(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы гыйнвар). 2023 ел нәтиҗәләре буенча Казанда шәһәр кешеләреннән караучысыз этләр тотуга гаризалар саны 32% ка кимегән, тешләү очраклары – 18% ка. Узган ел шәһәрдә барлыгы 3,5 мең йортсыз хайван тотылган. Бу хакта ТР башкаласы Мэры Илсур Метшинга Башкарма комитетның Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Василий Лысачкин хәбәр итте.
Ул 2023 елда шәһәр кешеләреннән караучысыз этләр тотуга 4 197 гариза килгәнен, ә бер ел элек 6 180 мөрәҗәгать теркәлгәнен сөйләде. Казан территориясендә 3 557 йортсыз хайван тотылган. Белгечләр фикеренчә, кешеләрнең иминлегенә куркыныч тудыра алган 449 агрессив эт приютта гомерлеккә калдырылган. 2 643 хайван стерильләштерелгәннән соң һәм вакцинацияләнгәннән соң федераль закон нигезендә элеккеге яшәү шартларына кайтарылган. 274 йорт хайваны яңа хуҗалар тапкан.
Караучысыз калган этләрне тоту өчен муниципаль хакимият узган ел махсуслаштырылган оешмалар белән 32,7 млн сумлык контрактлар төзегән.
Моннан тыш, тешләүләр саны 18% ка кимегән. Әгәр 2022 елның тугыз аенда 1 373 шундый очрак теркәлгән булса, 2023 елның шул ук чорында инде 1 120 очрак теркәлгән.
«Саннар буенча без өч ел дәвамында үткәргән системалы эшнең җимешләре яхшы күренә: гаризалар саны өчтән бер өлешкә, тешләүләр саны 18% ка кимегән. Шәһәрлеләр өчен мөһим булган бу эшкә һәм аларның иминлегенә игътибарны киметмәвегезне сорыйм», - диде Илсур Метшин.
«Сезгә рәхмәт, Илсур Рәис улы, 2023 елда шәһәр паркларында дүрт күргәзмә һәм фестиваль узды, аларда «Зооүзәк» приютыннан этләр тәкъдим ителде. Шуның нәтиҗәсендә шәһәр халкы 16 йорт хайванын өенә алып кайтты», - дип билгеләп үтте Василий Лысачкин. Ул шулай ук «Зооүзәк»нең Мирный поселогыннан яңа урынга күчерү планлаштырылуы турында сөйләде – хәзер туры килә торган җир кишәрлеге эзләнә.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елда ТР башкаласында Мэр кушуы буенча йортсыз этләр санын киметүгә һәм җәмгыятьнең йорт хайваннарына җаваплы карашын формалаштыруга юнәлдерелгән «Ташландык хайваннарсыз Казан» проектын башлап җибәрделәр. Паркларда һәм скверларда хәйрия акцияләре уза – теләгән һәркем дүрт аяклыларны үз гаиләсенә ала ала. Төрле шундый ук күргәзмәләр даими рәвештә шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә һәм спорт корылмаларында оештырыла.
Шулай ук шәһәрдә берничә «эт санын алу» үткәрелгән. Нәтиҗә урамнарда дүрт аяклыларның актуаль санын санарга һәм караучысыз этләр проблемасын хәл итү буенча гамәлгә ашырыла торган чараларның нәтиҗәлелеген бәяләргә ярдәм итә.
Мәктәпләр һәм балалар бакчалары базасында дүрт белем бирү-агарту программасы гамәлгә ашырыла: «Без кулга ияләштерелгәннәр өчен җаваплы», «Биоэтика», «Тәпиле дәресләр» һәм «Игелек дәресләре». Балаларга җан ияләре өчен җаваплы булу турында сөйлиләр, алар хайваннарның үз-үзләрен тотышы турында белем алалар, аларның төп ихтыяҗларын аңларга өйрәнәләр. Этләр һәм мәчеләрне сатып түгел, ә приютлардан алу идеясе кертелә.
2022 елда «Зооүзәктә» «Көчекләр патруле» волонтерлык проекты старт алган, ул йортсыз көчекләрне карарга һәм урнаштырырга ярдәм итә. Приют базасында аерым корпуста эт балалары өчен аерым шартлар тудырылган. Теләге булган һәркем үзенә яңа йорт хайваны гына түгел, ә волонтерларга җыештыруда һәм дүрт аяклыларны карауда ярдәм итә ала.
Йорт хайваннарын стерильләштерү өчен даими рәвештә поселокларга чыгулар үткәрелә.
Хисап киңәшмәсендә шулай ук Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык һәм гражданнарны яклау мәсьәләләре буенча куратор Искәндәр Гыйниятуллин, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Булат Алиев катнашты.