(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы гыйнвар). 2023 елда Казанда 14,5 км су белән тәэмин итү һәм канализация челтәре салынды, 25 км реконструкцияләнде һәм ремонтланды. Бүгенге көндә су белән тәэмин итү һәм су чыгару челтәрләренең тузганлыгы 70% тан артып китә, ел саен ул 3% ка арта. Бу хакта шәһәр Мэры Илсур Метшинга Башкарма комитетның Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Василий Лысачкин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, авария һәм тузган торба үткәргечләрне капиталь ремонтлау буенча беренче чираттагы эшләргә генә дә 10 млрд сумнан артык акча кирәк. Шул ук вакытта гомуми өлешчә ремонт кирәклек 65,6 млрд сумга бәяләнә.
Өченче төньяк коллекторның ике авария участогында реконструкция тәмамланган
Мэрга Василий Лысачкин сөйләгәнчә, өченче төньяк коллекторда ике авария участогы реконструкцияләнгән: Чистай урамында (Меридиан урамыннан Бондаренко урамына кадәр) һәм Ямашев проспектында (Адоратский урамыннан Ф.Әмирхан проспектына кадәр). Шулай ук Ф.Әмирхан проспектында Чистай урамындагы 61д номерлы йорттан 62 нче номерлы йортка кадәрге участокта эшләр өлешчә тәмамланган.
Мәсәлән, 1,9 км коллекторны реконструкцияләгәннәр һәм файдалануга тапшырганнар. Эшләр полимерлы җиңсә белән санацияләү һәм спиральле навивка ярдәмендә траншеясез ысуллар белән алып барылган. Калган өч участокта коллекторны реконструкцияләүне көз башына кадәр тәмамларга планлаштыралар.
Исегезгә төшерәбез, өченче төньяк коллектор 35 елдан артык файдаланыла, ул 100% тузган, ә объектны куллануның норматив вакыты 50 ел тәшкил итә.
Быел «Водоканал» МУП 12,5 км озынлыктагы суүткәргеч челтәрләрен һәм 1,4 км озынлыктагы канализация челтәрләрен реконструкцияләргә планлаштыра.
2024 елда 6,6 км җылылык челтәрен реконструкцияләү планлаштырыла
2023-2027 елларга коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү буенча кабул ителгән төбәк программасы ярдәмендә Казанда җылылык челтәрләрен реконструкцияләү алып барыла, алар бүгенге көндә уртача 55% ка тузган. Финанс ярдәмен территорияләрне үстерү федераль фонды күрсәтә.
Василий Лысачкин сөйләвенчә, «Татэнерго» АҖ белгечләре Волгоград урамындагы участокта 17 нче җылылык үткәргечне реконструкцияләгәннәр, аның диаметры – 630 мм, озынлыгы – 360 м. Диаметры 820 мм һәм озынлыгы 1,7 км булган 5 нче җылылык үткәргеч төзелешенең беренче этабы тәмамланган, ул Г.Кутуй, Родина һәм Даурия урамнары районында яңа йортларны җылылык белән тәэмин итү өчен кирәк. Бу елга Г.Кутуй урамы районында тагын 1 км челтәр салу планлаштырыла.
«Казэнерго» АҖ белгечләре үз чиратында 190 млн сумга диаметры 57-325 мм булган 10 км тузган җылылык челтәрен күчерделәр. Ягу чоры тәмамланганнан соң 5,3 км озынлыктагы тузган җылылык челтәрләрен күчерү башланачак. Моннан тыш, Толстой һәм Южно-Промышленная урамнарында яңа блоклы-модульле котельныйлар файдалануга тапшырылачак.
Быел «Казан җылылык челтәрләре» 6,6 км җылылык челтәрләрен реконструкцияләячәк, тагын 5,9 км капиталь һәм агымдагы ремонт башкарачак.
«Водоканал» МУП 1,1 млрд сумга диаметры 160-800 мм булган 18,6 км суүткәргеч челтәрләрен күчерергә планлаштыра.
Хисап киңәшмәсендә шулай ук Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, Торак-коммуналь хуҗалык һәм гражданнарны яклау мәсьәләләре буенча куратор Искәндәр Гыйниятуллин, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Булат Алиев катнашты.