(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче гыйнвар, Диана Жиленкова). Казан Башкарма комитетының Транспорт буенча комитетын Алексей Сидоров җитәкләде. Бүлекнең яңа җитәкчесен бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мэры Илсур Метшин тәкъдим итте. ТР башкаласы башлыгы билгеләп үткәнчә, Алексей Сидоровның бөтен һөнәри эшчәнлеге транспорт өлкәсе белән бәйле. Элегрәк ул транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәттә эшләгән, ә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында әйдәп баручы консультанттан алып транспорт идарәсе начальнигына кадәр юл үткән, ул аны 10 елга якын җитәкләгән. Ә соңгы ике елда «Метроэлектротранс» генераль директоры урынбасары булган.
«Кыскасы, тәҗрибәле, профессиональ, әзерлекле кеше. Аңа йөкләнгән бурычларга килгәндә, транспорт комитеты шәһәр хуҗалыгының иң мөһим тармакларының берсен генә әйдәп бармый, бу эш, беренче чиратта, социаль характерда. Һәр тәүлек саен башкала халкы һәм кунаклары 700 мең сәфәр башкара. Алексей Васильевич хуҗалыкны авыр вакытта кабул итә, шәһәр җәмәгать транспорты халык бәяләве буенча ризасызлыкны ешрак тудыра бара», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, соңгы 15 елда беренче тапкыр транспорт мәсьәләләре тәнкыйть предметы булды – ул узган бәйрәмнәрдә һәм Яңа ел алдыннан яңгырады. Тротуарларны һәм юлларны җыештыру белән беррәттән, халыкка транспорт хезмәте күрсәтү проблемалары шәһәр халкын борчыган мәсьәләләрнең беренче өчлегенә кергән.
«Россия экспертлары бәяләвенчә, Казанда җәмәгать транспортының нәтиҗәле системасы төзелгән, әмма ул җитәкчеләрнең, әлеге бизнеста катнашучыларның ныклыгында һәм профессиональлегендә тора. Башка шәһәрләр һәм төбәкләрдән аермалы буларак, бездә җәмәгать транспорты субсидияләнми. Ләкин ныклык запасы чиксез түгел, биш ел элек ташу конкурсларында катнашкан 14 компаниянең алтысы рульне тотып кала алмады һәм базардан китте, бу безнең өчен яхшы күрсәткеч түгел. Калганнары, кызганычка каршы, шулай ук оптимизмнан ерак торалар», - дип игътибар итте Мэр.
«Безгә бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк, безнең кулларны төшерергә хокукыбыз юк, шәһәр бер урында тормый, халык саны арта бара, – дип дәвам итте ул. - Җәмәгать транспорты проблемаларын яңа профессиональ җитәкче белән бергә хәл итәргә кирәк. Әлбәттә, без республика җитәкчелегенең ярдәменә һәм федераль программаларның дәвам итүенә һәм саны артуына өметләнәбез».
Белешмә
Алексей Сидоров 1978 елның 1 нче февралендә ТР Лаеш районының Караеш авылында туган.
2001 елда А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын (очу аппаратларын һәм двигательләрен техник эксплуатацияләү, инженер) тәмамлый. Өстәмә белем бирү турында дипломны 2021 елда Казан (Идел буе) федераль университетында (эшлекле администрацияләү остасы) ала.
2001 елның мартыннан 2005 елның октябренә кадәр Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендә авиация технигы булып эшләгән.
2005 елның ноябреннән 2007 елның июленә кадәр Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан дәүләт авиация күзәтчелеге идарәсендә авиация иминлеген күзәтү бүлегенең әйдәп баручы белгече, дәүләт инспекторы булып хезмәт куя.
2007 елның июленнән 2022 елның февраленә кадәр һава һәм су транспорты бүлегенең әйдәп баручы консультанты, бүлек башлыгы урынбасары, инфраструктур үсеш бүлеге башлыгы урынбасары, транспорт һәм логистика идарәсе башлыгы, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы булып эшләде.
2022 елның мартыннан 2024 елның гыйнварына кадәр «Метроэлектротранс» МУП генераль директорының эксплуатацияләү буенча урынбасары урынын били.