(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче октябрь, Юлия Летникова). Бүген шәһәр Мэры Илсур Метшин рәислегендә кышка әзерлек штабы утырышында шәһәр хуҗалыгын кышкы карап тотуга күчерү турында фикер алыштылар. Штаб эшендә Башкарма комитетның Тышкы төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык өчен җавап бирүче структур бүлекчәләре җитәкчеләре, шәһәр МУПлары, идарәче компанияләр һәм торак-коммуналь хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
Илсур Метшин күп кенә оешмаларда, төзекләндерү предприятиеләрендә дә эшче куллар җитмәвен билгеләп үтте. «Кадрлар җитмәү ел саен территорияләрне җыештыру сыйфатына тәэсир итә. Ләкин бу ситуация белән ризалашырга сәбәп түгел. Өстәмә ресурслар эзләргә һәм безгә йөкләнгән бурычларны хәл итәргә кирәк», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Аның сүзләренчә, ягу сезоны башланганнан соң, бүгенге көндә иң мөһим тема – кышкы чорда урам-юл челтәрен, ишегалларын, җәяүлеләр кичүләрен һәм җәмәгать киңлекләрен карап тоту. Бу процесста дистәләгән шәһәр төзекләндерү предприятиеләре һәм меңләгән кеше катнаша. «Без узган елгы кышкы карап тоту нәтиҗәләреннән канәгать дип әйтә алмыйбыз: тротуарлардан һәм ишегалларындагы хәлдән күп зарланулар булды, әмма шул ук вакытта уңай мисаллар да җитәрлек иде. Барысы да үзләренә ышанып тапшырылган территория җитәкчеләренең эшне ничек оештыра алуына бәйле», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы Казанда кардан җыештырыла торган мәйданның артуын өстәде: шәһәрнең меңьеллыгын бәйрәм иткәннән соң ТР башкаласында 12 млн кв.м чистартылды, бүгенге көндә әлеге сан 23 млн кв.м га кадәр артты. Бу яңа юллар һәм микрорайоннар төзелеше белән бәйле. Шул ук вакытта шәһәрдә кар җыюга комачаулаучы шәхси автомобильләр саны арта.
«Агымдагы чорның барлык катлаулылыкларына – сәяси һәм икътисади хәлгә – карамастан без планканы төшермибез һәм куелган бурычка (Россиядә яшәү өчен иң төзек һәм уңайлы шәһәр булу) барабыз. Без әлеге максатка ирешү өчен күп көч куйдык һәм куюны дәвам итәбез. Казанлыларның һәм ТР башкаласы кунакларының кышкы чорда яшәеше – безгә әле бергәләп эшләргә кирәк булган мөһим өлеш», - диде шәһәр башлыгы.