(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче ноябрь,
Диләрә Гафурова). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең Үзәк стадионында булачак
реконструкциягә бәйле рәвештә киңәшмә үткәрде. Масштаблы эшләр декабрьдә үк
башланачак, гомуми төзелеш эшләреннән тыш, йөгерү юллары һәм пластик урындыклар
алыштырылачак. Яңартылган стадион БРИКС уеннарының җиңел атлетика буенча
ярышларын кабул итәчәк. Соңгы тапкыр аны 19 ел элек реконструкцияләгәннәр.
Казан
Мэры Илсур Метшин трибуналарны, трибуна асты биналарын, киенү бүлмәләрен,
инженерлык коммуникацияләрен карады.
«Татарстан
башкаласының спорт тарихының алтын битләре Казанның Үзәк стадионында язылды. Иң
элек – бу «Рубин», без 2008 һәм 2009 елларда чемпион булдык. Җиңел атлетика
манежы – бүген дә шәһәр халкының яраткан урыны, анда тренерларны һәм
ата-аналарны сөендерүче һәм Казанга спорт даны китерүче чемпионнар үскән һәм
үсүен дәвам итә. Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улына рәхмәт, финанслау
бүлеп бирелде һәм БРИКС уеннарына без яңартылган Үзәк стадион алачакбыз», – дип
хәбәр итте Илсур Метшин.
Үзәк
стадион үз эченә футбол кырын, аның тирәсендәге җиңел атлетика юлын, шулай ук
волейбол, тренажер залларын, гимнастика залын һәм киенү бүлмәләрен ала.
Реконструкция
кысаларында трибуналарда пластик урындыклар алыштырылачак, яңа җиңел атлетика
юллары салыначак. Түбә, фасад, инженерлык челтәрләрен ремонтлаячаклар. Керү
төркемнәре яңартылачак. Шулай ук Үзәк стадион галереялары ремонтланачак:
стеналар һәм балкалар прокат элементлары белән ныгытылачак, стеналар һәм
түшәмнәр яңартылачак, гомуми төзелеш эшләре үткәреләчәк. Реконструкция өлешчә
җиңел атлетика манежына да кагылачак, анда да юллар алыштырылачак.
Үзәк
стадион муниципаль милектә тора. Реконструкциянең дәүләт заказчысы – ТР
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, проектлаучы – «Татинвестгражданпроект»
ДУП.
«Казанның
«Үзәк стадион» спорт-сәламәтләндерү комплексы» МАУ директоры Илгиз Фәхриев
хәбәр иткәнчә, эшләр декабрьдә башланачак. Эшләрне стадион БРИКС уеннарын кабул
итә алсын өчен киләсе елда тәмамлау планлаштырыла. Алар Казанда 2024 елның
12-23 нче июнендә узачак. Спортчыларны якынча 60 илдән көтәләр. Өч мең спортчы
арасында 350 дән артык медаль комплекты уйнатылачак. Ярышлар программасына
барлыгы 27 спорт төре керәчәк. Үзәк стадионда җиңел атлетика буенча 16
дисциплина буенча ярышлар узачак.
Киңәшмәдә
«ТР ГИСУ» ДКУ директоры Нияз Ситдыйков, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе
Линар Гарипов, Капиталь төзелеш идарәсе башлыгы Марат Сәмигулин катнашты.
Исегезгә
төшерәбез, Казанда Үзәк стадион 1960 елның июнендә ачылды, ә Казанның «Искра»
футбол клубы белән Каменск-Уралның «Металлург» командасы арасында беренче матч
шул ук елның августында узды. 70 нче елларда стадион футбол клубы өчен генә
түгел, ә Урицкий исемендәге спорт клубы (хәзерге вакытта – «Ак Барс» ХК) хоккей
командасы өчен дә өй аренасына әверелә.
Хәзер
стадионда җиңел атлетика һәм волейбол буенча шәһәр һәм республика ярышлары
үткәрелә. Футбол, волейбол, җиңел атлетика, гимнастика һәм спортның башка
төрләре буенча күнегүләр уза. Стадион «Рубин» футбол клубының өй аренасы
буларак кулланылган, анда УЕФА Чемпионнар лигасы һәм Европа лигасы матчлары
узган.
2013
елда Казанның Үзәк стадионында XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың җиңел
атлетика турниры узды, ә 2017 елда ул Конфедерацияләр кубогында катнашкан илләр
җыелма командалары өчен күнегү мәйданчыкларының берсе булды. 2018 елда
стадионны футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына әзерлек өчен җәлеп итәләр –
ул вакытта Казанда Көньяк Корея һәм Бразилия җыелма командалары уенчылары
тренировкалар үткәргән.
Соңгы
тапкыр стадион 2003-2004 елларда тулысынча реконструкцияләнгән.