(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче ноябрь, Юлия Летникова). Быел Казанда 11 спорт төре буенча 200 дән артык спорт-массакүләм чарасы узачак. Алар арасында хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында чаңгы узышлары буенча Россия Кубогы этабы да бар, аны Татарстан башкаласы үз тарихында беренче тапкыр кабул итәчәк. Шулай ук планнарда «Киләчәк уеннары» халыкара турниры бар. Ул 100 дән артык илдән 260 команда составында 2 меңгә якын спортчыны берләштерәчәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.
«Һәвәскәрләр стартлары планлаштырылган. Барысы да тиешле дәрәҗәдә үтәр дип ышанам. Профессиональ ярышлардан безгә ил чемпионаты кысаларында чаңгы узышлары буенча Россия Кубогы этабын кабул итү хөрмәте бирелде, әмма «Киләчәк уеннары» да кышның үзенчәлекле вакыйгасы булачак. Бүгенге көндә әлеге ярышлар турында сөйләү авыр, вакыйганың шаһиты булырга кирәк. Универсиаданың Казанга килгәнче нинди булачагын күзаллау авыр иде. Ачылу тантанасыннан соң барлык билетларны алып бетерделәр. «Киләчәк уеннары»на шундый кызыксыну булыр дип өметләнәбез», – дип аңлатма бирде шәһәр Мэры Илсур Метшин.
Кыш көне Казанда чаңгы узышлары, алка һәм туп белән хоккей, фигуралы шуу һәм тимераякта йөгерү спорты, чаңгыда спорт ориентлашуы, кышкы триатлон, тау чаңгысы спорты һәм бозга менү буенча күпсанлы ярышлар узачак.
Әйтик, сентябрьдән апрельгә кадәр ТР башкаласында тугыз яшь төркеме буенча хоккей буенча шәһәр беренчелеге уза, анда 74 команда катнаша. «Кышның иң массакүләм һәм күптән көтелгән ярышы булып «Алтын алка» бөтенроссия турниры тора. «Спорт» һәм «Ишегалды спорты» ике дивизионында яшь спортчылар район этабында ярышалар һәм шәһәр финалында очрашалар», – дип искәртте Линар Гарипов. Ул һәвәскәр командалар арасында чемпионатта Идел буе һәм Төнге хоккей лигаларында 65 коллектив катнашачагын өстәде.
Шәһәрнең боз мәйданчыкларында тимераякта йөгерү спорты буенча шәһәр һәм бөтенроссия ярышлары узачак, иң яктылары арасында «Хезмәт резервлары» стадионында узачак «Безнең өмет бозы» бөтенроссия массакүләм ярышлары бар. Элегрәк ТР башкаласында фигуралы шуу буенча олимпия чемпионнары, дөнья һәм Европа чемпионнары Камилә Вәлиева, Софья Муравьева, Владислав Дикиджи катнашында Россия Гран-при этабы башланды.
Кышкы сезонда ярышларның иң күбе чаңгы ярышлары буенча уздырыла – быел Татарстан Республикасы башкаласында шундый 48 старт планлаштырылган. «Россия чаңгы юлы» массакүләм узышларының берсе Казанда 2024 елның 10 нчы февралендә берничә мәйданчыкта узачак: Горки-Әмәт урманында, Гаврилов урамында, Нагорный бистәсенең каенлыгында, «Локомотив» стадионында һәм чаңгы-биатлон комплексында. Моннан тыш, соңгы мәйданчыкта кышкы триатлон буенча бөтенроссия ярышлары һәм триатлон буенча лига финалы узачак. Ярышлар йөгерү, велосипед спорты һәм чаңгы ярышларын үз эченә ала.
«Киләчәк уеннары»на 86 көн калды – алар Казанда 21 нче февральдән 3 нче мартка кадәр узачак. 16 дисциплина буенча ярышлар физик һәм цифрлы форматларны берләштерәчәк. Ярышлар 12 объектта планлаштырылган. Бүгенге көндә шәһәрдә зур әзерлек эшләре алып барыла.
Исегезгә төшерәбез, быел Казанда прокат пунктлары белән 15 чаңгы трассасы һәм 102 шугалак, шул исәптән 83 хоккей тартмасы, 14 ачык мәйданчык һәм биш боз сарае эшләячәк. Тимераякта һәм чаңгыда шуарга өйрәнергә теләүчеләр өчен мастер-класслар үткәреләчәк. Планлаштырылган чаралар турында мәгълүматны KZN.RU порталында, Физик культура һәм спорт комитетының социаль челтәрләрендә дә белергә мөмкин.