(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче февраль, Юлия Летникова). Казанда соңгы 5 елда урам-юл челтәренең 84% ы норматив хәлгә китерелгән, шуның аркасында шәһәрдә юл-транспорт һәлакәтләре саны 32% ка кимегән. ТР башкаласы юлларның сыйфаты, урам-юл челтәренең куркынычсызлыгы һәм үсеше буенча Россия шәһәрләре арасында лидерлар рәтендә тора, дип билгеләп үтте эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.
«Автомобильләр саны арту белән юл инфраструктурасына таләпләр дә арта, шуңа күрә без проектларны системалы рәвештә финанслыйбыз һәм бу мәсьәләгә зур игътибар бирәбез», – диде шәһәр Мэры Илсур Метшин. «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча федераль акчалардан тыш, узган ел муниципалитет юл челтәрен үстерүгә җиһазлар сатып алу өчен 21 млн сум бүлеп биргән. «Безнең тырышлык һәм системалы игътибар нәтиҗәсен күрәсез – юл-транспорт һәлакәтләре саны 32% ка, һәлак булучылар саны 37% ка кимеде», - дип өстәде шәһәр башлыгы. Шул ук вакытта зыян күрүчеләр саны 31% ка кимегән.
Казанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча эшләр 2017 елда башланды. Аның буенча шәһәрдә юл өслеген яңарталар һәм юл инфраструктурасын төзекләндерәләр. Казанның бу максатларына барлыгы 78 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
2022 елда юл-транспорт һәлакәтләре күп була торган урыннарын бетерү өчен 86 куркыныч участокта 297 юл билгесе урнаштырылган, 3229 метр озынлыктагы җәяүлеләр өчен коймалар урнаштырылган, 3 тукталыш төзекләндерелгән, 15,5 мең кв. метрдан артык мәйданда асфальт ремонтланган һәм 36 участокта юл тамгасы куелган. «Муниципаль юл фонды акчалары хисабына 12 участокта мәҗбүри тизлекне киметү чараларын урнаштырдылар. Моннан тыш, узган ел Казанда республика программалары буенча 28 светофор тоташтырылган, шуларның 2 се – юл-транспорт һәлакәтләре күп була торган урыннарда», - дип сөйләде И.Шакиров.
Илсур Метшин йөкләмәсе буенча бүлеп бирелгән 21 млн сумга муниципаль бюджеттан «җәяүлеләр кичүе» билгеләре өчен Г хәрефе сыман 69 багана, 710 мәгълүмат секциясе һәм светофорлар өчен 690 мәгълүмат таблосы, 195 модем сатып алынган. Шулай ук 10 участокта 1,3 км озынлыктагы делиниаторлар урнаштырылган.
«Нәтиҗәдә, бер ел эчендә юл-транспорт һәлакәтләре саны 9% ка – 1390 га кадәр кимеде. Аварияләрдә 1616 кеше зыян күрде һәм 31 кеше үлде – 9% һәм 19% ка азрак», – дип статистика кидерде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Ул балалар катнашындагы аварияләр саны 11% ка – 118 гә кадәр кимүен өстәде. Юл-транспорт һәлакәтендә 124 бала зыян күргән – 2021 ел күрсәткечләреннән 10% ка кимрәк, һәлак булган балалар булмаган.
И.Шакиров сүзләренчә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны, шул исәптән муниципаль парковкаларда парковкаланучы автомобильчеләр камералары ярдәмендә теркәү планлаштырыла. Машиналарны тыю билгеләре астында калдырган машина йөртүчеләрне җаваплылыкка тарту өчен фото-видеофиксация комплекслары инде яңадан көйләнгән, шулай ук мәгълүматларны ЮХИДИгә тапшыру турында килешү имзаланган. Быел эш муниципаль парковкалар янындагы 8 маршрутта оештырылачак, дип хәбәр итте докладчы.
Юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк тагын бер яңалык – камилләштерелгән юл билгеләре. Аны транспорт хәрәкәте өстенлеге үзгәрә торган шәһәр чатларында урнаштырырга планлаштыралар – өстенлекле хәрәкәт билгеләрен күрмәгән машина йөртүче төп юл юнәлешен юлга төшерелгән тамга буенча билгели алсын өчен, юл билгеләре киңлеге юл чатының үзендә арттырылачак.
Киләчәктә Казанда бөтен урам-юл челтәрен, юл билгеләрен, тамгаларын һәм светофорларны цифрлаштырачаклар. Моның өчен «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ 8 млн сумлык заманча лаборатория сатып алды. Цифрлаштырылган урам-юл челтәре юл хәрәкәтен оештыруны төгәлрәк көйләргә мөмкинлек бирәчәк, дип йомгаклады Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.