(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче июль). Яңа уку елында Казанның Идел буе районында капиталь ремонтланган «83 нче лицей – Мәгариф үзәге» ишекләрен ачачак. Укырга керәчәк беренче сыйныф укучыларын исәпкә алганда, укучылар саны 2,7 меңнән 2,9 меңгә кадәр артачак. Август уртасында эшчеләргә биналарны бизәү эшләрен тәмамларга һәм кабинетларны яңа җиһазлар белән җиһазландырырга кирәк булачак. Капиталь ремонт барышын шәһәр Мэры Илсур Метшин тикшерде.
«Быел без 17 мәктәпне ремонтлыйбыз, 21 ашханәне мәктәп ресторанына әйләндерәбез. Балалар белән бәйле барлык объектларга – балалар бакчаларына, мәктәпләргә, дәвалау учреждениеләренә – без тикшерелгән подрядчыларны сайлыйбыз. 1 нче сентябрьгә балаларыбызны һәм укытучылар коллективын уку өчен яңа шартлар белән сөендерәбез», - диде шәһәр башлыгы.
83 нче лицей Бертуган Касыймовлар урамында 1973 елда төзелгән өч катлы бинада урнашкан. 2014 елда биредә капиталь ремонт үткәрелгән, ә ике ел элек спорт залы һәм ашханә яңартылган, ул мәктәп рестораны форматына күчкән. Шулай ук биш ел элек уку йорты 95 нче лицей белән берләштерелгән – хәзер ул бердәм белем бирү комплексы. Бүгенге көндә биредә 140 тан артык укытучы һәм 2,7 мең укучы исәпләнә, ә яңа уку елында беренче сыйныфлар килү белән укучылар саны 2,9 меңгә кадәр артачак.
«Культстрой» ТК» ҖЧҖ директоры Ирек Минзарипов сөйләвенчә, 83 нче лицейда капиталь ремонт яз ахырында башланган. Хәзерге вакытта түбә 90% ка, фасад 85% ка ремонтланган. Беренче һәм өченче катларда, шулай ук баскыч маршларында бизәү эшләре алып барыла. Шул ук вакытта эшчеләр сыйныфларга яңа ишекләр урнаштыралар, керү төркемнәрен яңарталар һәм яктырткычларны алыштыралар. Җылыту системасын өлешчә алыштыру да планлаштырыла.
«Алда – отделка тәмамлау эшләре. Бу – стеналарны шпаклевкалау һәм буяу, линолеум һәм плиткалар җәю. Биология, химия, физика, информатика дәресләре өчен махсус кабинетларда җиһазлар – парталар, урындыклар, шкафлар тулысынча яңартылачак. Бүгенге көндә объектта көн саен 40-50 кеше эшли, смена иртәнге җидедән кичке тугызга кадәр дәвам итә. 20 нче августка барысын да тәмамларга планлаштырабыз», - дип уртаклашты И.Минзарипов.
Шәһәрне үстерү институты директоры урынбасары Эмиль Сираҗетдинов сүзләренчә, дизайнны эшләгәндә зәңгәр төсләр гаммасы кулланылган – ул лицей логотибына бәйләнгән. «Без Казан мәктәпләрен капиталь ремонтлау буенча стандартлар эшләдек һәм аларны 15 объектта кулланабыз. Ике мәктәп индивидуаль дизайн буенча бара. Без өч стилистикада эшлибез. Һәр уку йорты өчен урнашуына яки булган фирма стиленә карап үзенеке билгеләнгән», - дип аңлатты ул.
Казан Мэры фойены, кабинетларны һәм элек ремонтланган спорт залын һәм ашханәне карады. «Яңа мәктәптән бернәрсә белән дә аерылып тормый. Иң мөһиме, балалар һәм бөтен педагогик коллектив шатлансын. Без подрядчыны күптән беләбез, шуңа күрә яңа объектларны ышанып тапшырабыз. Барлык эшләр дә вакытында һәм сыйфатлы башкарылыр дип ышанам», - дип йомгаклады Илсур Метшин.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов һәм Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов катнашты.
Исегезгә төшерәбез, быел ТР башкаласында 17 мәктәп, 4 балалар бакчасы һәм 21 мәктәп ашханәсе капиталь ремонтланачак. Моннан тыш, шәһәрдә алты мең укучыга исәпләнгән дүрт яңа мәктәп ачылачак. Бу Казан өчен рекорд – бер ел эчендә Татарстан башкаласында шулкадәр күп мәгариф объектлары төзелгәне булмаган. Курынов урамында, Салават Күпере торак районында һәм Рауис Гәрәев урамында 1501 урынга, шулай ук Нигъмәтуллин урамында 1224 укучыга мәктәпләр төзү дәвам итә.