(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче гыйнвар, Юлия Летникова). Казанда ясалма интеллект ярдәмендә коела торган йөкләрне өстен капламыйча ташу очракларын теркәячәкләр. Яңа комплексны куллануның барлык аспектларын язга кадәр эшләү планлаштырыла. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетында узган аппарат киңәшмәсендә билгеле булды.
«Шәһәр территориясе бик зур, меңләгән милекче, Административ-техник инспекция идарәсе белгечләре генә йөреп-карап бетерә алмый, шуңа күрә ясалма интеллектта зур потенциал бар. Бу юнәлештә беренче адымнар ясалды, алар үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәтәләр, шуңа күрә эшне тизләтүегезне үтенәм», - диде ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин.
Ул ясалма интеллект бик тиз үсә һәм шәһәр һәм аның халкына хезмәт итү өчен кулланыла торган яңа мөмкинлекләр ача, дип өстәде.
Бүгенгә Казанда ясалма интеллект ярдәмендә яшел зоналарда машиналар парковкасы теркәлә. Әйтик, 2023 елда Административ-техник инспекция идарәсенә әлеге хокук бозу өчен 18 мең беркетмә тапшырылган, ә 2022 елда – 22,5 меңнән артык карар чыгарылган.
Шул ук вакытта яшел зоналарда калдырылган машиналар саны кимемәде. Еш кына автомобильләрне газоннар булган, әмма ачык юридик раслаулары булмаган участокларга куялар. Бу бик күп бәхәсле моментлар тудыра», - дип билгеләп үтте Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Наил Минвәлиев.
Ул Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе җитәкчеләренә һәм «Башлангыч документлар әзерләү үзәге» муниципаль унитар предприятиесенә яшел зоналар реестрын әзерләүдә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Спикер сүзләренчә, ясалма интеллект Төзекләндерү кагыйдәләрен бозуларны теркәү өчен Казанда 2014 елда кулланыла башлаган, әмма цифрлы технологияләр үсешен һәм яңа аппаратлар барлыкка килүен исәпкә алып, контрольлек итүче органның мөмкинлекләре киңәя.
«Төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлешен тикшереп тору өчен ясалма интеллект куллану эшен дәвам итәчәкбез. Безнең карашка, автоматик режимда урамнар-юл челтәре элементларын һәм биналарын карап тотуда якынча 20 хокук бозуны теркәргә мөмкин. Безнең өчен бу киләсе елда өстенлекле юнәлешләрнең берсе», - дип йомгаклады Наил Минвәлиев.