(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче октябрь, Камилә Вилданова). Казанның Идел буе районындагы Яшь Көч урамында алты йортны капиталь ремонтлау һәм «Безнең ишегалды» республика программасы буенча йорт яны территориясен төзекләндерү тәмамланды. Инженерлык челтәрләрен, подвалны, түбә һәм фасадларны ремонтлаудан алып асфальт җәюгә, яктырту системасын һәм кече архитектура формаларын урнаштыруга кадәр зур күләмдә эшләр башкарылган. Төп эшләрдән тыш, идарәче компания ярдәмендә йортлар территориясендә уен комплексы җиһазландырылган, сыерчык оялары куелган, шулай ук подъездлар янында тәгәрмәчләр өчен чикләгечләр урнаштырылган. Территориядә биредә яшәүчеләр белән бергә 58 агач һәм 120 куак утыртылган.
Ремонт эшләрен Казан Мэры Илсур Метшин бәяләде. Шәһәр башлыгы Яшь Көч урамындагы 1а, б, в, г, д һәм е номерлы йортларда яшәүчеләргә ишегалдын төзекләндерүгә битараф булмаганнары рәхмәт белдерде. Мәсәлән, 5,6 мең кв.м мәйданлы йорт яны территориясендә берьюлы өч җәмәгать бакчасы бар, аларны шәһәрлеләр даими рәвештә карап тора.
«Мин беләм, сез үзегез җиләк-җимеш, яшелчәләр үстердегез, куаклар һәм агачлар утырттыгыз. Безнең команда эшендә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт. Сезнең гомуми эшкә битараф булмавыгыз өчен рәхмәтлебез», – дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин.
Йортлар сәнәгать зонасы янында урнашкан, әмма бу территорияне уңайлы итүгә берничек тә комачауламаган. Шәһәрлеләр үзләре дә читтә калмаганнар һәм эшләрдә актив катнашканнар. Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе, идарәче компания һәм архитекторлар белән берлектә түтәлләр һәм чәчәклекләр булган участоклар төзекләндерелгән. Биредә яшәүче кешеләр кыяр, помидор, бәрәңге, ташкабак, кишер, алмагачлар һәм хәтта чия белән кура җиләге утырканнар.
Элек территориядә 26 агач үскән, хәзер аларның саны шактый арткан.
«Халык үтенече буенча өстәмә рәвештә 58 агач утыртылды. Алар арасында юкә, чыршы, артыш, тирәк бар. Алар номерланган. Бу инвентаризация өчен эшләнә – ведомостька агачларның төрләре һәм торышы кертелә. Шулай ук территориядә 120 куак (барбарис, спирея) барлыкка килде», - дип сөйләде Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов.
Ишегалдындагы юлның һәм тротуарларның асфальт япмасы, яктырту системасы яңартылган. Моннан тыш, яңа урналар, эскәмияләр, балалар өчен уен комплексы һәм хәтта сыерчык оялары урнаштырылган, ә подъездларда тәгәрмәчләр өчен чикләгечләр барлыкка килгән. Шулай ук яшәүчеләр өчен парковка урыннары саны 21 дән 28 гә кадәр арттырылган.
Мэр белән сөйләшкәндә, халык яңа светофор урнаштыруны һәм район тирәсендә парклар һәм скверлар ачуны сорады.
«Якында гына зур яр буе белән елга порты төзекләндереләчәк. Аның гомуми озынлыгы 12,6 км тәшкил итәчәк. Эшләр инде башланды. Ә светофорны тиздән урнаштырачакбыз», - дип вәгъдә итте шәһәр башлыгы.
«Мин монда төзелгәннән бирле яшим. Бездә, әлбәттә, хәзерге кебек матур түгел иде. Бик канәгать һәм бәхетлебез», - дип уртаклашты бер ханым.
1994-1996 елларда төзелгән алты йортта 200 гә якын кеше яши. Биналарда түбә, фасад, электр, җылылык һәм су белән тәэмин итү челтәрләре яңартылган. Шулай ук подвал биналары, түбә ремонтланган һәм җылыту приборлары алыштырылган.
Казанда 2023 елгы капиталь ремонт программасына барлыгы 208 йорт кертелгән. Аларның 54 ендә 158 лифт алыштырылган, 80 бинада түбә яңартылган, тагын 47 сендә – фасад. Шулай ук 66 йортта җылыту челтәрләре ремонтланган, икесендә янгынга каршы саклану системасы алыштырылган. Быелгы программа 99% тан артык үтәлгән. 2025 елга кадәр Казанның 528 торак фонды объектын яңарту планлаштырыла. Узган өчьеллык программа буенча ТР башкаласында 729 йорт капиталь ремонтланган.
Казанда «Безнең ишегалды» республика программасы да тәмамлана. 2023 ел программасына 473 күп фатирлы йортның йорт яны территорияләре кертелгән, аларда асфальт-бетон япмасын ремонтлауның гомуми мәйданы 530 мең кв.м артык тәшкил итә. Өч ел эчендә шәһәрдә асфальт-бетон япмасының гомуми мәйданы 2 млн кв.м артык булган 1356 йортның йорт яны территорияләре төзекләндерелгән. Яхшыртулар 300 меңгә якын шәһәр кешесенә кагылган.