(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче октябрь, Диана Жиленкова). Казанның Порт урамында ике камерадан торган кар эретү станциясе төзелеше тәмамлана, тагын бер өстәмә камера Несмелов урамында барлыкка киләчәк. Быел шулай ук шәһәрнең кар эретү станцияләренә махсус техниканы үткәрү өчен электрон кар талоннары системасы кертелде. Бу транспортның үткәрү сәләтен арттырырга һәм кертелгән карны исәпкә алуны җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Башкарма комитетта кышка әзерлек буенча штаб утырышында «Водоканал» МУП генераль директоры Андрей Егоров хәбәр итте.
«Без ел саен карны утильләштерү инфраструктурасын киңәйтүгә һәм арттыруга игътибар бирәбез, - дип ассызыклады шәһәр Мэры Илсур Метшин. - Беренче кар эреткечне 2007 елда төзедек. Быел Порт һәм Несмолов урамындагы өстәмә камерада яңа куәтләрне булдыруны исәпкә алсак, аларның саны 14 булачак. Өстәп – экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча барлык катгый нормативларга җавап бирә торган 12 мең кв.м яңа мәйданчык».
«Инфраструктура белән үсеп кенә калмыйбыз, ә транспортны автомат рәвештә исәпкә алу ярдәмендә эксплуатацияне яхшыртырга тырышабыз. Элек бу кар күпләп яуганда бөкеләр барлыкка китерүче кәгазь система иде. Әлеге яңалык кар эреткечләребезнең эшен яхшыртыр дип өметләнәбез», – диде шәһәр башлыгы.
Яңа кар эретү камераларын эшләтеп җибәрү транспортның йөкне бушату вакытын кыскартачак
Андрей Егоров сөйләвенчә, бүген Казанда җиде стационар кар эретү станциясе бар, анда 11 камера урнашкан: Порт, Несмелов, Воровский, Васильченко, Тула, Гадел Кутуй урамнарында һәм Җиңү Проспектында. Барлык объектларның гомуми проект җитештерүчәнлеге тәүлегенә 6,3 мең тонна тәшкил итә. Исәпләүләр буенча, бер камера тәүлегенә 574 тонна кар эретә.
Несмелов урамында өстәмә камера һәм Порт урамында яңа кар эретү станциясе төзелеше Татарстан Рәисе һәм Казан Мэры ярдәмендә алып барыла. Эшләрнең заказчысы – ТР ГИСУ. Эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре тәмамланганнан соң станцияләр проект куәтенә эшли башлаячак.
«Шулай итеп, тәүлегенә өстәмә рәвештә 1,7 мең тонна кар кабул итә алабыз, бу транспортның йөкне бушатуга көтү вакытын киметергә мөмкинлек бирәчәк, ул үз чиратында кышкы вакытта урамнарны җыештыру процессын оптимальләштерәчәк. Көчле кар яуган вакытта көтү вакыты 10 минуттан 20 минутка кадәр җитәргә мөмкин», – дип аңлатты «Водоканал» МУП башлыгы.
Аның сүзләренчә, эш тәүлек саен видеокүзәтү ярдәмендә контрольдә тотыла. 2023 елда Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе белән берлектә электрон кар талоннары системасын эшләделәр һәм сынау эксплуатациясенә керттеләр.
«Бүген барлык станцияләр дә керү урынында транспортны автомат рәвештә танырга, аның нинди оешмага беркетелгәнен билгеләргә, аны кар эретү станциясенә кертергә һәм электрон кар талоннарын автомат рәвештә баланстан төшерергә мөмкинлек бирүче җиһазлар белән җиһазландырылган. Бу транспортның үткәрү сәләтен арттырырга, карны утильләштерү лимитларын исәпкә алу һәм контрольдә тоту буенча йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирәчәк», – дип сөйләде спикер. Ул системаны тестлаштыру ел ахырына кадәр дәвам итәчәк йомгаклау этабында тора, дип өстәде.
Узган кышын станцияләрдә 660 мең тоннадан артык кар эшкәртелгән
Узган кышкы сезонда станцияләрдә 665 мең тонна кар кабул ителгән, бу алдагы сезон белән чагыштырганда 27% ка күбрәк. Бик күп кар яуган көннәрдә станцияләрнең йөкләнеше 300% ка яки 19 мең тоннага җиткән, гомуми проект җитештерүчәнлеге 6 мең тонна булса да.
«Кертелгән кар күләме аларның проект куәтеннән артып китү сәбәпле, гомуми мәйданы 50 мең кв.м булган бөтен буш территория карны вакытлыча туплау һәм аннан соң эретү өчен кулланыла. Кар кабул итү нормативлары артып китүгә карамастан, узган сезонда аны кабул итүне туктатуга юл куелмады», – дип билгеләп үтте Андрей Егоров.
Ул кар камералар төбенә утырган чүп-чар һәм ком массасы белән бергә кертелә, дип өстәде. Мәсәлән, узган сезонда 18 мең тонна ком һәм чүп-чарны утильләштерергә туры килгән.
Бүгенгә барлык кар эретү пунктлары кышын булачак эшкә тулысынча әзер, дип йомгаклады спикер.