(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче март, Диана Жиленкова). 2022 елда Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында «Безнең ишегалды» программасы буенча 69 йорт яны территориясе төзекләндерелде. Быел эшләр тагын 76 йортта узачак. Барлык проектлар да халык белән килештерелә. Ә иң активлар өчен администрация экскурсияләр оештырды, алар барышында халыкка төрле программаларны гамәлгә ашыру механизмнары турында сөйләделәр һәм шәһәр хуҗалыгы объектларын күрсәттеләр. Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә районнар администрациясе башлыгы Альберт Салихов хәбәр итте.
«Без эшләгәннәрнең барысы да халык мәнфәгатьләре өчен эшләнә, - дип ассызыклады шәһәр Мэры Илсур Метшин. - Мин хисап эшенә якын килүне билгеләп үтәсем килә. Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүчеләр мөнәсәбәтне тойганнардыр дип уйлыйм, без бу ачыклык идеологиясен хуплыйбыз, һәм, үз эшләрендә аны нигез итеп Башкарма комитетның барлык структур бүлекчәләре куллансын иде, чөнки район администрацияләренең барлык хезмәткәрләре дә – халыкка иң якын торучылар».
Шәһәр башлыгы сүзләренчә, халыкка мәгълүмат бирү генә түгел, ә яңалыклар кертү дә мөһим. «Безнең өчен барлык проектларыбызны казанлылар белән килештерү, фикер алышу барышында ишеткән теләкләрне һәм тәкъдимнәрне исәпкә алу нормага әверелде. Шунысы да мөһим: сез теге яки бу проектлар турында фикерләшеп кенә калмыйсыз, ә администрациянең эчтән ничек эшләвен дә күрсәтәсез. Бу яхшы тәҗрибә, күзләр белән күрү һәрвакыт кызыклырак, әйдәгез, башка бүлекчәләребездә дә моны эшләп карасыннар», – диде шәһәр башлыгы.
Мәүлетов урамындагы зур ишегалдын төзекләндерү эшләрен 5 меңнән артык кеше бәяләде
2022 елга нәтиҗәләр ясап, Альберт Салихов Мәүлетов урамында яңартылган ишегалдын мисал итеп китерде. Төзекләндерелгән территориянең мәйданы 89 мең кв. м тәшкил итә – бу 15 футбол кыры. Яхшырту 18 йортта яшәүче 5 меңгә якын кешегә кагылган.
«Универсиада проспектындагы социаль ипотека йортлары өчен ишегалды төзелеше тәмамланды, анда 8 елга якын төзелеп бетмәгән парковка торды. Ике мең кеше өчен Дәүләт торак фонды белән берлектә балалар уеннары һәм ял зонасы, спорт мәйданчыгы булган ишегалды төзекләндерелде», - дип уртаклашты районнар администрациясе башлыгы.
6 ел эчендә Вахитов һәм Идел буе районнары ишегалларында 179 яңа контейнер мәйданчыгы барлыкка килде, шуларның 44 е 2022 елда төрле программалар буенча урнаштырылды. Узган ел ишегалларында шулай ук 475 законсыз гараж сүтелде, 81 ташландык автомобиль чыгарылды.
Кар чистарту маршрутын нейрочелтәр ярдәмендә төзиячәкләр
Районнарны яшелләндерү дәвам итте – 8,5 меңнән артык агач, 43 мең куак, 9 меңгә якын күпьеллык чәчәк утыртылган, 45 мең кв.м мәйданда газон җәелгән. А.Салихов сүзләренчә, хәзер халык белән бергә 2023 елга яшелләндерү планнары төзелә. Казанлылар шулай ук, килеп туган проблемалар турында оператив рәвештә хәбәр итеп, шәһәрнең чисталыгын күзәтергә ярдәм итәләр.
Кышын кар чистарту эшләрен дә оптимальләштерергә ниятлиләр. «Кар чистарту системасы аерым төгәллек таләп итә. Шуңа күрә хәзер без яңа алым уйлап табабыз – җыештыру маршрутларын нейрочелтәр ярдәмендә төзиячәкбез, ул аларның иң оптимален трафикны исәпкә алып билгеләячәк», – дип сөйләде район администрациясе башлыгы.
А.Салихов билгеләп үткәнчә, 2022 елда 20 мең кеше гомумшәһәр өмәсендә катнашкан. Күмәк көч белән 12 стихияле чүплекне бетерү һәм 1,5 мең кубометрдан артык чүп-чарны чыгару мөмкин булган.
Яңа скверны ТР студентлар отрядларының 60 еллыгына багышлаячаклар
Вахитов һәм Идел буе районнарында 79 парк һәм сквер бар. Узган ел Парин урамы буенча сквер яңартылды һәм Юныс мәйданын реконструкцияләүнең беренче чираты тәмамланды. «Быел Горький исемендәге паркның керү төркемен, Юныс мәйданын төзекләндерүнең икенче чиратын ремонтлау, шулай ук Татарстан Республикасы студентлар отрядларының 60 еллыгы скверын төзү планлаштырыла», - дип билгеләп үтте А.Салихов.
Туристларны җәлеп итүнең төп нокталарының берсе – Бауман урамы, дип дәвам итте ул. Узган ел җимерелгән урыннарда брусчатка алыштырылган, яңа эскәмияләр һәм урналар урнаштырганнар, күпьеллык үсемлекләр утыртканнар һәм тамчылы сугару системасын урнаштырганнар.
2022 елда шулай ук Локомотив пляжының киләчәге турында да фикер алышынды. Социаль челтәрләрдә дискуссия 260 меңнән артык кулланучы катнашында узган. Хәзер эшкуарлар белән берлектә Локомотив ярымутравын үстерү проекты әзерләнә.
«Сезнең командагызга, район администрациясенә, барлык хезмәттәшләрегезгә уңышлар телибез, - диде Илсур Метшин. - Күп эшләнде. Һәрвакыттагыча, эшләнмәгән эш күләме тагын да күбрәк, алда зур эшләр көтә».