(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче апрель, Диана Жиленкова). Казан проектлары Красноярскида узган «Акыллы шәһәр» I милли премиясе нәтиҗәләре буенча илдә иң яхшыларның берсе дип танылды. 200 дән артык проектны Россиянең 51 төбәге тәкъдим итте. Казанның бер номинациядә җиңүе турында Башкарма комитетның эшлекле дүшәмбесендә шәһәр Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Әйтик, «Дәүләт муниципаль идарәсендә геомәгълүмати технологияләрне куллану буенча иң яхшы цифрлы проект» номинациясендә беренче урын Казанның Башлангыч документацияне әзерләү үзәгенең инженер коммуникацияләренең цифрлы картасы һәм төзелеш проектына бирелде.
«Бу корал бездә 2020 елда барлыкка килде, шуннан бирле уңышлы эшли. Система безгә кәгазь әйләнешеннән уңышлы баш тартырга мөмкинлек бирде, хезмәт күрсәтү срокларын өч тапкыр кыскартты һәм, иң мөһиме, Башкарма комитетның төрле структуралары карарлар кабул иткәндә кулланыла торган шәһәрнең топографик архивы мәгълүматларын цифрлаштырды», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Моннан тыш, өченче урын балалар бакчалары һәм мәктәпләр куркынычсызлыгын тәэмин итүче виртуаль мониторинг үзәге проектына бирелгән. Аны Казанның телекоммуникация технологияләре департаменты эшләгән. Программага 180 шәһәр объектының һәр датчигы һәм җайланмасы кертелгән: барлыгы 1,1 меңнән артык видеокүзәтү камерасы һәм 16 мең сак һәм янгын сигнализациясе датчигы.
Узган ел ТР башкаласында мәктәпләр һәм балалар бакчалары террорчылыкка каршы һәм янгынга каршы куркынычсызлыкны тәэмин итүче җиһазлар белән күпләп җиһазландырылган. 450 мәгариф объектында ашыгыч хәбәр итү системасы, 350 сак сигнализациясе монтажланган, Казанның 48 социаль учреждениесендә янгын сигнализациясе системасы модернизацияләнгән.
«Цифрлы коралларның тууы – миллионлы шәһәрдә нинди күләмдә мәгълүмат белән эш итәргә туры килүен исәпкә алып, күп вакыт таләп итә торган процесс. Ләкин нәтиҗә моңа тора. Хәзер күп кенә процесслар шактый тизләнде, һәм, әлбәттә, безнең структураларның эш нәтиҗәлелеге арта. Әлеге зур эшкә катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә һәм бу юлның башы гына. Безне зур уртак эш көтә», - дип йомгаклады Мэр.