(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы октябрь, Камилә Вилданова). Ноябрь аенда бөтенроссия конференциясендә «Подросток» муниципаль бюджет учреждениесенең тәҗрибәсе бөтен ил өчен үрнәк буларак тәкъдим ителәчәк, дип сөйләде бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина. Учреждение җитәкчелеге яшәү урыны буенча яшүсмерләр клубларының бөтенроссия мониторингы системасын эшләүдә катнашты, аны быел сентябрьдән алып бара башладылар.
«Федераль структураларның без яшьләр сәясәтендә пилот проекты буларак эшләгәннәр белән кызыксынуы гаҗәп түгел. Тәҗрибә белән рәхәтләнеп уртаклашабыз, үзебез дә яңалыкларны өйрәнергә әзер. Бу яшьләр белән эшне башка дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. Ә яшьләр – безнең иртәгәге көн, шуңа күрә системалы рәвештә бу мәсьәләгә зур игътибар бирәбез һәм бирүне дәвам итәчәкбез», – диде эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.
2024 елда яшүсмерләр клубларында БПЛА һәм лазертаг проектлау секцияләре барлыкка киләчәк
Бүгенге көндә «Подросток» челтәренә 66 объект керә, ә даими нигездә аларда 18 мең кеше шөгыльләнә. Шуларның яртысына якыны (48%) – 14 яшьтән 17 яшькә кадәр тәрбияләнүчеләр, 35% ы – 7 дән 13 яшькә кадәр балалар, ә һәр унынчысы – 6 яшькә кадәрге бала. 18 яшьтән алып 21 яшькә кадәр һәм 22 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр 4% тәшкил итә.
Яңа юнәлешләр арасында график дизайн, әйберләрне кастомизацияләү, шул исәптән милли стильдә, пара-карате, k-pop бию юнәлеше барлыкка килде, ә 2024 елда пилотсыз очу аппаратларын проектлау һәм лазертаг секцияләрен кертү планлаштырыла. Барлыгы 560 сәнгать-эстетик, спорт, техник, иҗади юнәлештәге берләшмәләр эшли.
«Түгәрәкләрнең төрлелеге өстәмә белем бирүнең бәясенә тәэсир итми – бүген «Подросток» берләшмәсендәге түгәрәкләрнең һәм секцияләрнең 90% тан артыгы бушлай кала, ә бюджеттан тыш дәресләр шәһәр буенча бәяләрдән уртача 30-50% ка түбәнрәк бәяләр буенча алып барыла», - дип билгеләп үтте Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе.
Шулай ук җәйге чорда балаларны яклау көнендә старт алган «Хобби-бокс» проекты гамәлгә ашырылды. Бу июньнән августка кадәр шәһәрнең ерак поселокларында һәм торак массивларында (Привольный, Вишневка, Колсәет, Дәрвишләр бистәсе Царицынский бугор, Чебакса, Самосыр) эшләгән күчмә мобиль клуб. 1000 нән артык бала һәм яшүсмер мастер-классларда, спорт уеннарында катнашты.
«Подросток»та даими рәвештә заманча юнәлешләр буенча ачык мастер-класслар, популяр эшмәкәрләр, блогерлар һәм танылган шәхесләр белән очрашулар үткәрелә.
Шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга да игътибар бирелә. Уңайлы мохит белән клубларның 23% ы җиһазландырылган, 114 тәрбияләнүче 17 учреждениенең 30 дан артык түгәрәгендә шөгыльләнә – алар өчен арт-терапия, бокс, вокал, сынлы сәнгать, инклюзив-тернәкләнү физкультурасы, каллиграфия, карате, мәктәпкәчә әзерлек дәресләре үткәрелә.
Яшьләр клубларына 87 бала эшкә урнашкан
Яшьләр үзәкләрендә 512 меңнән артык хезмәткәр эшли, дип сөйләде Алия Заһидуллина. Хәзерге вакытта вакансияләр яшьләр белән эшләү буенча белгечлек алган кешеләр өчен генә түгел, ә тагын 13 юнәлеш (педагогика, социология, җәмәгатьчелек белән элемтә, физкультура һ.б.) буенча югары һәм урта һөнәри белемле экспертлар өчен дә бар. Мондый практика 2023 елдан кертелә – инде 200 хезмәткәр биләгән вазифасына туры килүгә аттестациянең беренче этабын узды. Укытучыларның уртача яше 44,8 яшь.
«Подросток» МБУ эшендә мөһим вакыйга 7 көнлек эш режимына күчү булды. Сентябрьдән барлык клублар көн саен эшли, бу хокук бозуларны профилактикалауны һәм ял итү эшчәнлеген оештыруның нәтиҗәлелеген көчәйтү өчен эшләнде.
«Афәрин, 7 көнлек эш режимы кертелде, яшүсмерләр клублары атна дәвамында ачык – ял көннәре була алмый. Дәресләрнең һәркем файдалана алырлык булуы мөһим стимул булып тора. Барлык түгәрәкләрнең 90% тан артыгы бушлай эшли – безнең балалар өчен бу шулай ук мөһим. Яшүсмерләр клубы тормыш үзәге булырга тиеш, һәм ул шундый да», - дип аңлатма бирде Илсур Метшин.
Яшьләр клубларына хәзер яшүсмерләр дә эшкә урнаша ала. Учреждениеләрдә 87 бала администратор булды. Алар өчен бу беренче тапкыр рәсми рәвештә эшләү иде, аның ярдәмендә яшүсмерләр электрон хезмәт кенәгәсе һәм хезмәт хакы өчен счет ачтылар. Алар яшьтәшләре өчен клуб чаралары әзерләгәннәр һәм үткәргәннәр, фото- һәм видеоконтент булдырганнар, чаралар өчен продукция дизайны эшләгәннәр.
«Подросток» яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клублары берләшмәсе 35 ел дәвамында эшли. Бу республикада һәм Россиядә яшьләр сәясәте учреждениеләре объектларының саны буенча да, гомуми мәйданы буенча да иң эреләреннән берсе.