(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче июль, Юлия
Летникова). Казанның биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү экватордан
узып китте – масштаблы эшләр 65% ка диярлек башкарылган. Реконструкциянең
беренче этабы тәмамлана, аның кысаларында 27 корылма төзелә һәм яңартыла.
Параллель рәвештә икенче этап эшләре башлана – алар тагын 11 бинаны үз эченә
ала. Казанның биологик чистарту корылмалары реконструкциясен 2024 елда тәмамлау
планлаштырыла – бу шәһәр агынтыларын чистарту сыйфатын яхшыртырга һәм кабул
ителгән агынты сулар күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Бүген
эш барышын шәһәр Мэры Илсур Метшин тикшереп кайтты. Ул искәрткәнчә, Казанның
биологик чистарту корылмалары 1974 елда төзелгән һәм ярты гасыр хезмәт иткән –
эшләр башланган вакытта җиһазларның тузганлыгы 80% тәшкил иткән. «Федераль үзәк
һәм Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән без реконструкциягә керештек – чынлыкта
бу яңа төзелеш, бары иске мәйданчыкта гына. Әлеге эшкә алдан ук керешү мөһим»,
- дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Мэр
Казанның биологик чистарту корылмалары проектын гамәлгә ашырганнан соң бүгенге
көндәге 450 мең кубометр урынына тәүлегенә 650 мең кубометр су кабул итәчәк, ә
Иделгә кайтарыла торган суның сыйфаты яңа җиһазлар һәм технологияләр ярдәмендә
яхшырачак, дип өстәде. «Без юлның яртысын үттек. Киләсе елда төзелешне
тәмамларга һәм файдалануга тапшырырга планлаштырабыз. Казан ышанычлы чистарту
корылмалары һәм дистә еллар дәвамында торак, социаль инфраструктура һәм
коммерция предприятиеләре төзү перспективасына ия булачак», – диде шәһәр
башлыгы.
Реконструкциянең
беренче этабы 2021 елда башланды. Бу вакыт эчендә төзүчеләр 13 корылманы
яңарттылар һәм тагын 14 корылманы төзеделәр. Илсур Метшин комны сусызландыруның
яңа бинасында булды. «Водоканал» МУП генераль директоры Андрей Егоров монда
комны судан һәм органиклардан юыну техникасы ярдәмендә аерып торулары турында
сөйләде. Аннары аны шнеклар белән арбаларга тапшыралар, аларда аны алып чыгып
утильләштерәләр. Яңа җиһазлар айга 540 тоннага кадәр ком кабул итә ала.
Шулай
ук эшләрнең беренче этабы аэротенкларны – Казанның биологик чистарту
корылмаларының мөһим компонентларын үз эченә ала, анда суны биохимик чистарту
бара. Хәзер өч яңа корылма эшли, якын арада тагын берсен эшләтеп җибәрәчәкләр.
Яңа аэротенкларда югары класслы җиһазлар урнаштырылган, аэрация – суны кислород
белән тутыру бар, шуның хисабына су күрсәткечләре яхшыра. «Аэротенкларның
конструктивын 70% ка диярлек үзгәрттеләр – суның хәрәкәт итү схемасын
яңарттылар: элек ул 150 метр «сәяхәт иткән», хәзер ярты километрга якын.
Аэротенкларда су никадәр озаграк булса, шулкадәр яхшырак чистартыла», – дип
аңлатты проект җитәкчесе Александр Зянкин. Казанның биологик чистарту
корылмаларында барлыгы 13 аэротенк эшләячәк, аларның һәрберсенең озынлыгы 156 м
тәшкил итәчәк.
Реконструкциянең
беренче этабын декабрьдә тәмамларга планлаштыралар. Бу вакытка тагын өч
аэротенкны эшләтеп җибәрәчәкләр, чистартылган агынтылар каналын төзиячәкләр һәм
һава өрү станциясен яңартачаклар. Икенче этап кысаларында сигез беренчел һәм
икенчел отстойник, аэротенк, рәшәткәләр бинасы һәм техник су насос станциясе
реконструкцияләнәчәк. Бу корылмаларда эшләр инде алып барыла. Моннан тыш,
песколовка, 16 отстойник, 7 аэротенк һәм рәшәткә бинасы модернизацияләнә.
Реконструкцияне
тулысынча 2024 елда тәмамларга планлаштыралар, көн саен объектта 200 кеше һәм
15 берәмлек техника эшли. Эшләр «Экология» илкүләм проекты буенча алып барыла.
Күчмә
киңәшмәдә шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр
Гыйниятуллин һәм Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт
Салихов катнашты.
Исегезгә
төшерәбез, күптән түгел Казанның биологик чистарту корылмаларында Россиядә
беренче термомеханик эшкәртү линиясе эшләтеп җибәрелгән иде. Бу шәһәргә балчык
кырларын кулланудан тулысынча баш тартырга мөмкинлек бирә. 2022 елда 73 мең
тонна ләм утырмасыннан торган линиядә 18 мең тонна гранулят җитештерелгән, ул биоягулык буларак кулланыла. Шулай ук
гранулларны техник культуралар өчен ашлама буларак куллануга туры килү
сертификаты алынган.