(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы гыйнвар). 2023 елда Казанда чүп-чар туплау өчен 1715 контейнер, шул исәптән 979 евроконтейнер, 51 бункер, шулай ук икенчел чималны аерым җыю өчен 685 сетка урнаштырылган. Соңгыларыннан 878 тоннадан артык калдык чыгарылган – аларның 70% ы эшкәртүгә җибәрелгән. Бу хакта шәһәр Мэры Илсур Метшинга ТКХ комитеты рәисе Василий Лысачкин сөйләде.
Хәзер шәһәрдә 2495 контейнер мәйданчыгы бар, шуларның 1433 е калдыкларны аерым туплау өчен җайлаштырылган.
«Расланган үрнәкләр буенча 2023 елда идарәче оешмалар көче белән 133 контейнер мәйданчыгы төзелде, шуларның 67 се – «Безнең ишегалды» республика программасы буенча. Шәхси торак төзелеш зонасында 41 каты коммуналь калдыклар туплау урыны җиһазландырылган. Быел тагын 12 контейнер мәйданчыгы барлыкка киләчәк», - дип хәбәр итте Василий Лысачкин.
Бүгенге көндә Казанда калдыкларны җыюның дуаль системасын гамәлгә ашыралар: йорт яны мәйданчыкларында катнаш каты коммуналь калдыклар өчен евроконтейнерлардан тыш, сортлана торган органик булмаган чүп-чар өчен махсус сары сетка урнаштырылган. Халык контейнерларда дүрт төрле фракция туплый ала: пыяла, пластик, кәгазь һәм металл.
«Сеткалы контейнерларның зур плюсы шунда ки, аларның башка савытлардан аермасы күбрәк халыкка калдыкларны аерым җыярга гадәтләнергә мөмкинлек бирә», – дип аңлатты Василий Лысачкин.
«ПЖКХ» ИК регоператоры шәһәрдә калдыкларны аерым җыюны үстерүне дәвам итәргә планлаштыра. ТКХ комитеты рәисе ноябрьдә Казанда «Җыю ноктасы» икенчел чимал кабул итү пункты ачылуын искәртте, анда яшәүчеләрдән 12 төрле фракция, шул исәптән металл, лампалар, тукыма, вак төзелеш чүп-чарлары һ.б. кабул ителә. Кирәк һәм ихтыяҗ зур булганда регоператор шәһәрнең һәр районында шундый ук пунктлар ачачак.
«Алдагы елларда безнең төп бурыч – полигоннарга чыгарыла торган чүп-чарның күләмен киметү. Моны гади акыл таләп итә. Шуңа күрә икенчел эшкәртү өчен яраклы калдыкларны аеру өчен аерып чүп җыюны киңәйтүгә зур игътибар бирәчәкбез, халыкны экологик тәрбияләү белән шөгыльләнәчәкбез. Бу шәһәрнең экологик иминлеге өчен мөһим», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Хисап киңәшмәсендә шулай ук Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык һәм гражданнарны яклау мәсьәләләре буенча куратор Искәндәр Гыйниятуллин, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Булат Алиев катнашты.