(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче апрель, Диана Жиленкова). Быел Казанда социаль ипотека программасы буенча 819 фатирлы алты йортны файдалануга тапшырырга планлаштыралар. Шулай ук М14 микрорайонында 850 фатирлы ике йорт төзелә башлый. Бу хакта Башкарма комитетның эшлекле дүшәмбесендә Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигулин хәбәр итте.
ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, социаль ипотека программасы ярдәмендә шәһәрдә әлеге программада катнашучы бюджет хезмәткәрләрен һәм сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итүне дәвам итәләр.
«Кирәкле социаль инфраструктура, төзекләндерү, парклар һәм скверлар белән яңа микрорайонга әверелә баручы Салават Күпереннән тыш, М14 микрорайонында инде беренче ике йортта укытучылар һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләре яши башлады. Бу да бик уңайлы локация, төзекләндерү белән матур микрорайон. ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды барлык сорауларга да бик җентекләп һәм зәвык белән якын килә», - диде шәһәр башлыгы.
Марат Сәмигулин сүзләренчә, быел социаль ипотека программасы буенча Салават Күперенең 1 нче номерлы кварталында биш йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Тагын бер йортны М14 микрорайонында тапшырырга әзерләнәләр. «Салават күперендә 1 нче кварталның икенче чираты төзелә башлады. 1284 фатирлы 10 йортта эшләр башланды», - дип сөйләде Марат Сәмигулин.
2022 елда социаль ипотека программасы буенча ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды белән түләүле килешүләр буенча Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе 40 объектны төзүдә һәм ремонтлауда катнашты.
Мәсәлән, 2154 фатирлы 17 торак йорт файдалануга тапшырылган, шул исәптән Салават Күперендә 14 йорт һәм Дәрвишләр бистәсендәге Стадион урамында бер йорт. М14 микрорайонында 510 фатирлы ике йорт тапшырылган, аларда медиклар һәм мәгариф хезмәткәрләре яши.
«Социаль ипотека программасының барлык объектлары буенча кабул ителгән эшләр актларының гомуми күләме 4 млрд 975 млн сум тәшкил итте», - дип йомгаклады Марат Сәмигуллин.