(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы октябрь, Диләрә Гафурова). ТР башкаласында өч яшүсмерләр клубы ачылачак – аларның берсе төзелә, ә тагын ике берләшмәдә оештыру эше алып барыла. Бүгенге көндә шәһәрдә барлыгы 66 яшүсмерләр клубы ачылды, шуларның 53 ен соңгы сигез елда яңарттылар. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина сөйләде.
«Ярый әле без яшүсмерләр клублары челтәрен саклап калдык һәм аларны кибетләр, даруханәләр өчен таратмадык. Казанның 1000 еллыгыннан соң бина сатып алырга теләүчеләр бик күп иде, нинди мөрәҗәгатьләр булуын хәтерлибез. Без учреждениеләр челтәрен капиталь төзекләндердек, яңа урыннарда клублар булдырдык. Балаларның яшәү урыннары янында талантларын үстерү, аралашу, яңалыкларны белү мөмкинлеге булу мөһим», – диде Казан Мэры Илсур Метшин һәм бу эштә күрсәткән ярдәме өчен ТР Рәисенә рәхмәт белдерде.
Алия Заһидуллина сүзләренчә, яшүсмерләр клубларын масштаблы яңарту 2015 елдан бирле алып барыла. Бу вакыт эчендә шәһәрдә 53 объектка капиталь ремонт ясалган. Кече Мәскәү урамындагы 15 нче йортта урнашкан «Вертолет» дигән үзәкнең берсендә хәзер эшләр алып барыла. 3 мең кв. метрдан артык мәйданлы бинада тәрәзә һәм ишек уемнары ныгытылган, монолит япмалар һәм түбә ясалган. Хәзер эшчеләр инженерлык челтәрләрен салу белән шөгыльләнә. Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе үзәкнең 1948-49 елларда төзелгән элеккеге «Машина төзүчеләр» мәдәният йорты бинасында урнашканын искә төшерде. 2019 елга кадәр бина Казан вертолет заводы балансында булган, ә аннары «Подросток» МБУ тапшырылган. Капиталь ремонтны ел ахырына тәмамларга ниятлиләр.
Шулай ук быел Черноморск урамында яшүсмерләр үзәге төзелә. Бүгенгә монолит, түбә, кирпеч салу эшләре төгәлләнде. Төзүчеләр инженерлык челтәрләрен монтажлыйлар, фасадны төзекләндерәләр һәм биналарны бизәү белән шөгыльләнәләр. Яңа үзәк янәшәсендә өч мәктәп һәм биш балалар бакчасы урнашкан, шуңа күрә ул район халкы арасында кирәкле булачак, диде нотыкчы. Ай саен үзәккә 1500 бала йөри ала.
Моннан тыш, «Подросток» МБУ ике яңа объект тапшырды. Шуларның Габишев урамы, 14 адресы буенча урнашканы «Модуль» дигән атама алган. Аның мәйданы мең кв. метр чамасы. Икенче объект Воровский урамындагы 25 нче бинада урнашкан. Бүгенге көндә бу берләшмәләр өчен хезмәткәрләр җыялар һәм түгәрәкләрне оештыру мәсьәләләрен хәл итәләр.
Соңгы биш елда «Подросток» белгечләре беренче тапкыр бюджеттан тыш 619 мең сум акчага 36 клубны ремонтлаган. Моннан тыш, берләшмәләргә дустанә мохит булдыру өчен вак җиһазлар сатып алганнар, моңа 200 мең сумнан артык акча сарыф ителгән.
«2023 елның сәламәтләндерү сезонына «Яңа Юдино» лагеренда 2 млн сумнан артыкка контроль-үтү пункты урнаштырылган һәм йомшак инвентарь сатып алынган, ә көзен 1 млн сумнан артыкка агымдагы ремонт үткәрү планлаштырыла», - дип сөйләде Алия Заһидуллина. Ул билгеләп үткәнчә, бу чаралар балалар каникулларда ял итә һәм даими рәвештә түгәрәкләргә йөри торган лагерьда нәтиҗәле эш оештырырга ярдәм итә.
Яшүсмерләр клубларын яңартырга хәйриячеләр дә ярдәм итә. Мәсәлән, бер елдан да кимрәк вакыт эчендә алар бер миллион сумнан артык акча биргәннәр. Бу акчага «Арлекино» робототехника клубы роботларны сынау өчен полигон алган, «Кеды» клубына космос темасына җиһазлар тапшырылган, «Икар» клубында хәзер теннис өстәле бар, ә «Арена» клубы өчен җиһазлар сатып алынган.
Бүгенге көндә Казанның «Подросток» муниципаль бюджет учреждениесендә барлыгы 66 объект исәпләнә, анда даими нигездә 18 меңнән артык кеше шөгыльләнә. Яшьләр һәм балалар өчен сәнгать-эстетик, спорт, техник һәм иҗади юнәлештәге 560 берләшмә эшли.