(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче май, Юлия Летникова). Ел башыннан «Ачык Казан» системасына каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча 1,5 меңгә якын гариза килгән, бу елның шул ук чоры күрсәткечләреннән өч тапкыр диярлек күбрәк. Халык чүп-чар белән тулган контейнерлардан зарлана, ә контроль органнары каты коммуналь калдыкларны туплау урыннарының канәгатьләнерлек булмаган торышын теркәп бара. Бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин законнарны шәһәрләр һәм аларның халкы ихтыяҗларына туры китерү өчен инициатива белән федераль дәрәҗәгә чыгарга чакырды. «Хәзерге хәл безне дә, халыкны да канәгатьләндерми», – дип белдерде Мэр.
«Минем Мэр булып эшләү практикасында без беренче тапкыр артка чигенәбез. Безнең эшли торган нәтиҗәле системабыз бар иде, илдә беренче булып чүп җыю, сортлау, чыгару һәм утильләштерүне бер чылбырга җыеп гамәлгә ашырдык. Яңа законнарны без түземсезлек белән көттек, экологик хәлнең яхшырачагына ышандык. Кызганычка каршы, барлык төбәкләрдә дә картина бер үк. Бу закон турында фикер алышуның мәгънәсе юк, аңа халык, ил экологиясе мәнфәгатьләрендә эшләү өчен ашыгыч рәвештә үзгәрешләр кертергә кирәк», – дип аңлатма бирде Илсур Метшин.
«Әйе, штанга авыр, ләкин ул төгәл күтәрерлек. Чүп-чарның морфологиясе үзгәрде, аның күләме дә үзгәрә, шул исәптән таркалмый торганнарының да. Әгәр дә бүген карар кабул итмәсәк, практика күрсәткәнчә, иртәгәсе көн бездә булмаска мөмкин. РФ Дәүләт Думасында профильле комитет, төзелеш министрлыгы безне ишетер дип өметләнәм. Без хатлар, теләкләр җибәрәбез, әмма әлегә һәр кешенең үз туксаны. Без федераль закон, региональ норматив актлар нигезендә эшләргә тиеш. Ләкин аларны тормыш таләпләренә туры китерергә кирәк. Закон кешеләр, чисталык, шәһәр, республика һәм ил экологиясе мәнфәгатьләрендә эшләргә тиеш. Шуңа күрә инициативалы рәвештә РФ Дәүләт Думасына һәм төзелеш министрлыгына тәкъдим белән чыгарга тиешбез», – дип өстәде ул.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында»гы 89 нчы Федераль закон нигезендә бу өлкәдә вәкаләтләр ил төбәкләренә тапшырылган. Татарстанда эшләрнең заказчысы булып Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тора, ул 2018 елда «ПЖКХ» ҖЧҖ белән 10 елга контракт төзегән.
«Федераль закон үз көченә кергәнче Казанда шул ук контейнер мәйданчыкларында эшләделәр, сортларга аеру станцияләрендә артык йөкләнеш белән ике этаплы каты коммуналь калдыкларны чыгару схемасын кулландылар. Бер үк вакытта шәһәр чүп-чарны аерым туплау өчен контейнер җыю системасын кертте, бу өлкәдә шәхси бизнесны үстерде һәм аңа ярдәм итте, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында шәһәр халкын экологик тәрбияләү темасына программалар эшли башлаган иде. Болар барысы да каты коммуналь калдыклар полигоннарына йөкләнешне киметүгә, икенчел чималны әйләнешкә җәлеп итүгә китерергә тиеш иде», – дип сөйләде Искәндәр Гыйниятуллин соңгы елларда башкарылган эш турында.
Әмма, аның сүзләренчә, төбәк операторы өчен бу бурычлар өстенлекле булмаган. «Казан Башкарма комитетының инфраструктураны үстерү, каты коммуналь калдыкларны аерым туплау, төбәк операторы өчен тариф сәясәтен яңадан карау кирәклеге турындагы мөрәҗәгатьләре исәпкә алынмады. Төбәк операторы үзе гамәлдәге системага яңалык кертмәде», - дип белдерде И.Гыйниятуллин.
Бүген шәһәрнең «чүп» проблемаларының берсе – каты коммуналь калдыкларның тулы полигоннары. Казанга полигоннары ябылган, ә яңалары барлыкка килмәгән күрше муниципаль районнардан калдыклар китерүне дәвам итәләр. Әгәр «Көнчыгыш» полигонының икенче өлеше файдалануга тапшырылса, ул шулай ук күрше районнар ихтыяҗлары өчен кулланылачак.
«Шәһәр халкына каралмаган чүп-чар күләмен кертүдән сизелерлек экологик йөкләнеш ята: Авиатөзелеш һәм Мәскәү районнары, якындагы торак массивлар һәм микрорайоннар халкы ис турында шикаятьләр җибәрә. Калдыкларны туфрак белән өстәмә күмеп кую, аның тыгызлануы чүп газлары бүленешен киметкән, әмма проблема тулысынча хәл ителмәгән. Тулы полигоннар рекультивация һәм табигатьне саклау чараларын үтәүне таләп итә», - дип аңлатты И.Гыйниятуллин.
Бу проблемага шулай ук төбәк операторының чүп-чарны вакытында чыгармавы да өстәлә. Моның сәбәбе – компаниядә шәхси составны оптимальләштерү, чыгаруның ешлыгын үзгәртү, транспорт паркын алмаштыру, яңа машиналар китерүне тоткарлау, каты коммуналь калдыклар чыгаруга гаризалар эшкәртү системасын үзгәртү, субподрядчылар белән контрактларны яңадан карау, шулай ук чүп-чар санының сезонлы үсүе. «Контейнер мәйданчыкларында тәртип урнаштыру кыш буе дәвам итте, әмма эшләр «УК ПЖКХ» эшчәнлегендә санап үтелгән үзгәрешләр фонында алып барылганга күрә, язгы җыелган калдыклар төбәк операторы өчен кабат чишелмәслек мәсьәләгә әверелде», – диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Ярдәмгә шәһәр подрядчылары килә: бер ай дәвамында өстәмә рәвештә 36 берәмлек махсус техника эшли. Уртак тырышлык белән хәзер генә зур чүп өемнәрен бетерү мөмкин булды һәм чүпләнгән мәйданчыклар саны әкренләп кими бара.
Проблеманы комплекста хәл итү зарур, дип саный И.Гыйниятуллин: инфраструктураны үстерү, районнардан Казанга калдыклар кертүне туктату, төзелеш һәм органик калдыкларны җыю һәм эшкәртү өчен мәйданчыклар ачу, сезонлы калдыкларны җыюны тәртипкә китерү, пластик кабул итү пунктлары челтәрен киңәйтү, калдыкларның бу төрләрен эшкәртүне яки аларны билгеле бер вакытка саклауны җайга салу. Бу эшләрнең күп өлеше территориаль схемада каралган – ул төбәк законы статусын алырга һәм йогынты чаралары дәүләт контрактында каралырга тиеш.