(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче октябрь, Диләрә Гафурова). Казан Мэры Илсур Метшин бүген «Горводзеленхоз» тресты МУП базасында предприятие сатып алган яңа махсус техниканы карады. Субподрядчы оешмаларны да исәпкә алып, дүрт генподрядчы предприятиенең кышкы җыештыру техникасы паркында барлыгы 589 берәмлек техника исәпләнә. Бүгенгә аларда 560 машина йөртүчесе һәм 798 юл эшчесе эшли.
Машина йөртүчеләрнең һәм юл эшчеләренең җитмәве кышкы сезон чорында төп проблемаларның берсе булып тора. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, аларга ихтыяҗ яңа юллар арту белән барлыкка килә. Бүгенге көндә шәһәрнең җыештырыла торган юллары мәйданы 22,2 млн квадрат метр тәшкил итә, шуларның 4 млн якыны – тротуарлар. Ел ахырына юлларның һәм тротуарларның яңа участокларын файдалануга тапшыру хисабына ул 570 мең квадрат метрга артачак.
«Төп проблема – машина йөртүчеләр һәм юл эшчеләре җитмәү. Хәзер, ел саен кебек үк, алар юллар төзү белән мәшгуль. Моннан тыш, ел саен без яңа юллар белән үсәбез – бу Вознесение тракты, Горький шоссесын киңәйтү, Мехчылар урамындагы Зур Казан боҗрасы участогы. Казанның меңьеллыгыннан соң чистартыла торган өслекнең мәйданы 12 млн квадрат метр булса, бүгенге көндә ул якынча 23 млн тәшкил итә. Тагын бераздан ике тапкыр үскәнбез дип әйтергә була», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Игорь Куляжев Илсур Метшинга ике атна эчендә юл төзелешендә мәшгуль булган тагын 50 юл эшчесе җәлеп ителүен хәбәр итте. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә – «сезон беткәннән соң эшчеләрнең предприятиеләргә килүе гадәти практика».
«Бездә 502 эшче бар иде, ике атна эчендә без тагын 50 кешене җәлеп иттек. Бу юллар төзелешендә эшләгән кешеләр. Барысы да тулы күләмдә эшләсен өчен, 200 ләп юл эшчесе һәм машина йөртүчеләр белән тулыланырбыз дип өметләнәбез», – дип хәбәр итте Игорь Куляжев.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, шәһәр халкыннан килгән тәнкыйтьнең төп күләме тротуарларны җыештыру белән бәйле. «Горводзеленхоз» тресты идарәчесе Роза Җәббарова базада зур һәм мини-техника барлыгын хәбәр итте. Тротуарларны чистарту өчен бүгенге көндә узган елда сатып алынган дүрт ком таратучы бар. 2023 елда бозваткычлар, кул роторлары, мәрмәр валчыкларны сиптерүчеләр сатып алынган.
«Гомумән алганда, кышка әзер. Әйе, машина йөртүчеләр һәм механизаторлар җитми, якынча 30 кеше, әмма без моның өстендә эшлибез. Быел без ун берәмлек техника – өч кар төягеч, бер себерү-җыештыру техникасы, икешәр берәмлек МТЗ тракторы, кече габаритлы җыештыру машиналары, ком таратучы өчен прицеп сатып алдык. Барысы бергә 74 млн сумга төште», – дип хәбәр итте Роза Җәббарова.
Ел саен «Горводзеленхоз» базасына 10 берәмлек техника сатып алалар. Гомумән алганда, барлык субподрядчылар һәм оешмалар техникасын исәпкә алып, гомуми алганда 259 берәмлек техника бар, шулардан 146 берәмлеге «Горводзеленхоз»ныкы.
Игорь Куляжев шулай ук шәһәр Мэрына бүгенге көндә реагентлар запасы 3,5 мең тонна тәшкил итә дип хәбәр итте: «Сатулар үткәрелде, контракт октябрь ахырына кадәр төзеләчәк. Кышкы сезонда без 21 мең тонна реагент белән тәэмин ителәчәкбез».
Шәһәр башлыгы техниканы карап йөргәндә эшчеләр белән аралашты. Ул аларга ел саен уздырыла торган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм яңа сезонда уңышлар теләде.
«Коллектив әзер, җитәкчеләр үз эшләрен белә. Шулай да, теләсә кайсы килгән яңа кыш безнең бердәм эшебезгә бәйле булачак. Казанга һәм республикага бер көн эчендә ярты айлык кар нормасы төшкән 2010 һәм үткән елларны да хәтерлибез. Кар сезоны без барысын да чистарта алырлык булыр дип ышанам», – диде Илсур Метшин.
Узган атнадан бирле Казан юл хезмәтләре кышкы эш режимына күчкән, тиешле күләмдә техника кизү тора.