(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче июль,
Татьяна Марюхова). Казанда быел шәһәрнең төрле районнарында этләр йөртү өчен
дүрт мәйданчык төзү планлаштырыла. Җәмәгать киңлекләрендә кинологлар белән
очрашулар үткәрелә, ә белем бирү учреждениеләрендә балалар дүрт мәгърифәт
программасы буенча белем ала. Татарстан башкаласы Мэриясендәге эшлекле
дүшәмбедә «Казан – ташландык хайваннарсыз шәһәр» проектын гамәлгә ашыру турында
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде.
«Казан – ташландык хайваннарсыз шәһәр» проектына ике
ел
Шәһәр
Мэры Илсур Метшин ташландык хайваннарсыз шәһәр булу максатына ирешү өчен
берничә ел кирәк булачагын билгеләп үтте. «Без мәьсәләне көн тәртибеннән
төшермибез, чөнки бу балалар һәм өлкәннәр куркынычсызлыгына, шулай ук
хайваннарга кешелекле мөнәсәбәт күрсәтүгә кагыла», – диде ул.
«Казан
– ташландык хайваннарсыз шәһәр» проекты ике ел элек башланды. Балаларга һәм
яшьләргә юнәлдерелгән мәгърифәтчелек чаралары һәм иҗтимагый инициативаларга
ярдәм итү аның мөһим өлеше булып тора.
Бу
уку елында «Лапа дружбы» икенче грант конкурсы узды, анда 91 белем бирү
учреждениесе катнашты. Җиңүчеләр 200 мең сум, призерлар үз проектларын гамәлгә
ашыру өчен 50-150 мең сум акча алды.
«Без
узган елгы конкурста җиңүчеләр һәм призерлар үз проектларын дәвам итүләрен
күрәбез. Грант акчасына Совет районындагы экологик-биологик үзәктә дрессировка
мәйданчыгы төзелде, анда ел дәвамында 15 бала һәм аларның әти-әниләре «Яшь
кинолог» проекты кысаларында укыту курсын үттеләр», - дип сөйләде ТР башкаласы
Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
«Олыларны
яңадан укыту авыр, ләкин балалар – теләсә нинди эштә төп потенциалыбыз һәм иң
мөһиме – алар безнең киләчәгебез. Шуңа күрә безнең ярдәмчеләребез –
балаларыбызның әлеге идеологияне йөртүчеләр булуы мөһим», – дип ассызыклады
Илсур Метшин.
Канистерапия дәресләре сәламәтлек мөмкинлекләре
чикләнгән балаларга ярдәм итә, ә «Көчекләр патруле» 300 дән артык көчекне
йортлы иткән
Казан
мәктәпләре һәм балалар бакчалары базасында дүрт белем бирү-агарту программасы
гамәлгә ашырыла: «Без кулга ияләштерелгәннәр өчен җаваплы», «Биоэтика», «Тәпиле
дәресләр» һәм «Игелек дәресләре». Балаларга һәр тере зат өчен җаваплылык
булырга тиешлеге турында сөйлиләр, алар хайваннарның үз-үзләрен тотышы турында
белем алалар, аларның төп ихтыяҗларын аңларга өйрәнәләр. Этләр һәм мәчеләрне
сатып алу түгел, ә аларны приютлардан алу идеясе тормышка ашырыла, дип сөйләде
Искәндәр Гыйниятуллин.
«Игелекле
Казан» базасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән канистерапия
буенча дәресләр башланды. Профессиональ кинолог Дмитрий Дудкин махсус
өйрәтелгән этләр белән сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен дәресләр үткәрә.
Бу дәресләр нәтиҗәсендә ДЦП белән авыручы балаларда мускуллар тонусы ял итә,
спазмнар һәм зажимнар бетә, вак моторика эшли башлый, психик тайпылышлары
булган балалар эмоция күрсәтә башлыйлар – кызгану, очрашуны көтү, эт белән
аралашудан шатлык хисләре кичерү.
«Зооүзәк»
ҖЧҖ приютында узган ел йортсыз көчекләрне карау һәм урнаштыру буенча «Көчек
патруле» волонтерлык проекты старт алды. Приют
базасында аерым корпуста песиләр өчен махсус шартлар булдырылган. Көн саен
диярлек аңа дистәләгән укучылар һәм студентлар, шул исәптән гаиләләр дә килә, –
алар көчекләр артыннан җыештырышырга, ашатырга һәм йөртергә ярдәм итәләр. 300
дән артык көчек өчен яңа хуҗалар таба алганнар.
Шәһәр
паркларында һәм скверларында приютлардан этләр күргәзмәләре үткәрелә. Ике ел
эчендә күргәзмәләрдә 60 шундый эт үзенә хуҗа тапкан, ә шәһәр халкы йорт
хайваннары турында файдалы мәгълүмат алган. Быел беренче шундый чара 25 нче
июньдә «Крылья Советов» паркында узды. Акция нәтиҗәләре буенча дүрт эт яңа йорт
тапкан, 140 кг азык, 30 пакет пеленка һәм 30 пакет сеңдергеч җыелган. «Лапа
дружбы» проектының партнеры «Зоозабота» җәмгыяте даими рәвештә мәчеләргә яңа
хуҗалар табу өчен күргәзмәләр үткәрә, ә Мәскәүнең «Ника» хайваннарга ярдәм итү
хәйрия үзәге махсус бәйрәм оештыра – анда үзеңә эт яки мәче алырга мөмкин.
Кинологлар белән очрашулар һәм йорт хайваннарын йөртү
өчен мәйданчыклар төзү
Шәһәр
паркларында һәм скверларында хайваннарны йөртү мәйданчыкларында эт тотучыларның
кинолог белән очрашулары уза, анда йорт хайваннарын тәрбияләүнең төп алымнары
карала, дәресләр һәм күнегүләр үткәрелә. Йорт хайваннары өчен башка
инфраструктура да үсеш ала. Бүген Казанда этләр йөртү өчен 17 мәйданчык эшли,
быел шәһәрнең һәр районында тагын дүрт муниципаль мәйданчык төзү планлаштырыла.
Алар Лукин урамы, 3А, Заря урамы, 30, Революция урамы, 29 һәм Сәлимҗанов урамы,
14 адресы буенча урнашачак.
Гыйниятуллин
аңлатканча, катгый санитар чикләүләр аркасында торак төзелештә участок табу
җиңел түгел. «Идеаль рәвештә, алар һәр ишегалдында булырга тиеш, ләкин эт йөртү
мәйданчыкларын һәм дрессировкалар мәйданчыкларын аерырга кирәк – бу ике төрле
объект. Беренчеләре, беренче чиратта, этләр үзләренең йомышларын үти алсын өчен
кирәк. Эт хуҗаларында йорт хайваннары калдыкларын җыю культурасы тәрбияләнмәгән,
халык ни өчен моны җыярга кирәклеген аңламый. Без әлеге культураны кертү өчен
шартлар тудырабыз, шәһәр паркларында һәм скверларында махсус урналар бар», -
дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
«Караучысыз
хайваннар белән эшләүдән тыш, без инфраструктура белән дә шөгыльләнергә
планлаштырабыз. География һәм логистиканы карыйк, әмма шәһәрдә, әлбәттә, дүрт
мәйданчыктан күбрәк кирәк – әйдәгез җыелыйк һәм фикер алышыйк, йорт хайваннары
өчен инфраструктураны үстерергә кирәк», – дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.
Искәндәр
Гыйниятуллин ассызыклаганча, башка төбәкләрнең тәҗрибәсе шуны күрсәтә:
административ структуралар зоояклау оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек иткән
җирләрдә барлыкка килә, шуңа күрә Казан аларның социаль-агарту чараларына актив
ярдәм итә һәм зоояклаучыларның диалогына һәм тәкъдимнәренә ачык.