(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче май). Кичә
Татарстан Хөкүмәте Йортында тарихи торак пунктларда шәһәр төзелеше эшчәнлеге
мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Аны ТР Рәисе Рөстәм
Миңнеханов үткәрде, утырышта Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты, дип хәбәр итә
ТР башлыгының матбугат хезмәте.
Казан
шәһәренең тарихи поселогы территориясендә яңа төзелеш проектларын гамәлгә ашыру
турында шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина сөйләде. Комиссия каравына
18 объект чыгарылган. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, расланган проектлар
мәдәни мирас объектларының саклануын тәэмин итәргә һәм территорияләрнең
барлыкка килгән тышкы кыяфәтен бозмаска тиеш. Катлар санын саклау һәм транспорт
логистикасын тәэмин итү – Казанның тарихи үзәгендә яңа төзелешкә төп
таләпләрнең берсе, дип ассызыклады республика Рәисе.
«Шәһәрне
үстерү институты» МБУ эксперты Светлана Персова Казанның тарихи торак пункты
территориясендә шәхси торак йортларның типовой проектларын эшләү турында
сөйләде. Шул рәвешле, бүгенге көндә тарихи торак пункт чикләрендә төзелешкә
рөхсәт алу өчен шәхси торак төзелеше проектларын килештерү күп фатирлы йортлар
кебек үк процедуралар үтә. Моннан тыш, төзүче профессиональ архитекторлардан
кыйммәтле проектка заказ бирергә мәҗбүр. «Шәхси торак төзелешенең типовой
архитектура карарлары бер тапкыр раслана, һәркем карый алырлык
итеп урнаштырыла һәм теләсә кайсы төзүче тарафыннан кулланыла ала. Шулай
итеп, төзелеш бәясе һәм рөхсәт документларын рәсмиләштерү вакыты кими», – дип
билгеләп үтте Светлана Персова.
Казанның
тарихи торак пунктын тотрыклы үстерү концепциясенә ярашлы рәвештә, типовой
архитектура карарларын куллану максатка ярашлы булган территорияләр билгеләнде.
Бу – Адмиралтия бистәсе, 2 нче һәм 3 нче Горки районы, Подлужная һәм Фәткуллин
урамнары территориясе. Типовой карарлар механизмын кертү тарихи төзелештә
югалтуларны каплауга һәм шәһәрнең тарихи өлешендә әйләнә-тирә мохитның сыйфатын
арттыруга ярдәм итәчәк, дип саный «Шәһәрне үстерү институты» белгече.
Фоторепортаж
Видеорепортаж