(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче ноябрь, Камилә Вилданова). Казанның күпчелек кунакханәләрендә киләсе елның октябрендә Татарстан башкаласында узачак БРИКС саммитына әзерлек башланды. Форумда катнашучыларны һәм кунакларны 46 кунакханәдә һәм Универсиада авылында урнаштырачаклар.
Таләпләргә ярашлы рәвештә, БРИКС илләре делегацияләрен урнаштыру өчен 150 кв.м кечкенә булмаган президент номерлары һәм 45 кв.м кечкенә булмаган люкслар кирәк, ә чакырылган илләр өчен 100 кв.м мәйданлы президент номерлары һәм 45 кв.м мәйданлы люкслар кирәк.
Өч кунакханәдә инде үзгәртеп кору эшләре башланган, башкаларында эшкә гыйварда тотыначаклар. Барлык бурычларны үтәүнең соңгы срогы – 30 нчы апрель, дип хәбәр итте БРИКС саммитына әзерлек буенча штаб утырышында Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова.
«Бүгенге көндә БРИКС кунакларын һәм катнашучыларын урнаштыру өчен 51 объект җәлеп итү планлаштырыла, шуларның 46 сы 5, 4, 3 һәм 2 йолдызлы кунакханәләр, шулай ук Универсиада авылы, М14 микрорайонындагы күп фатирлы йортлар һәм башкалар», – дип сөйләде спикер.
Туризмны үстерү комитеты район администрацияләре һәм ТР Туризм буенча дәүләт комитеты белән берлектә кунакларны урнаштыру планлаштырылган кунакханәләрне тикшерде. Белгечләр бүгенге көндә Казанда өстәмә рәвештә 19 президент номеры һәм 55 люкс булдырырга кирәклеген ачыклаган. Әлегә Татарстан башкаласында 10 президент номеры һәм 140 люкс бар.
«Кунакханә фондын БРИКС саммитына әзерләү – беренчел бурыч. Отельерлар инде эш белән шөгыльләнәләр, теләсә нинди рискларны булдырмас өчен территориянең җиһазландырылуын яңарталар. Бу мондый әйберләрдән без тимер юл станциясе түгел, ә Россия Федерациясенең мөһим һәм үсештә булган төбәгенең башкаласы икәнлегебез күренә торган дәрәҗә. Тагын бер елыбыз бар, ләкин вакытның ничек тиз үтүен беләбез, аеруча эшләгәндә. Зур иҗади эшкә уртак көч белән тотынган очракта гына нәтиҗә булачак», - дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин.
«Төп проблемалар арасында түбәндәгеләрне билгеләп үтәргә мөмкин: контейнер мәйданчыкларында һәм күрше участокларда төзелеш чүп-чарлары булу, төзек булмаган күрше участоклар, күрше участокларда агымдагы төзелеш эшләре. Әлеге проблемалар контрольгә алынды һәм эш тәртибендә бетереләчәк», - диде Дарья Санникова.
Шулай ук Комитет директоры киләсе елда шәһәр үзәгендә татар милли ашлары рестораны ачылачагын сөйләде.
«Татар милли аш-суын популярлаштыруга зур игътибар бирелә. Бизнесның да, кунакларның да битараф булмавы бик ошый. Киләсе елда шәһәр үзәгендә татар ашлары белән рестораннар ачу планлаштырыла», – дип уртаклашты Дарья Санникова.
«Халыкара вакыйгаларны үткәрү буенча зур тәҗрибәбез булуга карамастан, әлегесе кебек масштабтагы җаваплылык белән чара үткәргәнебез юк иде. Һичшиксез, без аны иң лаеклы дәрәҗәдә үткәрәчәкбез, әмма бер шарт үтәлсә – җайга салынган, конкрет эш күрсәтсәк. Бу чараның мирасы шәһәребезгә һәм анда яшәүчеләргә озак хезмәт итәчәк», - дип йомгаклады шәһәр Мэры.
БРИКС саммитына әзерлек буенча шәһәр штабы эшендә Казан мунципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин, Казан мунципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Игорь Куляжев һәм Искәндәр Гыйниятуллин, Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова һәм башкалар катнашты. Мондый утырышлар даими рәвештә үткәреләчәк.