(Казан
шәһәре KZN.RU, 10 нчы ноябрь, Диләрә Гафурова). Татарстан Рәисе Рөстәм
Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин «Вершина жизни капитана Тарпищева»
фильмын карап кайттылар. Аны шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә тәкъдим
иттеләр. Документаль фильм Россиянең Дэвис кубогында җиңүенең 20 еллыгына
багышлана.
Фильм «Берси» спорт сараендагы
көрәш психологиясен тапшыра, анда теннисчы Михаил Южный Франция командасы белән
тарихи каршылыкларда хәлиткеч очко ясый. Тамашачыларга шулай ук ир-атлар
арасында команда ярышларында Дэвис кубогында милли җыелма командаларда капитан
Шамил Тарпищевның ярты гасырлык эше белән танышырга тәкъдим ителә.
Кинотасма презентациясе алдыннан
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин Шамил Тарпищев һәм башка танылган
теннисчыларның шәхси архивларыннан алынган материаллар белән фотокүргәзмәне
карадылар.
Күргәзмәне ачуда бүген Россия
теннис федерациясе президенты вазифасын башкаручы Шамил Тарпищев үзе чыгыш
ясады. Ул республика җитәкчелегенә Татарстанда теннисны гына түгел, спортның
башка төрләрен дә үстергәннәре өчен рәхмәт белдерде.
«Рөстәм Нургали улы Миңнехановка
һәм Илсур Рәис улы Метшинга аерым рәхмәт сүзләре. Татарстан бөтен спорт
хәрәкәте буенча чәчәк ата – бу республиканың һәм аның җитәкчеләренең казанышы.
Мондый мөһим вакыйганың нәкъ менә Татарстанда узуы минем өчен зур хөрмәт.
Шундый мөмкинлек бирүегез өчен рәхмәт», – диде Шамил Тарпищев.
Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов
Россия теннис федерациясе президентының Казанның спорт башкаласы буларак
формалашуына керткән зур өлешен билгеләп үтте.
«Без сезнең уңышларыгыз белән
горурланабыз һәм горурланачакбыз. Безнең дуслыгыбыз, чынлыкта, республиканы һәм
башкаланы күп яктан үзгәртте. Теннис кына түгел, Универсиаданы ничек алып
баруыбыз, Теннис академиясен ничек төзүебез дә. Тормышыгыздагы шундый мөһим
вакыйганың безнең башкалабызда, Казан шәһәрендә узуы өчен рәхмәт сезгә», - дип
мөрәҗәгать итте Шамил Тарпищевка Татарстан Республикасы Рәисе.
Тамаша залында 300 гә якын кеше –
яшь спортчы-теннисчылар һәм аларның әти-әниләре, Идел буе дәүләт физик
культура, спорт һәм туризм университеты студентлары, теннис ветераннары, спорт
функционерлары, теннис буенча Россия һәм Татарстан җыелма командалары
тренерлары, спортның төрле төрләрендә Олимпия чемпионнары җыелды.
Катнашучылар өчен шулай ук Шамил
Тарпищев, Россия Теннис федерациясе вице-президенты Евгений Кафельников һәм
теннисчы, 2016 елгы Олимпия чемпионы Екатерина Макарова катнашында
автограф-сессия уздырылды. Матбугат конференциясе барышында танылган
спортчыларга журналистлар сораулар бирде.
Беренче тапкыр «Вершина жизни
капитана Тарпищева» фильмын 5 нче ноябрьдә Сочида узган XVIII халыкара
«Победили вместе» кинофестивале кысаларында тәкъдим иттеләр. Фильм Милли
документаль фильмнар конкурсында приз өчен көрәшәчәк. Картинаның режиссеры –
Варвара Орлова. Алга таба фильмны Мәскәүдә тәкъдим итәргә планлаштыралар.