(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче май, Юлия Летникова). Ай ахырына кадәр Казанда талпаннардан 280 гектар мәйдандагы территория эшкәртеләчәк. Аларның 58% ы яки 161 гектарында эшләр тәмамланган инде. Шулай итеп, бүгенге көндә талпаннардан һәм кимерүчеләрдән Горький исемендәге, Җиңү, «Континент», Урицкий исемендәге, «Черек күл», «Крылья Советов» һәм Наратлык паркларындагы территорияләр эшкәртелгән. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Наил Минвәлиев хәбәр итте.
Шулай ук Игенчеләр сарае, «Казан» гаилә үзәге янындагы яшел зоналар, Кремль яр буендагы җәяүле территорияләр, Югары, Урта, Түбән Кабан һәм Аккош күлләре талпаннарга каршы эшкәртелгән. Шәһәрлеләр яраткан Горки-Әмәт урманы да игътибарсыз калмаган. Н.Минвәлиев сүзләренчә, контроль чаралар дератизация һәм дезинсекция буенча башкарылган эшләрнең 100% нәтиҗәлелеген күрсәткән. Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы сулыкларны маляриягә каршы эшкәртү һава температурасы күтәрелгәч башланачак дип өстәде.
«Быел Казан үзәгендәге объектларны бер үк вакытта дератизацияләү дәвам итәчәк. Пилот проекты тәҗрибәсен уңай дип саныйбыз һәм аны барлык идарәче компанияләргә таратырга киңәш итәбез», – дип билгеләп үтте докладчы.
«Халык сәламәтлеге мәсьәләсе дә мөһим. Паркларда булганда талпан һәм кимерүчеләрдән берәү дә сакланмаган. Быел, иртә җылыту белән белән бәйле рәвештә, территорияләрне акарицид эшкәртүгә һәм дератизацияләүгә аерым игътибар бирергә телибез», - диде шәһәр Мэры Илсур Метшин.
Кимерүчеләр, талпаннардан эшкәртү ТР Россия кулланучылар күзәтчелеге тарафыннан расланган территорияләрдә үткәрелә. Урыннар даими зоологик һәм энтомологик мониторинг нәтиҗәләре буенча, шулай ук халыкның мөрәҗәгатьләре буенча билгеләнә. «Казанлыларның бөҗәкләр һәм кимерүчеләр булуына карата шикаятьләре игътибар белән карала. Әгәр алар расланса, бу территорияне эшкәртү өчен еллык планга кертәләр һәм киләсе елга планлаштырганда да исәпкә алалар», – дип хәбәр итте Н.Минвәлиев. Узган ел «Калейдоскоп» һәм Меңьеллык парклары, шулай ук Ямашев проспектындагы яшел зона белән шулай булды.
Исегезгә төшерәбез, территорияләрне талпаннар һәм кимерүчеләрдән эшкәртүне Казанның Дезинфекция станциясе белгечләре үткәрә. Эшләр республика бюджетыннан субвенцияләр хисабына алып барыла. «Мин хезмәттәшләремнән, район администрацияләре башлыкларыннан һәм массакүләм мәгълүмат чараларыннан паркларда үткәрелә торган эшләр турында шәһәр халкына мәгълүмат җиткерүгә игътибар итүләрен сорыйм», - дип өстәде И.Метшин.