(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче май, Юлия Летникова). Ел ахырына Казанның Дәрвишләр бистәсендә халык үтенече буенча мунча комплексы ачылачак. Ул тәүлегенә 49 кешене яки сменасына 25 кешене кабул итә алачак. Комплекста ир-атлар һәм хатын-кызлар бүлекләре, кафетерий, массаж кабинеты каралган. Гражданнарның билгеле бер категорияләре мунча комплексына ташламалы шартларда йөри алачак. Бүген төзелә торган объектны шәһәр Мэры Илсур Метшин карады.
Дәрвишләр бистәсендәге Стадион урамында «Смородина» торак комплексының махсуслаштырылган төзүчесе» ҖЧҖ торак комплекс белән бергә яңа мунча комплексы төзи. Тышкы кыяфәте буенча ул 2019 елда тузган булганлыктан сүтелгән элеккеге мунча бинасына охшаган. Ул вакытта ук төзүче әлеге урында яшәүчеләргә яңа мунча бинасы төзергә вәгъдә итә.
Хәзерге вакытта төп каркас һәм объектта тышкы эшләр тәмамланган диярлек. Бу хакта бүген Илсур Метшинга «Смородина» торак комплексының махсуслаштырылган төзүчесе» ҖЧҖ генераль директоры Эмиль Хөснетдинов хәбәр итте. Комплексның беренче катында кабул итү бүлмәсе, гардероб, хатын-кызлар бүлеге, кладовка һәм бәдрәф булачак. Икенче катта ир-атлар бүлеге, массаж кабинеты, администрация өчен бүлмәләр, кладовка, бәдрәф һәм персонал өчен биналар каралган.
Проект буенча һәр бүлектә шкафлы иркен киенү бүлмәләре, киенү өчен эскәмияләр, су белән кулерлар булачак. Юыну бүлмәсендә 4 су бүлү колонкасы, 4 ачык душ кабинасы һәм юыну өчен эскәмияләр урнаштырылачак.
Э.Хөснетдинов атнаның бер көнендә гражданнарның ташламалы категорияләре мунчага ташламалы рәвештә йөри алачакларын аңлатты.
«Бөтен шәһәр буенча ел башында ук планлаштырылган эшләр башланды. Безнең өчен планлаштыруның нигезе булып халыкның мөрәҗәгатьләре тора, Дәрвишләрдә алар балалар поликлиникасына – аны җәйгә кадәр төзеп бетерербез, «Безнең ишегалды» программасына, Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янындагы скверга, шулай ук мунчага кагыла», – диде шәһәр башлыгы. «Минем артымда күптән көтелгән мунча комплексы, аны бистә халкы күптән сорады. Иске мунча эшләми башлады, чөнки ул авария хәлендә иде. Дәрвишләр бистәсеннән чыккан инвестор мунча төзелешен тәмамлый һәм ел ахырына кадәр аны ачарга вәгъдә итә», – дип өстәде ул.
«Дәрвишләр бистәсенең Татарстан башкаласына охшап баруы, барлык программаларның – республика һәм федераль, поселокта тулы күләмдә тормышка ашырылуы сөендерә. Дәрвишләр гомер буе шәһәр эчендәге шәһәр булып яшәде, үзенчәлекле аура, атмосфера, һәм монда башка төрле – тырыш, поселокны һәм Казанны яратучы кешеләр яши. Шуңа күрә барлык программаларны да хөрмәт һәм ярату белән тормышка ашырабыз», - дип йомгаклады Мэр.
Исегезгә төшерәбез, мунчаны караганчы Илсур Метшин 6 нчы балалар поликлиникасы филиалында булды һәм янәшәдәге ишегалларын төзекләндерүне карады.