(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы октябрь, Камилә Вилданова). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин реконструкциядән соң Назарбаев урамындагы күперне тантаналы рәвештә ачтылар. Башта объектны киләсе ел ахырында гына тапшыру планлаштырылган, әмма эшләрне тәүлек әйләнәсе оештыру нәтиҗәсендә аларны бер елга иртәрәк тәмамлау мөмкин булган.
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин шулай ук күперне төзүче эшчеләр белән аралаштылар. Казан Мэры билгеләп үткәнчә, Назарбаев урамындагы күпер – Иске Татар бистәсенең тарихи өлешен шәһәр үзәге белән тоташтыручы мөһим транспорт артериясе.
«Күпернең әһәмиятен исәпкә алып, төзүчеләр безнең үтенеч буенча срокларны кыскарттылар һәм 2024 елдан быелның көзенә күчерделәр. Шәһәрнең әлеге өлешендә транспорт вазгыяте шактый яхшырачак», - дип сөйләде Илсур Метшин.
Реконструкция барышында күпернең йөкләнеше 15 тоннадан 25 тоннага кадәр, полосалар саны алтыдан сигезгә кадәр арта, җәяүлеләр зоналары киңәйтелә, ә Түбән Кабан күле ягыннан велосипед юллары барлыкка килә. Күпердә яңа тышкы яктырту урнаштырылган, күпер конуслары, откослар һәм автомат су сибү системалары җиһазландырылган, барьерлы һәм җәяүлеләр өчен койма урнаштырылган.
«Ял итеп йөрүче Казан халкы һәм кунакларының Кабан күленә сокланырга мөмкинлеге булсын өчен, җәяүлеләр юлы махсус рәвештә күпер кырыена ясалган», – дип өстәде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.
Күпер үткәрү сәләтен арттырачак, аның аркасында берьюлы берничә урам – Танк, Татарстан һәм Назарбаев урамнары бушатылачак.
Объектның төзелеш озынлыгы 436,5 м тәшкил итә. Юл киеме 15 587 кв.м, тротуар һәм велосипед юлы 4187 кв.м мәйданлы, борт ташының озынлыгы 1786 м тәшкил итә. Күпер кырыйлары яшелләндерелгән, газон чәчелгән һәм агачлар утыртылган, 60 светодиодлы яктырткыч урнаштырылган. Күпердә рөхсәт ителгән хәрәкәт тизлеге сәгатенә 70 км булачак.
Исегезгә төшерәбез, объектны реконструкцияләү 2019 елда тикшерү барышында күпернең авария хәлендәге булуы ачыкланганнан соң башланды. Башта авыр техника хәрәкәтенә чикләүләр кертелә, ә узган ел җәяүлеләр өлеше сүтелә. Даими күзәтүләр барышында туфракның утыруы аркасында конструкциянең куркыныч деформациясе теркәлгән, шуңа күрә 2022 елның сентябрь ахырында күпер тулысынча хәрәкәт өчен ябылган.
Аннары иске күпер тулысынча сүтелә, ике терәк урнаштырыла, алар өстенә 30 балка салына, алар өстеннән юл япмасы ясала. Эшнең заказчысы булып «Главтатдортранс» ГКУ тора, генподрядчысы – «Мосты и дороги» ҖЧҖ.
Халыкның уңайлылыгы өчен Транспорт комитеты ЮХИДИ белән берлектә Түбән Кабан яр буендагы җәяүлеләр күперен һәм Һади Такташ урамын тоташтыручы тротуар ачты. Ә машина йөртүчеләр һәм пассажирлар, шул исәптән җәмәгать транспорты өчен әйләнеп узу юллары схемасын килештерделәр.