(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче март, Юлия
Летникова). Яңа уку елына Казанның Яңа Савин районындагы 49 нчы мәктәп каршында
спорт залы һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен яраклаштырылган
ачык типтагы физкультура-сәламәтләндерү комплексы булган яңа корпус эшли
башлаячак. Әлеге мәйданчыкларга якындагы мәктәп укучылары да йөри алачак. Кичә
төзелеш барышын Казан Мэры Илсур Метшин тикшереп кайтты.
«Сәламәтлек
мөмкинлекләре чикле балалар укып кына калмыйча, спорт, мәдәният
учреждениеләренә йөрсеннәр, үз сәләтләрен актив рәвештә тормышка ашыра алсыннар
өчен без барысын да эшләргә тиеш. Шуңа күрә 49 нчы мәктәптә инклюзив кластер
булдыру карары кабул ителде: узган ел малайлар өчен остаханәләр тапшырылды,
хәзер ачык һавада спорт залы һәм спорт комплексы төзибез. Алар сәламәтлек
мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә җайлаштырылачак», – диде Казан Мэры
Илсур Метшин гомуми белем бирү учреждениесендә узган киңәшмәдә.
Шәһәр
башлыгына спорт залы өчен өстәмә корпусның дизайн-проектын тәкъдим иттеләр,
макетлар өстендә шәһәрне үстерү институты белгечләре эшли. 615 кв. м мәйданлы
корпуста тренажер һәм спорт заллары, дәвалау физик культурасы һәм боччада уйнау
өчен зоналар, шулай ук вестибюль, киенү бүлмәләре һәм инвентарь өчен бүлмә
урнаштырылачак. Бер үк вакытта спорт залына 30 га кадәр бала йөри алачак. Шул
ук вакытта яңа корпуста спорт белән – янәшәдә урнашкан мәктәп укучылары да
шөгыльләнәчәк.
Корпус
төзелеше график буенча бара, бүгенге көндә эшләр 25% ка башкарылган. Объектта
20 гә якын кеше эшли, билгеле бер эш төрләрендә 35-40 белгеч катнаша. Эшчеләр
инженерлык челтәрләрен чыгарган, нигез, түбә һәм стеналар төзегәннәр, ә хәзер
фасадны бизәү белән шөгыльләнәләр. Җылынгач, алар идән сала башлаячак.
Илсур
Метшин булачак спорт залы өчен җиһазлар заказ ителгәнме дип кызыксынды. Казан
Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат
Сәмигулин тренажерларны әле сатып алырга кирәк диде. «Узган ел без «Ярдәм»
мәчете янында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен спорт комплексы
ачтык. Нинди снарядларның популяр булуын, күнегүләрнең үзенчәлекләрен һәм
җиһазларга яңа заказны шушы тәҗрибәне исәпкә алып ясарга кирәклеген белергә
кирәк. 49 нчы мәктәптә спорт залы гына түгел, ә олылар һәм сәламәтлек
мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кластер булачак, шуңа күрә җиһазларга
игътибар итү мөһим», – дип ассызыклады Мэр.
Корпус
белән параллель рәвештә мәктәп территориясендә «Демография» илкүләм проектының
«Спорт – тормыш нормасы» федераль программасы буенча ачык типтагы
физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелә. Анда бер үк вакытта 100 гә якын
кеше шөгыльләнә алачак. Спорт комплексы трибуналары булган футбол кырын,
баскетбол һәм волейбол мәйданчыкларын, йөгерү юлларын һәм
воркаут-тренажерларны, шул исәптән көч тренажерларын үз эченә алачак. Хәзерге
вакытта эшләр 90% ка тәмамланган. Төзүчеләр йөгерү юлларын һәм спорт
мәйданчыкларын билгеләргә һәм финиш катламын салырга тиеш.
Яңа
Савин районында яшәүчеләр өчен зур спорт кластеры булдырыла, дип билгеләп үтте
Мэр. Аның сүзләренчә, инклюзиягә кагылышлы барлык аспектлар гамәлдәге
стандартларны исәпкә алып эшләнгән. «Яңа уку елына төзелешне тәмамларга
планлаштырабыз. Бу эш шәһәрдә дәвам иттереләчәк», – дип өстәде Илсур Метшин.
Күптән
түгел 49 нчы мәктәп янында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар һәм
балалар өчен «МастерОК» иҗади ял үзәге ачылган иде. Ул 300 кв. м тирәсе мәйданлы уку йортының өстәмә
корпусында урнашты. Үзәктә дүрт юнәлеш буенча остаханәләр җиһазландырылган:
слесарь һәм балта остасы эше, робототехника һәм иҗат. Бина пандуслар һәм
сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен санитар узеллар белән
җиһазландырылган. Хәзерге вакытта ял итү үзәгендә даими нигездә сәламәтлек
үзенчәлекләре булган 30 бала шөгыльләнә.
Казан
Мэры шулай ук буш бинада кызлар өчен өстәмә остаханәләр урнаштыру мөмкинлеген
эшләргә кушты.
Исегезгә
төшерәбез, 895 кв. м мәйданлы спорт залының өстәмә корпусы шулай ук 7 нче
гимназия территориясендә төзелә. Балалар өчен гомуми физик әзерлек, баскетбол,
волейбол һәм спортның башка төрләре буенча дәресләр үткәреләчәк. Якынча
сыйдырышлылык 40-50 кеше тәшкил итәчәк. Спорт залында сәламәтлек мөмкинлекләре
чикләнгән укучылар да шөгыльләнә алачак.
Киңәшмәдә
шулай ук Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис
Нурмөхәммәтов, Шәһәрне үстерү институты директорының беренче урынбасары – баш
шәһәр төзүче Татьяна Прокофьева, Казан шәһәр Думасы депутаты Далия Гайнанова
катнашты.