(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы ноябрь, Камилә Вильданова). Бүген
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин 25
яңа троллейбустан торган соңгы буын МАЗ-303Т22 тулы партиясен карадылар. Модель
Татарстан башкаласы өчен махсус рәвештә «Минск автомобиль заводы» ААҖнең
Белоруссия предприятиесендә эшләнгән. Яңа троллейбуслар 2007 елда үз
ресурсларын сарыф иткән транспорт чараларын алыштырачак. Казан соңгы модельне
файдалана башлаган беренче Россия шәһәре булды. Чарада Белоруссиянең Россиядәге
Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Крутой да катнашты.
Рөстәм Миңнеханов шофер кабинасында
булды һәм Илсур Метшин белән бергә троллейбус салонын карады. Ул йомшак
утыргычлар, USB-разъемнар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән пассажирларга
хәбәр итү төймәләре белән җиһазландырылган, җыела торган аппарель һәм авышлык
функциясе бар. Яктырту LED-технологиясе буенча эшләнгән, ишекләрдә тавыш һәм
яктылык индикациясе урнаштырылган. Электр белән тәэмин итү өзелгән очракта,
авария автоном системасы транспортка тагын 2 км үтәргә мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, кешеләрнең иминлеге өчен токларны өзлексез контрольдә тоту
җайланмасы бар.
«Заманча троллейбуслар партиясен
алу – шәһәр электр транспортының күчмә составын модернизацияләүгә мөһим адым.
Барлык авырлыкларга карамастан, без җәмәгать транспорты сыйфатына таләпләрне
киметмибез, киресенчә, арттырабыз. Яңа троллейбуслар кондиционерлар белән
җиһазландырылган, алар түбән идәнле, биредә урыннар да күбрәк һәм күзәтү
мөмкинлеге дә киңрәк, телефонны зарядкага куярга мөмкин. Бу иске машиналарны
алыштыру гына түгел, ә пассажирлар һәм йөртүче өчен уңайлы адым. Казанга Россия
шәһәрләреннән беренче булып белорус троллейбусларының яңа моделен сынап карарга
туры килде. Яңа троллейбуслар казанлыларга ошар дип ышанам», – диде Илсур
Метшин.
«Бүген шәһәребезнең транспорт
тормышында мөһим вакыйга. Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме
белән сатып алынган өченче буынның 25 данәдәге МАЗ-303Т22 троллейбусы шәһәргә
эшкә чыга. Без аларны соңгы ай ярым эчендә алдык. Транспорт сервис хезмәте үтә,
заводка ярдәм иткәне өчен рәхмәт: слесарьлар бригадалары Минскидан килде, безгә
эштә, әзерлектә ярдәм итте. Бүгенге көннән башлап пассажирлар күп йөри
торган троллейбус маршруты өчен биш төп линиягә яңа модельләр чыга,
бишәр-алтышар берәмлек», - дип сөйләде «Метроэлектротранс» МУП генераль
директоры Айдар Габделхаков.
1 нче, 5 нче һәм 8 нче маршрутларга
алты транспорт берәмлеге чыгачак, 3 нче маршрутка биш троллейбус бүленәчәк, ә
12 нче маршрутка ике яңа транспорт чарасы биреләчәк. Составлар юлларда киләсе
атнада пәйда булачак.
Айдар Габделхаков хәбәр иткәнчә,
бөтен партия отладка һәм обкатка узган, видеокүзәтү системасы һәм
автоинформаторлар белән җиһазландырылган. Яңа троллейбусларның мөһим детале
булып кондиционер тора, ул салкын да, җылы да чыгара. Кышкы чорлар өчен
троллейбуслар өстәмә рәвештә дүрт җылыту системасы белән җиһазландырылган.
Моннан тыш, серияле троллейбуслар
хәзер түбән идәнле. Идәннең биеклеге 320 мм тәшкил итә, ә алдагыларында 360 мм
булган. Мондый яңалык башка компоновка ясарга һәм тагын сигез урынны
урнаштырырга мөмкинлек бирә (хәзер алар 34, ә гомуми пассажирлар сыйдырышлылык
– 90 кеше). Шулай ук шәһәрлеләргә керү һәм урыннар алу уңайлырак булачак,
баскычлар буенча күтәрелүләр кирәкми. Күчмә составның озынлыгы – 12,4 метр, бу
шәһәрара автобуслар параметрларына туры килә һәм йөрешнең җайлылыгын һәм
югары маневрлылыкны бирә.
«Без соңгы ике ай эчендә беренче
һәм сигезенче маршрутларда берәр берәмлекнең обкаткасын үткәрдек. Инде йөреп
караган пассажирлар троллейбусларның чыннан да уңайлы булуы турында бик күп
фикер калдырдылар», – дип уртаклашты генераль директор.
Ул шулай ук транспортта пыяла белән
каплауны 30% ка арттырганнарын җиткерде, димәк, урам якны яхшырак карап
булачак. Машина йөртүчеләрне дә читләтеп үтмәгәннәр: алар өчен уңайлы кабина
булдырганнар, йомшак мультируль урнаштырылган, анда төп идарә итү системасы
куелган. Шулай ук ток кабул итү җайланмаларын җыю мөмкинлеге яңалыкларның берсе
булып тора.
«Сүз уңаеннан, без быел үсеш
кичерәбез. Рекордлы санда пассажирлар ташырга планлаштырабыз – 75 миллион кеше.
Моңа кадәр рекордлы ел 2019 иде, анда без 70 миллионнан аз гына азрак кеше
йөрттек. Димәк, транспорт үсеше 10% ка якын тәшкил итә. Күп өлеше метрополитен
һәм троллейбусларга туры килә. Минемчә, кешеләр яңа транспорт сатып алуны яхшы
яктан бәяләгәндер», –дип өстәде Айдар Габделхаков.
Яңа партия белән троллейбус паркы
22% ка яңартылды. Киләсе елда «Метроэлектротранс» предприятиесенә тагын 39
машинаны алыштырырга кирәк булачак. «Киләсе елга 2013 елгы транспортны
алыштырырга кирәк, аларга 11 ел булачак. Составы мораль һәм физик яктан туза,
шуңа күрә вакыт-вакыт автопаркны яңартырга кирәк», - дип җиткерде генераль
директор.
Исегезгә
төшерәбез, беренче МАЗ-303Т22 троллейбусы Казанга Шәһәр һәм Республика көнен
бәйрәм итү алдыннан кайтты.
ТР Рәисе һәм Казан Мэры, Коләхмәтов урамы буенча узып, яңа транспортны сынап
карадылар.