(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче октябрь, Диләрә Гафурова). Кышкы чорда ишегалларын җыештыру өчен Казанның идарәче компанияләре 200 берәмлек махсус техника әзерләгән – 10 ел эчендә аның саны 1,7 тапкырга арткан. Башлыча, эттергечләр һәм щеткалар белән тракторлар һәм мини-төягечләр кулланыла, ә соңгы елларда кече механизация чаралары – шнекороторлы кар җыюштылар, кар ыргытучылар, реагент һәм ком-тоз катнашмалары таратучылар актив кулланыла. Алар 56 берәмлек, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин Башкарма комитетта узган кышка әзерлек буенча штаб утырышында.
«Элеккечә төп игътибар векторы булып җәмәгать транспорты йөри торган юллар һәм тротуарлар кала. Кем җаваплылыгы зонасында булса да. Ишегалларына килгәндә, монда бернинди яңа нәрсә уйлап тапмыйбыз – җыештыруның төгәл графигы булырга тиеш. Шул ук Казан, шул ук шәһәр халкы, бер үк районнар, күрше ишегаллары. Әмма кайдадыр диалог төзелгән, актив кешеләр һәм йорттагы җаваплы кешеләр бар. Кар чыгаруга һәм территорияне җыештыруга комачауламасын өчен шәхси транспортны вакытында күчереп куялар. Шуңа күрә бу сезнең өстә, хөрмәтле коллегалар. Башкача нәтиҗә һәрвакыт өчлелек кенә булачак», - диде ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин.
Аның сүзләренә караганда, еш кына машина йөртүчеләр төнгә үз машиналарын юл өлешендә калдыра, бу махсус техника эшенә комачаулый. Шәһәр башлыгы ЮХИДИ белән берлектә бу юнәлештә аңлату эшләре алып барырга чакырды.
Илсур Метшин кышкы чорда муниципаль парковкалар территориясен җыештыруга аерым игътибар бирде. Кайвакыт эшчеләр бу участокларны урап узалар, аларны кардан чистартмыйлар.
«Баскычлар, җәяүлеләр кичүе, тротуарлар, җир асты һәм җир өсте кичүләре куркыныч зонасы булып кала. Шәһәр һәм аның аерым участоклары үтү өчен киртә полосасы булырга тиеш түгел. Аерым рәвештә социаль объектларга – мәктәпләргә, балалар бакчаларына, сәламәтлек саклау учреждениеләренә – якын урыннарга игътибар итүегезне сорыйм», – дип чакырды Мэр.
Ул шулай ук шәхси торак йортлар янындагы территорияләрне җыештыру мәсьәләсен дә кузгатты, аларның саны ел саен арта бара. Йомгаклап, Илсур Метшин куелган бурычларның үтәлешен даими контрольдә тотарга кушты, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм подрядчы оешмалар системалы эшчәнлеккә ярдәм итәргә тиеш.
Йорт яны территорияләренең гомуми мәйданы 25 млн кв.м җитә
Искәндәр Гыйниятуллин сөйләвенчә, идарәче компанияләрнең җыештырыла торган йорт яны территориясенең гомуми мәйданы 25 млн кв.м тәшкил итә. Аны кар яуганнан соң алты сәгать эчендә чистартырга кирәк, диде ул.
2021 елдан Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров карары буенча идарәче компанияләр квартал эчендәге машина юлларын җыештыруга юл оешмалары белән килешүләр төзи. Аларны чистартуны контрольдә тотуны район администрацияләре Autographs программасы ярдәмендә һәм даими рәвештә барып тикшерү юлы белән алып бара.
Башкарма комитет җитәкчесенең аерым игътибарын урам себерүчеләр арасында кадрлар дефицитына юнәлтте. Бүгенге көндә алар 2,7 мең. «Идарәче компания тагын 500 кеше өстәргә мөмкин, әмма җыештыруның гамәлдәге нормативын исәпкә алсак (бер кешегә 3,6 мең кв.м), ишегалларын сыйфатлы һәм тулы күләмдә карап тоту өчен ишегалды җыештыручылар армиясе 6,5 меңнән артык кеше тәшкил итәргә тиеш. Без моның мөмкин түгеллеген һәм территорияне карап тотуга тарифның шактый артуына китерәчәген аңлыйбыз, һәм мондый сандагы кешеләр юк, шуңа күрә техниканы максималь җәлеп итәргә кирәк», - дип аңлатты спикер.
Мәсәлән, Совет районында 62 урам себерүче бар, тагын да сыйфатлырак җыештыру өчен 12 кеше җитми, дип билгеләп үтте «Совет районы район торак идарәсе» идарәче компаниясе җитәкчесе Александр Поливин.
«Проблема безнең йортларда яшәүче эшкә сәләтле кешеләрне йөреп чыгу, квартплата буенча әҗәтләре булганнарны хезмәт хакыннан әлеге бурычларны өлешчә ябу максаты белән эшкә чакыру юлы белән хәл ителә. Шулай ук идарәче компанияләр хезмәткәрләре авыл халкын кышкы вакытта җыештыру техникасында, юл эшчеләре һәм урам себерүчеләр булып эшләргә җәлеп итү максатыннан районнарга чыга», – дип сөйләде ул.
Аның сүзләренчә, урам себерүчеләрнең уртача хезмәт хакы 2023 елның августына кадәр 26 257 сум тәшкил иткән. Тарифларны күтәрүне исәпкә алып, 1 нче июльдән хезмәт хакы 29,9 мең сумга җиткән.
184 йортта яшәүчеләр ишегалды территориясеннән кар чыгару хезмәтен куллана башлаганнар
Ишегалды территориясеннән кар чыгару мәсьәләсе хәл ителмәгән, чөнки бу хезмәткә тарифта акча каралмаган. Узган ел 184 йортта яшәүчеләр аны түләү турында карар кабул иткәннәр. Идарәче компанияләргә милекчеләр белән аралашырга һәм мондый карар кабул итү кирәклеген аңлатырга кирәк.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары шәһәр халкына да балкондагы кәрнизләрдәге карны һәм боз сөңгеләрен чистарту зарурлыгын җиткерде. «Аларның күбесе халык тарафыннан урнаштырылган, ә чистартуга акча каралмаган. Моны фатир хуҗалары эшләргә тиеш. Әгәр дә кар үтеп баручы автомобильгә төшсә, компенсацияне милекчегә түләргә туры киләчәк», - дип кисәтте Искәндәр Гыйниятуллин.
Александр Поливин билгеләп үткәнчә, автомобиль хуҗалары территорияләрне басып алу проблемасын хәл итү өчен халык белән тыгыз хезмәттәшлек алып барыла.
«Бу сезонда күп кенә йортларда без йорт яны территорияләрен җыештыру буенча графиклар төзүгә керештек. Халык белән аралашканда аларның теләкләре һәм транспортның хәрәкәт итү схемалары исәпкә алына, тупиклы ишегалларында кар чыгару мәсьәләсе карала. Идарәче компанияләр алдан ук механикалаштырылган җыештыруга керешкәнче бу хакта мессенджерлар һәм йортлар буенча җаваплы кешеләргә хәбәр итә», - дип уртаклашты «Совет районы район торак идарәсе» идарәче компаниясе җитәкчесе.