(Казан
шәһәре KZN.RU, 3 нче июль, Диана Жиленкова). Казан Мэры Илсур Метшин бүген
ачылган «Ребус: тарихи үзәктә төзелеш икътисады» халыкара форумының пленар
сессиясендә чыгыш ясады. Рәмиев исемендәге IT-паркта Россиянең 46 төбәгеннән,
шулай ук Кытай, Төркия һәм Белоруссиядән 2 мең катнашучы җыелды. Алар арасында
профильле федераль һәм төбәк ведомстволары вәкилләре, әйдәп баручы архитектура
бюролары җитәкчеләре, төзүчеләр һәм девелоперлар ике көн дәвамында тарихи
үзәкләр проблемалары турында фикер алышачак.
«Ребус»
форумы шәһәрләрнең тарихи үзәкләрендә төзелешкә һәм реновациягә багышланган
пленар сессия белән ачылды. Анда РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык
министры урынбасары Сергей Музыченко, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан
Мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Видеосәламләү
белән ил Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Кытайның Ханчжоу шәһәре
вице-мэры Сан Сюдонг мөрәҗәгать итте. Дискуссиянең модераторлары булып ТР Рәисе
ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм «РБК Недвижимость»ның баш мөхәррире Игнат Бушухин
чыгыш ясады.
Очрашу
барышында спикерлар тарихи үзәкнең җәлеп итүчәнлеген ничек арттыру, тарихи
центның йөзен көйләү кагыйдәләре, инвесторлар өчен шартлар һәм башка мәсьәләләр
турында фикер алыштылар. «Казан, һичшиксез, бик зур юл үтте. Бер яктан,
икътисад кайвакыт биек төзелешне таләп итә. Икенче яктан, миллионлаган
туристларга аз катлы, тарихи шәһәр мохите мөһим. Балансны ничек
табарга?» – дип мөрәҗәгать итте модератор Илсур Метшинга.
Тәҗрибә
белән уртаклашып, ТР башкаласы Мэры 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге
Универсиаданы уздыруга әзерлек вакытында Казан үзәгендәге 300 объект
реконструкциягә мохтаҗ булуын, ә федераль закон чыгаручының ул вакытта бу
биналарның тузган хәлдә булуын берничек тә чикләмәвен сөйләде. Объект хуҗалары
үзләрен печәндәге эт кебек тотканнар. Илсур Метшин Рәиснең Казан үзәгендә йөрүе
ничек башлануын искә төшерде.
«Ул
сапогилар киде, һәм без бергә тарихи үзәк буйлап йөри башладык. Һәр конкрет
очракта аңларга вакыт һәм теләк тапкан төбәк җитәкчесе булу зур бәхет ул», –
дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Аның
сүзләренчә, юл ике юнәлештә барган. Кул белән идарә итү кысаларында тарихи
үзәктәге һәр объект ике профильле комиссия тарафыннан каралган. «Беренчесен
мин, күп санлы белгечләр кергән шәһәр Мэры буларак, җитәклим, - дип аңлатты
Илсур Метшин. – Икенчесен Рөстәм Нургали улы җитәкли. Без яр буенда үзәктә
бүтән биеклекләр төземәячәкбез дип килештек».
Барлык
инвесторлар өчен төгәл бердәм кагыйдәләр кабул итү икенче мөһим юнәлеш булды.
Гомуми алымнар җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрендә, шәһәр төзелеше
проектлауның җирле нормативларында язылган. Тарихи үзәктә төзелеш параметрларын
билгеләүче тарихи торак пунктны үстерү концепциясен эшләү мөһим этап булды. Бу
шәһәр төзелеше һәм тарихи мирасны саклау ягыннан шәһәр өчен мөһим карар иде.
Казан тарихи үзәкне саклау буенча эшне системалаштыру эшен үз өстенә алган
Россия шәһәрләренең берсе булды.
«Безнең
девелоперлар белән партнерлыкта зур эш алып баруыбыз бик мөһим. Мин аларга
рәхмәт әйтәсем килә, чөнки аларның проектлары бик артты. Алар 10-15 ел элек
нинди иде – табыш алу теләге теләсә нинди проектта алда барды. Бүген алар һәр
мәйданга шәһәрне, тарихи мирасны яратып якын киләләр, алар арасында хәтта
шундый ярыш бар. Һәркем үз проектларында ниндидер үзенчәлек ясарга тели», -
диде Мэр.
Бүген
эш ТР башкаласының баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина ярдәме белән дә алып
барыла, дип дәвам итте шәһәр башлыгы. Шәһәрне үстерү институты да булдырылды,
ул бүген шәһәр төзелеше сәясәтен билгели, шәһәрне үстерү стратегиясен аңлый.
Институт эшчәнлегендә бүген тарихи торак пункт чикләрендә территорияләрне
үстерүнең берничә концепциясе бар.
Шәһәр
башлыгы шулай ук искәрткәнчә, иҗтимагый киңлекләрнең Президент программасы
ярдәмендә Казан 10 ел эчендә парк һәм сквер мәйданнары буенча өч тапкырга
арткан. Аларның бер өлеше тарихи үзәккә килә, бу территориянең җәлеп
итүчәнлеген арттыра.
Ахырда
ул боларның барысы да хөкүмәт, профессиональ архитектура җәмәгатьчелеге һәм
халык белән башкарылган уртак масштаблы эш нәтиҗәсе дип ассызыклады. Әмма аның
башында Казанның тарихи үзәгендә тәртип урнаштыру ихтыяры тора. «Бер генә мэр
да, әгәр дә безнең республика Рәисе җитәкчелегендәге зур җайга салынган эш
булмаса, юлның яртысын да үтә алмас иде. Мин барысына да чын күңелдән рәхмәт
белдерәсем килә һәм без алга таба да моңа игътибар итәрбез дип өметләнәм», –
дип йомгаклады Илсур Метшин.
Исегезгә
төшерәбез, «Ребус» форумы Казанда ике көн дәвамында узачак. Бүгенге көндә
тарихи территорияләрдә төзелешкә һәм реконструкциягә инвестицияләү
үзенчәлекләренә багышланган секция, КДАТУда тарихи объектлар икътисады турында
фикер алышачак түгәрәк өстәл һәм башка очрашулар планлаштырылган. Форумның
беренче эш көне кунаклар өчен Казан үзәге буйлап автобус экскурсиясе белән
тәмамланачак.
Иртәгә
катнашучылар тарихи үзәктә объектларның функцияләре балансы, мондый
территорияләрне тотрыклы үстерүнең хокукый инструментлары, инновацияләр,
проектлау һәм башка күп нәрсәләр турында фикер алышачак.