(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче март, Татьяна Марюхова). 20 нче марттан 25 нче
мартка кадәр Татарстан Республикасы башкаласында Россиянең 30 дан артык
төбәгеннән дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен стажировка программасы
узачак. Белем бирү модулен илнең иң абруйлы һәм эксперт мәйданчыкларының берсе
– Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Югары идарә мәктәбе
оештыра. Бу хакта шәһәр Мэриясендә эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты
Аппараты җитәкчесе урынбасары – Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Ирина Бочкова
сөйләде.
«Безнең проектлар һәм тәҗрибә беренче ел гына өйрәнү
предметы түгел һәм хезмәттәшләр арасында зур ихтыяҗ казана. Россия лидерларын
һәм президент кадрлар резервын әзерли торган Россия халык хуҗалыгы академиясе
Татарстан Хөкүмәте һәм Казан Мэриясенең гамәлгә ашырылган тәҗрибәләрен үз
күзләре белән күрү өчен ел саен безгә килә. Без муниципальара хезмәттәшлек өчен
ачык һәм Казан пилот режимында беренче булып үткән эшләнмәләр белән рәхәтләнеп
уртаклашабыз», - дип аңлатма бирде Казан Мэры Илсур Метшин.
Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе Казан Мэриясен «Дәүләт идарәсе мастеры – җитәкчеләр өчен» һөнәри программасының бишенче агымы өчен төп партнер буларак сайлады, дип хәбәр итте Ирина Бочкова. 20-25 нче март көннәрендә узачак укуларга 30 дан артык төбәктән 70 тән артык кеше киләчәк: дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, хосусый компанияләр милекчеләре һәм топ-менеджерлары, шул исәптән төзелеш, энергетика, сәнәгать һәм банк секторы, шулай ук социаль өлкә вәкилләре һәм иҗтимагый хәрәкәтләр җитәкчеләре. «Бу – «Россия лидерлары» конкурсының һәм башка кадрлар проектларының булган җитәкчеләре, җиңүчеләре һәм суперфиналистлары», - дип сөйләде Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы.
Белем бирү программасы Бәшир Рәмиев исемендәге
ИТ-паркта, «Игелекле Казан» коворкингы, Азык-төлек һәм социаль туклану
департаменты, «Химград» технополисында һәм башка мәйданчыкларда узачак.
Укыту кысаларында тыңлаучылар илнең 6 төбәге өчен
проектлар өстендә эш алып баралар. Проектларның темасы кече бизнесны үстерүгә,
яшьләрне төбәктә тотып калуга, ИТ-өлкә өчен белгечләр әзерләү системасына, яр
буе линиясе концепциясен эшләүгә һәм сәнәгать туризмын үстерүгә бәйле. «Бу
яктан Казан тәҗрибәсе, һичшиксез, коллегаларга файдалы булачак», - диде Ирина
Бочкова.
Ул Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте
академиясенең мәгариф модуленә Шәһәр үсеше институтының яңа мәйданчыгында шәһәрнең
баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, район администрациясенең яңартылган
бинасында яшәүчеләр өчен сервислар тәкъдим итәчәк Совет районы администрациясе
башлыгы Роман Фәтхетдинов һәм башка җитәкчеләр белән очрашулар һәм лецияләр
керүе турында сөйләде. Программада катнашучыларны шулай ук шәһәр Мэры Илсур
Метшин белән очрашу көтә.
Тагын бер стажировка программасы март ахырында
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен Казан федераль
университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе белән берлектә
оештырылачак. Республика министрлыклары һәм районнары вәкилләре уңайлы шәһәр
мохитен булдыру һәм эчке процессларны оештыру буенча иң яхшы практикалар, шулай
ук муниципалитет белән идарә итүнең нәтиҗәле инструментлары һәм технологияләре
белән танышачак.