(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче май, Татьяна Марюхова). 19 нчы майда Горки-Әмәт урманында концерт узачак, ул җәйге сезонга шәһәр паркларында һәм скверларында старт бирәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова хәбәр итте.
Горки-Әмәт урманында бәйрәм 18:00 сәгатьтә башлана. Кунакларны «нееет, ты что» музыкаль төркеме чыгышы, фудкорт һәм активлык зонасы, фирма сувенирларын уйнату һәм җәйге мәдәни программа белән танышу көтә.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, җылылар килү белән вакытны ачык һавада, паркларда һәм скверларда уздыручы шәһәр халкы арта бара. «Җәмәгать киңлекләре арасында 1829 елдан бирле үз тарихын алып барган «Черек күл» паркы һәм без узган ел ачкан Салават Күперендәге яңа парк бар. Без җәйге программаны һәр микрорайонның үзенчәлекләрен һәм бу урыннарның тарихын исәпкә алып, төзүне сорыйбыз», – дип аңлатты шәһәр башлыгы.
Айгөл Латыйпова искә төшергәнчә, май аенда паркларда тест режимында спорт тренировкалары һәм экскурсияләр башланган, «Казан» гаилә үзәге янында автокинотеатр сезоны ачылган, шулай ук «Бию мәйданчыгы» проектының беренче мастер-классы узган.
«Паркларда җәйге сезонның мәдәни программасы шәһәр җәмәгать киңлекләре тирәсендәге яңа җәмгыятьләргә ярдәм итүгә һәм булдыруга юнәлдереләчәк», - диде Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе.
«Ел саен чаралар афишасы киңәя бара. Идеяләр, беренче чиратта, шәһәр халкының теләкләреннән барлыкка килә. Орнитологик экскурсияләр, тренировкалар һәм башка вакыйгалар – бу халык сораган һәм аларга кызыклы булган әйбер. Нәтиҗәдә, яңа шәһәр җәмгыятьләре булдырыла, кешеләр бер-берсе белән таныша һәм яңа идеяләр барлыкка килә. Бу дирекция эшенең, җәмәгать киңлекләрен саклаудан һәм коммерция эшчәнлеген көйләүдән тыш, мөһим өлеше. Мин бу диалогны дәвам итүне һәм үстерүне сорыйм», - дип ассызыклады Мэр.
Исегезгә төшерәбез, 1 нче майда «Черек күл» паркында кунаклар өчен җәйге йорт ачылды, анда каһвәханә, китап кибете, судно моделе прокаты пункты, мультибрендлы урам киемнәре кибете, чәчәк маркеты урнашты. Тиздән бу урында туристлык-мәгълүмат үзәге эшли башлаячак, анда Казан вакыйгалары афишасы турында белергә һәм сувенирлар сатып алырга мөмкин булачак.
Шулай ук 5 нче майда Кабан күле яр буенда барбекю-зона эшли башлады. Урынны bbqkaban.ru сайты яки 245-45-65 телефон номеры буенча броньларга була.