга багышланган традицион чара узачак. Тимерьюлчылар мәдәният йортында каллиграфия буенча «Туган телдәге сүзнең матурлыгы» осталык дәресләрендә катнашучылар А.С.Пушкин әкиятләренең берсен «бизәячәк».
Иртәгә, 20 нче февральдә, 37 нче китапханәдә «Әкиятләр сыйган сандык» фольклор бәйрәме узачак. Катнашучылар өчен конкурслар һәм викториналар, шулай ук «Теремкәй» театральләштерелгән тамашасын күрсәтү планлаштырыла.
С.Сәйдәшев, М.Мозаффаров, С.Садыйкова, Р.Яхин, Н.Җиһанов әсәрләре татар композиторларының «Милли моң» дип аталган җырлар һәм романслар концертында яңгыраячак. Чара шимбә көнне, 24 нче февральдә, Казан шәһәр филармониясендә узачак.
2000 елдан башлап 21 нче февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Бәйрәм ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан 1999 елның 17 нче ноябрендә игълан ителде.