(Казан
шәһәре KZN.RU, 26 нчы октябрь, Диләрә Гафурова). Казанның
Мәскәү районында, Короленко урамында, кышын «Яратам» яшүсмерләр клубы ачылачак.
Аның төзелеше 83% ка тәмамланган. Клубның түгәрәкләрендә һәм секцияләрендә 800
яшь казанлы шөгыльләнә алачак, ә төрле чаралар белән аена өч меңгә кадәр кешене
колачларга мөмкин булачак. Программалаштыру, бию, гамәли иҗат,
3D-модельләштерү, робототехника һәм башкалар буенча дәресләр планлаштырылган.
Казан Мэры Илсур Метшин төзелеш мәйданчыгында клуб эше буенча киңәшмә үткәрде.
1371
кв. м мәйданлы «Яратам» яшүсмерләр клубы бинасы Короленко урамы, 11а адресы
буенча төзелә. Бүгенге көндә гомуми төзелеш эшләре 83% ка башкарылган. Монолит
эшләр тулысынча тәмамланган, төзүчеләр биналарны бизәүгә һәм территорияне
төзекләндерүгә күчкәннәр.
«Бу
микрорайонда бик күп балалар һәм яшүсмерләр яши. Якын-тирәдәге яшүсмерләр
клублары, кызганычка каршы, ерак урнашкан, һәм Татарстан Рәисе Рөстәм
Миңнеханов ярдәме белән без әлеге бинаны төзеп чыга алдык. Короленко урамындагы
яшүсмерләр клубын кыш көне – декабрь ахырында, гыйнвар башында ачарга
ниятлибез. Ачылганнан соң анда тормыш кайнап торуы, мәктәптән соң балалар
өстәмә белем алуы, үз талантларын үстерүе бик мөһим», – диде Казан Мэры Илсур
Метшин.
Яңа
клубның беренче катында күп функцияле зал, икенче катында коворкинг-зона,
киберзал, йога һәм бию белән шөгыльләнү өчен бина, электрон флипчартлы кафе
ачылачак. Өченче катта ачык терраса булдыру каралган. Казан Мэры балалар өчен
кызыклырак урын булдыру өчен күп функцияле залны бизәүгә күбрәк детальләр һәм
буяулар кертергә тәкъдим итте. Клуб фасады дизайны «Безнең ишегалды»
программасы буенча төзекләндерелгән якындагы ишегалларын бизәү белән
берләштереләчәк, дип җиткерде Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей
Миронов. Киңәшмәдә шулай ук бина түбәсендә ниндидер арт-объект урнаштыру идеясе
яңгырады, мәсәлән, йөрәк яки смайлик рәвешендә. Шәһәр башлыгы мәсьәләне хәл
итәргә һәм тәкъдимнәр кертергә кушты.
«Подросток»
МБУ директоры Екатерина Согрина аңлатуынча, яңа клуб өчен алар бер яктан төрле
яшүсмерләрне җәлеп итү, икенче яктан яшь казанлыларга бүгенге көндә иң кирәкле
темаларны өйрәнү мөмкинлеге бирү юнәлешләрен сайлаганнар. Балалар һәм
яшүсмерләр өчен киберспорт, программалаштыру, 3D-модельләштерү, робототехника,
гамәли иҗат, хореография, йога, пилатес һәм джампинг булачак. Шулай ук яшьләр
өчен лекторий ачылачак.
«Яңа
үзәк – зур ачык яшьләр киңлеге. Клубның исеме «Яратам» гади булса да, бик
яңгырашлы, җылы хисләр уята. Без монда шөгыльләнүче балаларның үзләренең
шөгыльләрен яратуларын телибез. Бу яшүсмерләрдә аларның талантларын һәм
сәләтләрен үстерү өчен бик мөһим», – диде Екатерина Согрина.
Түгәрәкләрдә
һәм секцияләрдә аена 800 кеше шөгыльләнә алачак, ә төрле чаралар белән 3 меңгә
якын кешене колачлау планлаштырыла. 30 га якын хезмәткәрне эшкә урнаштыру күздә
тотыла, дип сөйләде Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина.
Күчмә
киңәшмәдә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте буенча
беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов катнашты.
Исегезгә
төшерәбез, элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур
Метшин Юдинода «Сәяхәт» өстәмә белем бирү үзәген ачтылар, ул түгәрәкләр һәм
секцияләр белән 2,4 меңгә кадәр баланы колачлый. Капиталь ремонттан соң «Модуль»
яшүсмерләр клубы (Габишев ур., 14а) эшли башлады. Хәзерге вакытта «Вертолет»
клубында ремонт эшләре алып барыла. Нәтиҗәдә, ел ахырына 53 челтәр объекты
яңартылачак, бу гомуми санның 80% ын тәшкил итә.
Казанның
«Подросток» берләшмәсе 66 объекттан Россиянең иң эре яшүсмерләр клублары
челтәре булып тора. Аларда 18 меңнән артык кеше шөгыльләнә. Аларның яртысы
диярлек – 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр, өчтән бере – 7 яшьтән 13 яшькә
кадәргеләр. Клублар базасында 560 төрле түгәрәк эшли: техник, иҗади, спорт
түгәрәкләре. Яңа юнәлешләр арасында график дизайн, паракарате, кейпоп бию
юнәлеше. Быелдан пилотсыз очу аппаратларын һәм лазертагны проектлау буенча
секцияләр ачу планлаштырыла. «Подросток»тагы түгәрәкләрнең һәм секцияләрнең 90%
тан артыгы бушлай.